“Шәһри Казан. Язмыш” газетасының 10 санында “Бәхетләрне китек иткән кәфенлек” язмасы дөнья күргәннән соң, язмабыз герое Зөбәйдә апа Мөбәрәкшина элемтәгә керде.
Мансура күп әйберне ялган сөйләгән, безнең тормыш хакындагылары да хакыннан нахагы күбрәк, дигәч, кабаттан Кукмара төбәгенә кузгалдык.
“Мәҗлесебез зиратта икән...”
Дөресен әйтим, Зөбәйдә апаның күңеле бик ярсыган иде. Җанының сызлавы да тиз генә басылмас. Төгәлсезлекләр өчен дә үпкәсе зур.
– Язмада сүз безнең тормыштан башланган икән, чын дөресен дә мин генә сөйли алам. Илдус белән сигезенче сыйныфта укыганда йөри башладык. Армиягә озатып калдым, каршы алдым. 2 ел 4 ай хезмәт итте, чик сакчысы иде. Әти белән әни, хәтта әби дә кичләрен чыгармыйча, мине күз карасыдай Илдус өчен сакладылар. Әтием Камил бик ипле кеше, балта остасы, спортны үз итте – волейбол уйнарга, чаңгыда йөрергә яратты. Әни тегү фабрикасында мастер, аннары күмәк хуҗалыкта, соңрак кирпеч заводында склад мөдире булып эшләде. Гаиләдә без – дүрт бала Мөнәвәрә әби кулында үстек, хәтта җыелышларга да ул йөрде, әти белән әни гел эштә иделәр. Илдус белән 8 ел йөреп өйләнештек. Сынаулар да сындырмады безне, бик яратышып, 45 ел бергә яшәдек. 80 яшенә җитәбез дә, бергә үләбез, ди идек, тик язмыш үзенчә хәл итте, – ди Зөбәйдә апа.
Туй көне... Хатирәләре җиңелләрдән түгел. Ә бит уртак гомер юлларының сынаулардан башланасын кыз алдан төшендә күрә...
– Туй мәҗлесебез зиратта икән. Нигә башкаларныкы әйбәт җирдә, ә безнең туй каберләр өстендә үтә соң, дип гаҗәпләнәм үзем. Берничә туганыбыз да төш күргән, капка ауган, имеш... Кайнанам үзе дә яшьлегендә төшлек куйдырган булган, ике балаң сабыйдан, ә берсе 16 яшендә үләчәк, дигәннәр аңа. Безнең туй гына гаепле түгел бу хәлләргә, алдан билгеләнгән, нишләсәң дә киләсе сынаулар. Кайнатам белән әнием арасында ниндидер ярату булган дигән сүзләр дә дөрес түгел! Кыз сорарга төшәсе көнне иртәдән коеп яңгыр яуды. Күк капусы ачылганмыни, андый яңгырны бүтән үз гомеремдә дә күргәнем юк минем. Болар төшмәсләр инде дип, әни белән мунчага киттек, шул вакытта гөрләшеп килеп кермәсеннәрме! Бик әйбәт сөйләшеп утырдык, аннары Илдуслар өенә кайтып чәйләр эчтек, йоласы шундый иде. 8 августта никах үткәрдек, әти белән кайнатам түрдә утырдылар, Мансура әйткәнчә, берсе дә ишегалдына да чыгып йөрмәде! Никахтан соң бездә кыз туйга кадәр үз өендә яшәп калмый, ире йортына кайта. Без дә кайттык, ә менә йола кушканча ак мендәрләргә бастырып, бал каптырып каршы ала белмәделәр. Хәтта безгә дигән карават та чормадан төшмәгән иде әле. Илдус аны әзерләп куярлар дип уйлагандыр инде. Үзем алып килгән бирнәлекләрне җәештереп йокларга яттык. Икенче көнне мунча ягалар бит, озак керәләр дип, кайнатам балта тотып котырып йөргән. Урыны оҗмахта булсын, иске карашлы кеше, әмма бик юмарт иде үзе. Кайнатам уенча килен иртүк торып самовар куярга тиеш иде, куйдым. Тагын берне өстәп эчәсе булса, чынаягын этеп кенә куйды, яса, имеш, телен дә тибрәтмәде. Кичен табак белән җылы су алып килеп, аякларын юып, сөлгегә сөртү дә килен эше, анысын да үтәдем. Ул йортта күпме кыен ашасам да, моңарчы бер каршы сүз эндәшмәдем, дәшәсе дип тә белмәдем, хәзер менә сөйлим, – ди әңгәмәдәшем.
“Үз туемны үзем күрмәдем”
22 яшендә туй балдаклары алышырга вәгъдәләшкән ярларга канунлы ир белән хатын булган көннәрендә кирәкмәс борчулар аяк чала.
– Туйның беренче көне Мансураның туган көненә туры килде. Егете – Таһир аңа курчак бүләк иткән. Кайнатам Таһирны яратмый иде, курчагын тиреслеккә күмгән бит. Мансура исә әтисенә үч итеп, бер уч дару эчкән иде. Бөтен туйның ямен алды шушы хәл, Мансура аңын җуйды дип, күршеләргә кертеп салганнар. Мин туй күлмәкләреннән, Илдус белән күрше Рәшит абыйларга кереп, Мансураны саклап утырдык, ә яшьләр бездән башка туй итте. Хәзер шуңа шаккатам, бездән башка кеше табылмадымыни икән ни, ник без каравыл тордык икән соң аңа? Кунакларны кемнәр һәм ничек озатканнарын да белмәдем, үз туемны үзем күрмәдем… Туйның икенче көне үлем тынлыгы белән башланды. Җырламыйлар да, көлмиләр дә, дигәндәй. Илдус, ник болай күңелсез утырабыз соң, музыка куегыз әле дигәч, гармун сузып җибәргәннәр иде, кайнанамның Нормабаш авылында яшәүче апасы белән ире килеп керделәр. “Малайлар харап булдылар бит – үлделәр...” – ди. Илдус белән кайнатам кубарылып юл һәлакәте булган урынга киттеләр. Әйтсәм әйтим, фаҗига бит Мансура әйткән борылышта да түгел, икенче җирдә булган иде. Йөк машинасына төяп кайтып төшкәннәре күз алдымда, арбада икесен янәшә сузып салганнар. Апаны юатам, мәйтәм үлмәгәннәр бит, хәзер хастаханәгә алып баралар да, терелеп китәләр, аның ачыргаланулары...
Илдус бик авыр кичерде, тере мәет кебек иде, укол кадатмый, энемне дә җирли алмыйм аннары, укол йоклата бит ул, ди. Ярый әле апамның кулында яшь ярымлык икенче сабые – кызы бар иде, ләкин улының фаҗигале үлемен икенче бала шатлыгы гына баса аламыни. Шул хәлләрдән соң җизни егылып эчәргә кереште. Аннары өйләре янды, җизни тагын хәмергә ябышты. Бу туй бертуган апама да зур сынау алып килде. Соңрак апа бер ир бала тапты. Балалары шөкер, бик тәрбиялеләр, – ди Зөбәйдә апа. – Ләкин шунысы бар, Мансура бу хәлләрне үз күзе белән дә күрмәде, хастаханәдә иде...
Бармак төртүләреннән арыгач...
Туйдан соң чын тормыш башлана. Казанда баш хисапчы булып эшләп йөргән кызны, үзе сөйләвенчә, кайнатасы туйга кадәр үк Кукмарага кайтара, икең ике җирдә тору эш түгел, имеш.
– Әлмәттә әбием яши иде, Илдус техникумны бетергәч, юлламаны бу якка алыгыз, минем янда яшәрсез, фатирым да сезгә калыр дигән иде, кайнатам каршы төште, йортка кертә торган улым юк, диде. Шулай итеп, Илдуска ияреп Лубянга чыгып киттем. Бер әбидә фатирда яшәдек, эше дә табылды, озынайтылган көн группасында тәрбияче идем, башлангыч сыйныфларны да укыткаладым, – ди ул.
Урамда күргән бер кешенең үзләренә гаҗәпләнеп карап куюларыннан, бармак төртеп сөйләүләреннән арып, Илдус әфәнде укуын тәмамлаганда, юлламаны ерак Якутиягә үк ала.
– Мин йөкле идем, барып урнашыйм, нинди җирдер, бала тудыру йорты да булмаса нпшләрсең, кыргый җирләр, диләр. Җайлашкач, бала белән кайтып алырмын, диде. Берзаманны шунда ук яшәүче авылдашларым килеп очрамасынмы! Кибете дә, хастаханәсе дә, анда райондашлар да бар, дигәч, чемоданымны тоттым да, Илдус янына киттем. Шаккатты! – ди Зөбәйдә ханым. – Аның тайга эчләрендә янгыннар сүндереп йөргән мәле, минем телеграмманы тоттыргач, ышанмаган. Аерым өч ай яшәүнең бәласе – гел ир-атлар арасында гына яшәп, Илдусым хәмер йоткаларга да, тартырга да өйрәнеп куйган иде... Берсендә ялга кайттык. Туганнарны, дусларыбызны чәйгә чакырдык. Сагыныла бит. Карыйм кайнанам юк. Ишегалдына эзләп чыксам, Мансура кулына бау тоткан, имеш асылына, әни артыннан елап йөри. Сәбәбе – миннән рөхсәт тә сорап тормыйча кунак чакырдылар, ди икән. Анда да Мансурага тел тидермәдек. Илдус 12 яшеннән әтисе янына балта тотарга өйрәнгән, икесе авыл саен өйләр салып, интегеп акча эшләп, шушы йортны җиткергәннәр, абыйсы аннан сорарга тиеш идеме?
“Үтерешәләр”
Чит җирдә эшләү шарты үтәлгәч, яшь гаилә туган якка юл ала. Әлбәттә, Илдусның төп йортына кайтып сыеналар.
– Кайнанамнар инде аерылышканнар, төп йортта Хәмит өйләнгән, килендәшем Гөлиянең йөкле чагы, Мансура белән Хәмит тә шунда иде. Эчеп ала да ирләребез кара-каршы сугышалар. Эшебез дә юк, торыр урыныбыз да, эшләп кайткан акчабыз көннән көн кими дә кими, дигәндәй. Хәмит белән Илдус, якалаша башлауга кайнанам минем әни янына йөгерә, чык, аер, имеш, үтерешәләр. Әле бит без Якутиядә чакта, әни белән Мансура, Салават, әти яныннан чыгып китеп, минем әни янында яшәделәр! Минем әни начар булгач, ник анда барып егылдылар икән? Еллар аша “рәхмәт”ләрен ишетү бигрәк авыр миңа... Аннары без әниләр янына, Хәмитләр фатирга чыгып киттеләр. Илдус кияү кешене дә үз урынына куйды, монда яшәвең дөрес түгел, фатир юнәт диде. Ләкин бер нәрсә бар, Мансура кайда гына яшәмәсен, гел кеше арасын болгатырга яратты. Кечкенәдән кыен ашадым, әти белән әни өстән бикләп китәләр иде, кайтыр вакытлары җитәрәк өйне җыештыра башлыйбыз, Мансура да тыңлый, уенчыкларын, әйткәч, алып куя, тик әти ишектән керүгә акырып елый башлый, кем тиде дигәч, миңа төртеп күрсәтә, ник тиясең аңа дип мине кыйныйлар, әти берсендә машина таптасын ичмасам дип, урамга ук чыгарып атты, дип сөйли иде Илдус. Мин килгәч кенә мәхшәргә әйләнгән тормыш түгел бу, электән нигезләре тавышлы. Хәмит хәтта, Казанда институтта укып йөргән җирдән, ташлап кайтты, әти белән әнинең кычкырышу-сугышуларыннан арыдым, көчем калмады, дигән Гөлиягә. Ул вакытта кыз белән егет булып йөриләр генә иде әле, – ди Зөбәйдә апа.
Тормышларына нинди генә сынау аяк чалырга тырышмасын, ике йөрәкне бербөтен иткән ярату хакына Зөбәйдә ханым белән Илдус әфәнде татулыктан өзелмиләр. Мең авырлык белән йорт җиткерәләр. Анда да кара көнчелек үз кулын уйнатырга җитешә...
– Тюльләребез югалды. Без аларны төп йортка кайтарган идек, саклауга. Карыйм юк болар, сорыйм, белмиләр. Ахырдан сәбәбен уйлап әйттеләр, килендәшем Гөлия төяп киткән, күрәзәчегә бардык ул да шулай ди, күршеләр дә күргәннәр, диләр. Ышандым. Гадәтем шулай, сүз куып, ачыклап йөрмим, өметемне өзәләр икән, бүтән сөйләшмим генә. Гөлия белән озак еллар аралашмадым. Ул аптыраган бичара, Илдус та йөз сорады, аңа да әйтмәдем. Әйтсәм, энесе белән үтерешкәнче сугышырлар дип курыктым. Гаиләмдәге тынычлык бөтенесеннән дә мөһимрәк иде, мин Илдус дип яшәдем, ансыз калудан курыктым, хәтта балаларымнан да өстенрәк күрдем аны. Күп еллардан соң Гөлия белән дә дуслаштык. Мансураның икенче берәүгә яккан яласы барысын да ачып салды, – ди Зөбәйдә апа. – Тормышларны күтәрдек без. Илдус ягулык салу ноктасы җитәкчесе булып эшләгәндә, Салават энесен эшкә алды. Башта Хәмиткә эндәшергә уйлаган иде дә, әниләрнең дә акчалары булыр, авыр яшиләр бит, Салаватны эшле ит син, дигән сүземә колак салды. Чынлап та әниләр финанс ягыннан ныгыдылар.
Ләкин Салаватны, дөресен әйтим, бик иркәләргә яраталар иде, эштә кырыс та булырга туры килә, абыйсының кызып китеп, кисәтүләр ясавын күтәреп бетерә алмады, үзе гаепле булса да, гариза язып, кайтып киткән бу берсендә. Әни елап шалтыраткач, икәү бардык. Мансура өстәл янына утыртты да, әй, акыл өйрәтмәкче безгә. Туктале, дидем дә, гомер буена җыелганны тездем мин дә. Җитте, кысылма бүтән, туй көнебездән “бүләк” ясарга керешкән идең, һаман да синең кулың уйный килә, туктыйсыңмы, юкмы мәйтәм. Ә син, абый, теге чакны тюльләрегезне кем урлаганын беләсеңме, Зөбәйдәнең әнисе димәсенме! Урындыгымнан мәтәлепләр төшә яздым. Соң бит моңа кадәр Гөлияне гаепле иттеләр... Кайнанамны ашка чакырсак да, килми иде. Илдус кыенсына иде башта, аннары ияләште. Бәйрәмнәр җитсә, әнине котладыңмы, бар, әйдә икәү барыйк дигәч, анда син түгел, мин дә кирәкмим әле, ди иде. Үзләре якын итмәгәч, безнең өзелеп тору гына якын итмәде араларны. Хәер, болгатып тормасалар һәр нәрсә үз юлыннан барыр иде дә... Мансура алдашмасын, Таһир фатир алгач, барып, челтәрләренә кадәр үзебез элеп бирдек.
Таһирны да Илдус белән Хәмит абыйлары карашты, атна саен барып юындырдылар. Илдус өйдәге пычакларга кагылмаса кагылмады, атна саен Мансураның кайчыларын алып кайтып кайрый иде. Ләкин алай да риза булмадылар, шундый хәлләргә керештеләр, хәтта сихер белән эш иттеләр. Газабын күрмәдек түгел, күрдек, кешегә генә чыгармадык. Аларын да кичердем, инде соңгы сүзен – ике балабызның кредитлары булып, иремнең шуны белүдән үлүен ишетү төер булып утырды. Юк, балаларымның бүгенге көндә 100 сум да кредитлары юк. Илдус пенсиягә чыкканчы 65 яшенә кадәр эшләргә тиеш иде бит әле, үләм дип уйламады. Картлык көнебездә бер керем чыганагы булыр дип кибет салып алырга кызыкты. Ике кибетне сатып алдык, ә берсенә арендага кердек. Ике кибетнең бәясе – 8 миллион сумга төште. Әле бу бинасы гына.
Товар кирәк – ул да акча, без Илдус белән кредитлар алдык. Бизнес кредитларсыз гына булмый. Бу җәйдә кредитларыбыз да бетә иде. Икәү йокы күрмичә, тырышып эшләдек. Илдус Казан юлыннан кайтып кермәде, аның белән мин дә бара идем. Шулай килеп чыкты, эшсез калдым, Илдус аңа да борчылды. Шул эшебезгә өметләнебрәк алган идек бит кредитларны да. Балаларның гаебе юк! Кредитларны әле шушы ике балам ябып бетерделәр, рәхмәттән ары сүзем юк үзләренә, бәхетле яшәсеннәр. Илдусны астма чире дә нык интектерде, үзебез өйдә, мин аш-су бүлмәсендә идем, гөрселдәп барып төшкән. “Ашыгыч ярдәм” дә тиз килеп җитте, сәгатькә якын кайнашсалар да, туктаган йөрәкне эшләтеп җибәрә алмадылар.
Син үлсәң мин дә үләм, мин бик бәхетле синең янәшәңдә, ярый әле миңа өйләнгәнсең, рәхәт яшәттең, дигән сүзләрне гел әйтә килдем үзенә. Гомерең бетмәгәч, яшисең икән... Ләкин ансыз җиңел түгел, тормышның кызыгы кителде. Илдус һәркемгә ярдәмчел, мохтаҗлыгы барын белсә, берәүгә дә булышмыйча калмый иде мәрхүм. Минем туганнар өчен дә җан атып яшәде, әниемне бик хөрмәт итте. Безнең әти аш сулы кеше, ул өйдән чыгып киткәч, кош-кортлар корыды, каз-үрдәкләр асрый идек, бөтенесе дә бетте, алсалар да үрчемиләр, дип сөйли иде Илдус. Кайнатам юлаучыларны да өйгә алып кайтып йоклаткан. Шуны да ачыклап үтәм, кайнатам икенче гаиләсендә бик бәхетле, рәхәт яшәде. Уңды ул Фәния ападан. Кайнатам үлгәч, Илдус ике энесен дә алып барып бастырды янына, бармыйм мин дигәне өчен Салаватка бер генә менеп төште. Илдус гаделлек белән мине яман сүзләрдән саклап яшәде, хәзер балаларым терәк, миңа авыр сүз әйтергә бүтән ирек бирмәсләр, – ди әңгәмәдәшем.
Өч сәгатькә сузылган сөйләшүне бер язмага гына сыйдыру мөмкин түгел. Шуны гына телим, ике гаилә дә намазда булып, татулык белән яши алмасалар да, ике арада усаллык илә дошманлык тамыр җәймәсен иде, шушы теләктә калам.
Билгеле булганча, Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Комментарийлар