16+

Татарстанда кош гриппы буенча карантин июньгә кадәр дәвам итә

Татарстанда кош гриппы буенча карантин июньгә кадәр дәвам итә

Татарстанда шәхси хуҗалыкларда кош гриппы буенча карантан 8 июньдә бетерелә. Лаеш кош фабрикасында исә, хәлләр әйбәт була калганда, карантан җәйнең беренче ай ахырында туктатылыр дип көтелә. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсендә инфекция авырулары бүлеге җитәкчесе Александр Козлов җиткерә.

Хәзерге вакытта шәхси йортларда 1100ләп тавык юк ителгән. Кош фабрикасында барлык кошлар юк ителгән, тавык йомыркаларын утильләштерү башланган.

Хәзер республиканың барлык кош фабрикалары ябык режимда эшли, Россия Авыл хуҗалыгы буенча күзәтчелек федераль хезмәтенең тикшерүләре дәвам итә, ветеринария контроле көчәйтелгән, дип яза Татар-информ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading