16+

Татарстандагы милли бәйрәмнәр кайда, кайчан була? (ПРОГРАММА)

Татарстан территориясендә яшәүче төп халыклар: татар, мари, мордва, удмурт, рус, чувашларның үз милли бәйрәмнәре бар.

Татарстандагы милли бәйрәмнәр кайда, кайчан була? (ПРОГРАММА)

Татарстан территориясендә яшәүче төп халыклар: татар, мари, мордва, удмурт, рус, чувашларның үз милли бәйрәмнәре бар.

Аларда теге яки бу милләт вәкилләре генә түгел, республикада яшәүче калган халыклар да бик теләп күңел ача. Соңгы вакытта Каравон, Питрау бәйрәмнәре аеруча популярлашты. Аларны тамаша кылырга чит өлкә-районнардан да махсус киләләр. Милли бәйрәмнәр елдан-ел камилләшә бара. Шуңа да аларның күбесенә республика статусы бирелде.

Быел Сабантуй Казанда 28 майда ук үткәрелә.

29 май көнне Лаеш районының Никольское авылында «Каравон» XXIV халыкара рус фольклор бәйрәме була.
«Каравон рус» фольклор фестивале республикада 1993 елдан бирле үткәрелеп килә. Фольклорчылар фикеренчә, әлеге бәйрәмнең тамырлары XVI гасырга барып тоташа. Бу вакытта ул Николай Чудотворец көне буларак билгеләп үтелгән. 1950 елда Совет хөкүмәте, дини бәйрәм булганга, аны үткәрүне тыя. 1990 елларда бәйрәм кабат әйләнеп кайта. Анда төрле төбәкләрдән рус фольклор ансамбльләре килә, халык әйлән-бәйлән әйләнә.

11 июньдә Кукмараның Лель­виж авылында удмурт халкының республикакүләм «Гырон быдтон» бәйрәме узачак.
Удмурт халкының «Гырон быдтон» бәйрәмен уздыру традиция­гә әверелде. Моны мул уңыш сорап дога кылу бәйрәме дип тә әйтергә була. Удмуртларның этник төркемнәре төрле булганга, бәйрәмнең атамалары да төрле: «Гербер», «Гершид». Удмуртлар ышануынча, 1 июньдә «Вось» Алласы «Купала» храмыннан кырга очып китә һәм 12 июль - Питрау көнендә кире кайта. Бу аралыкта чәчәкләр һәм кыр үләннәрен өзү тыела.

Мариларның «Семык» милли бәйрәме быел Әгерҗенең Күлегәш авылында 18 июньдә билгеләп үтеләчәк.
Семык җәй җиткәнен белгертә. Бәйрәмнең төп идея­се - үлгәннәрне искә алу һәм хуҗалык эшләрендә һәм көнкүрештә уңышлар сорау. Бу көнне кунакка йөрешкәннәр, гөслә белән сорнайда уйнаганнар, биегәннәр, күңел ачканнар. Туйларны да махсус шушы көндә үткәрергә тырышканнар. Бүген исә ул фольк­лор бәйрәм буларак үткәрелә. Һәр елны «Мари гүзәле»н дә сайлыйлар.
Чувашларның «Уяв»ын 25 июньдә Нурлат шәһәрендә уздыру планлаштырыла.

Уяв ул «үтәү» дигәнне аңлата, ягъни гореф-гадәтләрне үтәү. Аны чувашлар язгы уҗымнар, чәчелгән культуралар шытып чыккач бәйрәм итә башлый. «Уяв» бәйрәменең нигезен уеннар, җыр-бию, әйлән-бәйлән уйнау кебек күңел ачулар тәшкил итә. Электән килгән бу бәйрәмне җомга яки якшәмбе көнне үткәргәннәр. Яшь егет һәм кызлар, кулга-кул тотынышып, учак тирәли җырлап әйләнгән.
26 июньдә Әлмәт районы Иске Сүркә авылында Кама аръягында яшәүче чувашлар «Учук»ны бәйрәм итәчәк.

Бәйрәм ике өлештән тора. Мәйданда чуваш халык фестивале барганда, аннан читтә «Яңгыр боткасы» пешерелә. Ботканы өлкән кешеләр су буенда пешерә. Аны берничә төрле ярмадан һәм бәрәңгедән әзерлиләр. Ботка пешереп, халык яңгыр сорый. Кырда эш беткән, утырткан культураларга фәкать яңгыр кирәк. Ботка пешә торган чуеннар так санда булырга тиеш.
26 июньдә тагын бер бәйрәм - Лениногорск районының Мордва Кармалкасы авылында мордва (эрзя) милләтеннән булганнар «Балтай»ны бәйрәм итәчәк.

«Балтай» мәҗүси бәйрәме урман хуҗасы аюдан башка узмый. Бу көнне бөтен кеше урманга бара. Бер ир-ат аю ролен башкарырга тиеш, аны агач яфраклары белән «төрәләр». Аннары авылга кайтып, һәр өйгә кереп йөриләр. Халык аю өстендәге ботакларны алып, аны чишендерергә тиеш була. Агач ботаклары белән үзләрен һәм башкаларны бәхет теләп чабындыралар.
5 июньдә Тәтеш районының Килдеш авылында мукшы мордвалар «Валдя шинясь» республика мордва мәдәнияте фестиваленә чакыра.
Валда шинясь - Кояш торгынлыгы көне дип тәрҗемә ителә. Әлеге бәйрәмдә мордва мәдәнияте белән якыннан танышырга була. Шунда ук «Тюштян ярминкәсе» дә эшли. Ведь-Авадан киләчәк тормышыңны да белеп була, бәйрәмдә балык та тотып карарга мөмкин.

2 июльдә Чаллы каласында Славян халкының милли бәйрәме «Иван Купала»ны шулай ук рес­публика күләмендә билгеләп үтәргә җыеналар.
«Иван Купала» - славян мәдәнияте бәйрәме. Матур итеп бизәлгән аланга махсус агач урнаштыралар. Һәр теләгән кеше тасма тагып, теләкләр тели. Кич белән учак яндырып, аның аша сикерәләр. Кызлар үзләренә такыя үреп, бәхетле тормыш теләп, аны суга агыза. Бәйрәм кунаклары өчен «Целебные травы», «Счастливый лапоть», «Купальский венок», «Веселый перепляс» кебек бәйгеләр оештырыла.

«Питрау» 16 июльдә Мамадышның Җөри авылында узачак.
Питрау иң популяр бәйрәм­нәрдән санала. Керәшеннәрнең милли бәйрәме 12 июльдә - изге апостоллар Петр һәм Павел хөрмәтенә багышлап уздырыла. Аның нигезендә мәҗүсилек билгеләре, Табигать-ананы олылау, аңа табыну, аның күңелен күрергә тырышу ята. Һәр елны биредә «Керәшен чибәре» бәйгесе үткәрелә, театральләштерелгән тамаша күрсәтелә, фольклор ансамбльләр чыгыш ясый, спорт уеннары, төрле ярышлар-бәйгеләр, яшьләр өчен дискотека оештырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading