«Төркиягә юл алучы һәр кеше, сәфәр чыкканчы, җитди итеп уйларга тиеш»
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы Төркиягә баручы россиялеләрне әлеге илдә булырга мөмкин хәтәрлекләрне үлчәп бәяләргә өнди.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы Төркиягә баручы россиялеләрне әлеге илдә булырга мөмкин хәтәрлекләрне үлчәп бәяләргә өнди.
"Төркиягә юл алучы һәр кеше, сәфәр чыкканчы, җитди итеп уйларга тиеш дип саныйм, чөнки анда терактлар көн саен диярлек булып тора", - диде бүген журналистларга Россия тышкы эшләр министры урынбасары Олег Сыромолотов, "Интерфакс"ның Төркиягә баручы россиялеләр өчен, Әнкарәдә Россия илчесе Андрей Карлов үтерелү белән бәйле рәвештә, яшь рисклары Мәскәүдә караламы, дигән соравына җавабында. Ул "терактлар гадәтигә әйләнә" дип билгеләп үтте.
"Дөнья үзгәрә башлады. Элек ниндидер теракт фаҗига булса, айлар буе шуның турыда фикерләшеп торсак, хәзер көненә әллә ничә теракт булырга мөмкин, һәм бу гадәтигә әйләнә. Менә иң куркынычы шунда", - дип басым ясап әйтте министр урынбасары.
19 декабрь кичендә Әнкарәдә Россиянең Төркиядәге илчесе Андрей Карлов атып үтерелде. Ул фотокүргәзмә ачу чарасында катнашканда мәдәният үзәгендә булган ирләрнең берсе һөҗүм иткәнлеге билгеле.
Төркия Тышкы эшләр министрлыгы ачыклаганча, Россия дипломатына 22 яшьлек төрек полицейские Мевлүт Мерт Алтынташ аткан. Үзенең гамәлен җинаятьче Россиянең Сүриядәге сәясәтенннән канәгать булмавы белән аңлаткан. Һөҗүм итүче Төркия махсус билгеләнешле (спецназ) хезмәтләре тарафыннан юк ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
«Язар өчен теманы төшемдә күрәм»
-
#Җәмгыять
Андрей Кондратьев: “Яшьләр көнендә җитди сөйләшүләр өчен заманча иҗтимагый киңлек ачылышы бер символикага ия”
-
#Спорт
Бөтенроссия авыл Сабан туеның баш батыры билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча студент отрядларының 3,75 мең вәкиле эшкә урнашачак
-
#Җәмгыять
Дару өчен компенсацияне ничек рәсмиләштерергә?
Комментарийлар