Татарстан халкы унике 15-нче модельле iPhone смартфонының берсен һәм бер Lada Vesta машинасын ота алачак.
#ГаиләБеләнСайлауларга #ТатарстанАлга республика фотоконкурсы* 2024 елның 8 сентябрендә старт ала. Ул Гаилә елына (2024) багышланган һәм көн дәвамында 07:00 сәгатьтән 20:00 сәгатьтән кадәр узачак. Республикадан һәр гаилә катнаша ала, дип хәбәр итә конкурсның матбугат хезмәте.
Катнашу өчен 2024 елның 8 сентябрендә ТР сайлау участогы янында (тышта) махсус беләзек (тавыш бирүчеләргә бирелә торган) киеп гаилә белән фотография/селфи ясарга кирәк. Шул ук вакытта фотоның сайлау участогы эчендә төшерелмәгән булуы мөһим.
Әлеге фотографияне 07:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр социаль челтәрләрдәге шәхси битеңдә урнаштырырга кирәк. Постта ике мәҗбүри хэштэг куелган булырга тиеш: #ВсейСемьейНаВыборы #ТатарстанАлга.
Фотоконкурста паспортында республика территориясендә даими пропискасы булган Татарстанда яшәүче катнаша ала.
Шулай ук билгеләп үтелгәнчә, катнашучының фото урнаштырырга теләгән социаль челтәрләрдәге шәхси бите яки аккаунты ачык һәм 18 яше тулган физик затныкы булырга тиеш.
Барлык мәҗбүри шартлар белән фотоконкурсның ВКонтакте социаль челтәрләрендәге «Татарстан Алга» бергәлегендә, 2024 елның 8 сентябрендәге фотоконкурс кагыйдәләре бүлегендә танышырга мөмкин.
Бүләкләр 2024 елның 8 сентябрендә ТНВ телеканалында турыдан-туры трансляция вакытында уйнатылачак. Трансляция ВКонтакте социаль челтәрләрендәге «Татарстан Алга» бергәлегендә кабатланачак.
Бүләкләр уйнату расписаниесе:
08:00 – 15-нче модель iPhone смартфоннарының берсен уйнату
09:00 – 15-нче модель iPhone смартфоннарының берсен уйнату
10:00 – 15-нче модель iPhone смартфоннарының берсен уйнату
11:00 – 15-нче модель iPhone смартфоннарының берсен уйнату
12:00 – 15-нче модель iPhone смартфоннарының берсен уйнату
13:00 – 15-нче модель iPhone смартфоннарының берсен уйнату
14:00 – 15-нче модель iPhone смартфоннарының берсен уйнату
15:00 – 15-нче модель iPhone смартфоннарының берсен уйнату
16:00 – 15-нче модель iPhone смартфоннарының берсен уйнату
17:00 – 15-нче модель iPhone смартфоннарының берсен уйнату
18:00 – 15-нче модель iPhone смартфоннарының берсен уйнату
19:00 – 15-нче модель iPhone смартфоннарының берсен уйнату
20:10 – Lada Vesta автомобилен уйнату (вакыты үзгәрергә мөмкин, төгәл вакыты 2024 елның 8 сентябрендә ВКонтакте социаль челтәрләрендәге «Татарстан Алга» бергәлегендә игълан ителәчәк).
- Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 8 сентябрьдә уза. 50 депутат – партия исемлекләре, тагын 50се бер мандатлы сайлау округлары буенча сайланачак.
- Үзәк сайлау комиссиясе биш сәяси партиянең исемлекләрен теркәде: «Яңа кешеләр», «ЛДПР – Россия либераль-демократик партиясе», «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен», «Бердәм Россия», «КПРФ – Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе».
- 100 депутат мандатына барлыгы 397 кандидат дәгъва кыла.
*Фотоконкурс лотерея түгел, куркынычка нигезләнмәгән, реклама түгел, фотоконкурста катнашу түләүсез һәм ирекле нигездә башкарыла.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanlylar-sailaularda-gaila-belan-fotoga-toskan-ocen-iphone-yaki-masina-ota-ala-5892706
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар