16+

Татарстанда чит ил кешеләренә эш җитәрлек, ләкин кануннарны үтәп яшәү сорала

Республикада быелның беренче яртысында миграция мәсьәләләре буенча территориаль бүлекчәләргә 205 580 чит ил гражданыннан мөрәҗәгать кергән.

Татарстанда чит ил кешеләренә эш җитәрлек, ләкин кануннарны үтәп яшәү сорала

Республикада быелның беренче яртысында миграция мәсьәләләре буенча территориаль бүлекчәләргә 205 580 чит ил гражданыннан мөрәҗәгать кергән.

Рәхим итегез!
– Татарстан үзенең тотрыклы тормышы һәм икътисады белән җәлеп итә. Чит илләрдән килүчеләр саны буенча республика Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсеннән генә калыша. Килүчеләрнең күбесе Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Кыргызстан республикаларыннан. Быел “эшкә урнашырга” дип Төрекмәнстаннан, Әзәрбайҗаннан һәм Кытайдан күпләп килделәр. Укырга килүчеләрнең күпчелеген Төрекмәнстан, Кытай, Иран һәм Һиндстан егетләре белән кызлары тәшкил итә. Чит ил яшьләре:”Татарстанда югары уку йортлары дәрәҗәле, яшәү шартлары да яхшы”, – дип әйтәләр, – диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе Марат Галиев.

Быелның яртысына караган күрсәткечләр буенча 97 139 чит ил кешесе Татарстанда даими һәм вакытлыча яшәү хокукына ия.

Чит ил гражданнарының күбесе Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга шәһәрләрендә, шулай ук Лаеш, Биектау, Бөгелмә, Питрәч һәм Яшел Үзән районнарында эшли. 

Кануннарны үтәгез!
– Россиягә эшкә килгән чит ил гражданнарының күбесе кануннарны үтәп, татулыкта яши. Кешегә “теге милләт, бу милләт” дип бүлеп карага ярамый. СССР чорларындагы кебек бер гаилә булып, дус яшәргә кирәк. Кызганыч, кануннарны һәм миграция кагыйдәләрен бозучылар да бар. Яшәү һәм хезмәт кагыйдәләрен үтәмәгәннәре өчен суд 2 002 чит ил гражданына “кайтарып җибәрү” карары чыгарды, ә 59 кеше мәҗбүри рәвештә кайтарып җибәрелә. Төрле хокук бозулары аркасында “кара исемлеккә” кертелгән чит илләрнең 2,9 мең кешесенә Татарстанга юл ябык, – дип искәртте полиция полковнигы Марат Галиев.

Россия төбәкләреннән Татарстанга күченеп кайткан 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге кешеләр яшәү урыннарындагы хәрби комиссариатларда кабат теркәлергә бурычлылар. Бу таләп Россия гражданы статусы алган чит ил кешеләренә дә кагыла. Татарстанда вакытлыча яшәүче чит ил гражданнарына хәрби комиссариатларда теркәлү кирәкми.

Россия паспорты алган яки Россия гражданы булырга исәпләгән 23 чит ил кешесе республикадан махсус хәрби операциядә катнашырга киткән.

Паспортыгызны укыгыз һәм укыгыз!
Татарстанда ел башыннан 91,5 мең кешегә Россия Федерациясе гражданы паспорты бирелгән, ә 106 мең кеше чит илгә чыгу паспорты әзерләткән. Белоруссиягә, Казахстанга, Кыргызстанга, Абхазиягә Россия паспорты белән генә дә барырга була. Самолетта килсәң, Армениягә дә Россия паспорты ярый.
– Яңа программа буенча әзерләгәндә чит ил паспортларында баштарак ялгышлыклар җибәрелде. Паспорт алганда исем-фамилияләрне һәм башка язуларны кабат-кабат укып, тикшерү зарур. Ялгышлар табылса, паспорт бушлай кабаттан әзерләп бирелә, – диде Марат Галиев.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading