16+

Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә

Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын очраклары 20 процентка арта. Янгында үлүчеләрнең саны исә – 50 процентка.

Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә

Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын очраклары 20 процентка арта. Янгында үлүчеләрнең саны исә – 50 процентка.

Яңа ел бәйрәме көннәрендә янгын очраклары уртача 20 процентка арта. Янгында үлүчеләрнең саны исә – 50 процентка, дип кисәтте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Максим Трущин матбугат очрашуында.

Узган елның 30 декабреннән быелның 9 гыйнварына кадәрге чордагы саннарны да искә алды ул: бу вакыт аралыгында республикада 129 янгын очрагы теркәлгән, алты кеше һәлак булган. 

Шул уңайдан Яңа ел каникулларында министрлык хезмәткәрләре көчәйтелгән эш режимына күчерелә. Тәүлек буе 2200 хезмәткәр эшләячәк, 1100 берәмлектән артык техника җәлеп ителә.    

–    Пиротехник эшләнмәләр сатучы объектларда профилактик эш оештырылды. Алар барышында янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрелде. Пиротехника әйберләрен сайлау һәм куллану тәртибен искә төшерергә телим. Аларны махсуслаштырылган кибетләрдә, шулай ук сәүдә үзәкләрендә яисә гипермаркетлардагы махсус секцияләрдән алырга кирәк. Фейерверкларны базар кебек регламентланмаган урыннардан яки "танышларда"н сатып алмагыз. Сатучыдан аның сертификатының күчермәсен сорагыз. Пиротехник эшләнмәләр җылыту приборларыннан 0,5 метрдан да якынрак сакланмаска тиеш. Аларны кесәдә һәм автомобильдә йөртмәгез. Салкында торган фейерверкларны җылыту приборларында киптерергә ярамый. Иң мөһиме – аларны инструкция буенча кулланыгыз, – диде Максим Трущин.

Яңа ел каникулларында торак-коммуналь тармак хезмәткәрләре дә өзеклекләрсез эшләячәк. Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итүенчә, мөрәҗәгатьләргә һәм мөмкин булган аварияләргә оператив җавап бирү максатларында министрлыкта диспетчерлык хезмәтенең тәүлек буе эшләве оештырылган (тел. 231-14-10).

— Республикада торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүче 1 мең 304 оешма исәпләнә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең оператив кизү торуы, җирле үзидарә органнары, коммуналь оешмалар белән элемтәдә торачакбыз. Күпфатирлы йортларны җылылык белән тәэмин итүгә аерым игътибар биреләчәк. Торак-коммуналь хуҗалык оешмаларыннан тыш, «Татлизинг» предприятиесе дә әзерлек режимында, аның базасында материаллар һәм җиһазларның авария-техник запасы булдырылды, – диде министр урынбасары.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Яңа ел чорында автомобиль юлларында куркынычсыз хәрәкәтне тәэмин итү өчен министрлык тарафыннан автомобиль юлларын баланста тотучыларга һәм муниципаль берәмлекләргә хатлар җибәрелде, дип искәрте. 

–    Бәйрәмнәр вакытында транспорт хәрәкәте, автомобиль юлларының һәм юл-транспорт һәлакәтләренең торышы турындагы мәгълүмат тәүлек буе оператив кабул ителәчәк, – диде ул.

Фото: https://mchs.tatarstan.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading