16+

Җырчыларга бәхет өчен нәрсә җитеп бетми?

Бүген, ягъни 20 мартта Дөньякүләм бәхет көне билгеләп үтелә!

Җырчыларга бәхет өчен нәрсә җитеп бетми?

Бүген, ягъни 20 мартта Дөньякүләм бәхет көне билгеләп үтелә!

Җырчыларыбыз моңсу булган чакта кәефләре күтәрелсен өчен нәрсә эшли? Аларның иң бәхетле һәм истә калган мизгелләре нинди? Һәм артистларыбызга 100 процент бәхетле булу өчен нәрсә җитеп бетми? Җаваплар әлеге язмада!

“Якыннарыңның сау-сәламәт булуынан да зур бәхет юктыр ул. Ә 100 процент бәхетле булу өчен бераз гына акча җитеп бетми”,– дип елмая  Байбулат. Алып баручы, җырчының кәефен исә кояшлы матур көн һәм җырлар күтәрә булып чыкты. 

Алмаз Латыйпов үзенә моңсу булган чакта беренче эш итеп дуслары белән аралаша, яңа җырлар өйрәнә. “Иң бәхетле көннәрем әле алда көтсен, шуңа күрә аерып бу яки теге мизгелдә мин бәхетле идем дип әйтә алмыйм. Ә болай, Аллаһка шокер, бөтен әйберем дә бар. Мин үземне ничәдер процентка гына түгел, ә тулысынча бәхетле кеше дип курыкмыйча әйтә алам”,– ди җырчы.

Наилә Славина өчен бәхет – ул гаилә. Зур, яраткан, бер-берсен яклый торган гаилә. “Моңсу булган чакта, кәеф күтәрү өчен яраткан җырларымны тыңлыйм да, барысы да җиңеләеп китә”,– ди яшь башкаручы. “Иң бәхетле мизгел – үзем язган җырларымның зур бәйгеләрдә җиңүе. Ә 100 процент бәхетле булу өчен миңа бер тәүлектәге вакыт җитеп бетми”,– дип ассызыклый Наилә. 

“Сау-сәламәт килеш иртән торып, үз күзләрең белән кояшны күрү – менә ул бәхет”,– дип сүз тотты Гүзәл Идриосва. Җырчы шулай ук бәхет – ул балаларның сау-сәламәт булып, укып йөрүе һәм көндәлек планнарның  чынга ашуы икәнен дә искәртә. “Яхшы кешеләр белән аралашу, әти-әни белән сөйләшү, һәм, мәсәлән, чәчкәләреңнең бөреләнеп, чәчәк атарга әзерләнүен күрү һәрвакыт кәефне күтәрә”,– дип тә өсти Гүзәл. 

Бәхет – ул куңел тынычлыгы икәнен искәртә Рамил Закиров. Ә моңсу булган чакларда җырчы үзен күктән җиргә төшерергә тырыша. “Булган проблемаларым күпләр өчен чүп кенә икәнлеген аңлыйм, минем тормыш миллионлаган кеше өчен хыял икәнен искә төшерәм. Шул вакытта булган әйберләреңнең, тормышыңның, сәламәтлегеңнең кадерен белә башлыйсың”,– ди Рамил. “Мин 100 процент бәхетле дип уйлыйм: үзем сау-сәламәт, акыллы тормыш иптәшем бар, ике кызым үсеп килә, әти-әнием, якыннарым янымда. Тагын ни кирәк соң бәхет өчен?!”,– дип сүзен йомгаклый җырчы. 

“Үзеңне кирәкле кеше итеп тою, теләгән җиреңдә эшләү, якын кешеләрең белән аралашу һәм яшәү – үзе бер бәхет”, – дип фәлсәфи рәвештә тезеп китте Аиша. Җырчының иң бәхетле вә истә калган мизгеле – беренче тапкыр әни булган көне. “100 процент бәхетле булу өчен булганына шөкер итеп, аңа карамастан бер урында гына тукталып калмыйча, үсәргә, камилләшергә кирәк”,– ди Аиша. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading