16+

Тикшерүче Рәмзил Әхмәтҗанов: «Дәлилләр җыю - энә белән кое казуга тиң»

Эчке эшләр министрлыгының тикшерү аппараты - бөтен җинаятьләрнең 93 процентын тикшерүче орган.

Тикшерүче Рәмзил Әхмәтҗанов: «Дәлилләр җыю - энә белән кое казуга тиң»

Эчке эшләр министрлыгының тикшерү аппараты - бөтен җинаятьләрнең 93 процентын тикшерүче орган.

Җинаятьләрнең күпчелеген ачу алар өстендә. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне алдыннан Татарстан Республикасы буенча баш тикшерү идарәсенең өлкән тикшерүчесе, юстиция капитаны Рәмзил Әхмәтҗанов белән әңгәмә кордык. 

— Көне-төне җинаять эшләре өстендә эшләргә мәҗбүр булган улларына карап әти белән әниегез уфтанмыймы соң? Әлеге һөнәрне сайлавыгызга үкенмисезме?
— Юк, киресенчә, алар минем белән горурлана. Мин 1992 елда Актаныш районында тудым, гап-гади авыл егете. Артымнан йөрүче дә, төртүче дә булмады. Мәктәп елларында укыганда ук хәрби булырга хыялландым. Әти-әнием гади кешеләр, икесе дә балаларын аякка бастыру өчен көчләрен кызганмады. Торгынлык чоры булгангадыр, ул вакытта артиллерия һәм Суворов училищеларына кабул итү юк иде. Әмма хәрби буласы килә бит. Әнә шул хыялым мине 2010 елда Казан юридик институтына алып килде.  Мәктәптә мин әйбәт укыдым. Спорт белән актив шөгыльләндем. Институтта укыганда ук инде без, курсантлар буларак төрле чараларда кизү тора идек. Романтика. Әле дә ул елларны аерым бер җылылык белән искә алам. Институтның соңгы курсында, 2015елда безнең белән очрашуга Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгының баш тикшерү идарәсе җитәкчелеге килгән иде. Курста укучылар арасыннан бары берничә кешене сайлап алып баш тикшерү идарәсенә юнәлтмә бирделәр. Биредә тикшерүче булып эшкә керештем. Һөнәрем үземә көннән-көн ошый бара.
Үз вакытында миңа дөрес юнәлеш биргәннәре өчен әти-әниемә зур рәхмәт. Көн саен бер яңалык, ачыш. Кануннар да үзгәреп тора, алар белән бер агымда, бер адымда булырга кирәк. Беренче елларда бик читен булды.

— Күбрәк нинди эшләр белән шөгыльләнергә туры килә?
— Икътисад, бюджет һәм банк өлкәсендә мошенниклык, төрле коррупцион схемалар белән бәйле төрле җинаятьләрне карарга туры килә. Биредә салым, икьтисад, коррупциягә бәйле, хәтта халыкара кануннарны белеп эш итү зарурлыгы килеп туа. 
Җинаятьчеләрнең заманадан калышмыйча атлый, элеккечә «бардым да урладым» кебек җинаятьләр саны кими. Мошенниклар яңадан-яңа алдау ысулларын табалар, заманча Интернет-технологияләрне кулланалар. Хәтта аларның төрле хәйләләргә бара алуына шаккатасың. Нинди генә ысуллар эшкә җигелми. Без үтерүче җинаятьчеләр белән эшләмибез, алар белән Тикшерү комитеты шөгыльләнә. Алып барган җинаять эшләребезнең күпчелеге безгә оператив хезмәткәрләрдән тупланып керә. Безгә бары дәлилләү базасын дөрес җыярга, моннан тыш аларны канун нормалары нигезендә документлаштыру өчен беркетмәләр белән беркетергә кирәк. Алдыбызда билгеле бер вакыт кысаларында җинаять эшен ябу бурычы гына тормый, ә аларны җентекләп тикшерү таләп ителә. Бүген җинаятьчелек мәгълүмат технологияләреннән алда атлый, дияр идем. Ә алар буенча дәлилләр җыю - энә белән кое казуга тиң. Төрле хезмәтләргә запрослар җибәрү, алардан җавап көтү озакка сузыла. Шулай ук төбәкара төсмер алганнары да бар. 
Иң зур эшләрнең берсен мисал итеп китерим, 16 кешедән торган җинаятьчел төркемне тоткарладык. Алар финанс чыганакларын акчага әйләндерү белән шөгыльләнгән. 
Оператив-эзләү чаралары барышында оператив хезмәткәрләр Казанда яшәүче 16 кешенең банк операцияләрен үткәрү өчен тиешле теркәлүләре һәм лицензияләре булмавын ачыклый. Алар билгеле бер бүләкләү бәрабәренә клиентларга законсыз рәвештә акча күчерү (әйләнештән чыгару) белән шөгыльләнгән. Документлар белән расланган мәгълүматлар буенча, хокуксыз эшчәнлек нәтиҗәсендә төркем әгъзалары 80 миллион сумга якын керем алган.
Шикләнелүчеләрнең яшәү урынында һәм офисларында тентү барышында шулай ук шактый зур суммада Россия рубле һәм чит ил валютасы алынды. Законсыз банк эшчәнлеге маддәсе буенча җинаять эше ачылган иде. Тоткарланган 16 кеше белән тулы бер бүлек шөгыльләнде. 16 кешегә башкарган роленә карап гаепләү белдерелде. Җинаять эше 277 томга җыелды. Гаепләнүчеләр бер ел буе җинаять эше белән танышты. Хәзер әлеге эш судта карала.
 Тагын бер күләмле җинаять эшен фаш иттек.  Җинаятьчел төркем машина майлары товарларына законсыз “маркировка” кую белән шөгыльләнгән. Әлеге продукция җитештерелгән бинада тентү барышында ялган җитештерү билгеләре булган 23 тонна төрле майлар ачыкланды. Аларга популяр фирманың машина майлары маркировкасы ябыштырылган. Димәк, арзанлы һәм ялган продукцияне астыртын рәвештә сатып акча эшләгәннәр. Тулы бер схема, аларның кырын гамәлләрен ачыклау өчен оперативникларга күпме эш башкарырга туры килде. 
Югарыда күрсәтелгән фактлар физик зат гамәлләрендә «Маркировкасыз һәм (яки) маркировкасыз товарлар һәм продукция җитештерү, сатып алу, саклау, ташу яки сату» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Бу күпме экспертиза таләп ителде, берничә тапкыр Мәскәүгә бардык. 

— Эшемне яратам, дидегез. Эштән китәргә Сезне нәрсә мәҗбүр итә алыр иде? 
—  Балачак хыялым булгач, авырлыкларга карамастан, артка чигенергә, уфылдарга уйлаган юк. Әйе, гаилә – минем өчен мөһим нәрсә. Мин бер-берсен яратышып, хөрмәт итеп яшәгән гаиләдә үстем. Тормыш иптәшем Миләүшә минем өчен киңәшче дә, терәк тә. Шуның белән мин бик бәхетле!
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading