16+

Тәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»

Ләйсән Солтанова борынгыдан килгән тәсбих ясау ысулын кайтарырга алынган. Күпләребездә әби-бабаларыбызның мәрҗәмәнә орлыгыннан ясалган дисбеләре әле дә сакланадыр. Ә менә Ләйсән ул орлыкларны баштарак бик озак эзләгән.

Тәсбих ясаучы Ләйсән Солтанова: «Мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды»

Ләйсән Солтанова борынгыдан килгән тәсбих ясау ысулын кайтарырга алынган. Күпләребездә әби-бабаларыбызның мәрҗәмәнә орлыгыннан ясалган дисбеләре әле дә сакланадыр. Ә менә Ләйсән ул орлыкларны баштарак бик озак эзләгән.

Ул борынгыларның тәсбих ясау ысулын торгызырга алынган.

– Мәрҗәмәнәдән тәсбих ясау идеясе биш-алты ел элек барлыкка килде, – дип искә ала ул тәсбих ясый башлаган вакытларын. – Аның орлыгын бакчачылар кибетләреннән дә, интернет кибетләрдән дә эзләп карадым. Ботаникада бу үсемлекнең рәсми атамасы – “коикс”, “бусенник”. Мәрҗәмәнә исеме русчадан “Мәрьям ана” сүзләреннән барлыкка килгән дип уйлыйм. Татар әбиләре шуннан чыгып мәрҗәмәнә дигән. Бу үсемлекне элекке заманнарда күп татар йортларының тәрәзә төбендә күреп булган. Аллаһ Тәгаләнең ярдәме белән ул орлыкларны таба алдым. Ерактан эзләгәнең якында була дигән кебек, әнием белән аны үзебезнең Актаныштан таптык. Берничә орлык бер апаның тартмасында сакланган булып чыкты. Аның ничә ел ятканы да билгесез. Шулай да утыртып карадык һәм ул үсеп, яңа орлыклар бирде. Мәрҗәмәнә гөлен әни – Актанышта, мин Лаешта үстерә башладык. Ул өйдә гөл буларак та, бакчада күпьеллык үсемлек кебек тә үсә. Башта яшелчә орлыклары сыман рассада итеп үстерәсең дә, җәй башында бакчага чыгарып утыртасың. Орлыклары августта барлыкка килә. Быел август эссе булгач, орлыгы шактый булды. Мул итеп су сибәргә генә иренмәскә кирәк. Ә өйдә ел дәвамында орлык бирә ул. Әмма өй шартларында үскәненең орлыгы азрак була. 

Әбиләребез ул гөл янында гел бер савыт тоткан һәм өлгереп барган бер орлыгын шунда салып барганнар да соңрак дисбе итеп тезгәннәр. Ләйсәннең әйтүенчә, ул бик хикмәтле үсемлек. Орлыкны махсус тишәргә дә кирәкми. Тишеге үзендә үк бар. Җеп кертеп тезәсе генә кала икән. Буйыйсы да, лаклыйсы да юк. Бераз кулланганнан соң ул үзе үк ялтырый, шомара башлый һәм бер орлык та икенчесенә охшамаган. Шуның белән үзенчәлекле ул орлыклар. 
Ләйсән тәсбихларны әлегә бүләккә генә ясый. 

– Беренче максат-ниятем – әбиләребездән килгән бу матур гадәтне торгызу. Соңгы берничә елда орлыкларны мөмкин булганча таратырга да өлгердем. Бу гөл турында белеп алгач та, мөрәҗәгать итүчеләр дә күп булды. Үзебездән генә түгел, башка төбәкләрдән дә шалтыраттылар. Мин мәрҗәмәнә орлыгын кырык ел эзләдем бит, дип елап шалтыратучы да булды. Күңел биреп үстергән гөлнең орлыгыннан үзең ясаган тәсбих бәрәкәтлерәк минемчә, – ди Ләйсән. 

Тәрәзә төбендә үстерү
Бер-ике көн орлыкларны дымлы чүпрәккә яки салфеткага төреп, җылырак урынга куярга. Кечкенә савытка 1,5 сантиметр балчык белән күмеп, үсенте итеп утыртырга. Тиешелеп чыгып ике-өч яфрак чыгарганнан соң, гадәти гөл чүлмәгенә күчереп утыртырга. 
Кояшлы урынга урнаштырырга, дым ярата.
Орлыклары карала башлагач, өлгергән санала. Аларны җайлап кына алып, җыеп барасың. Орлыклары бертуктаусыз үсеп тора. 

Ачык грунтта үстерү
Февраль-март башында утыртасың. Төннәр салкын булмый башлагач, гадәттә май урталарында араларын 40-50 см калдырып, ачык грунтка күчереп утыртырга кирәк. Мәрҗәмәнә кояшлы урынны ярата. Көн дә җылы су сибәргә кирәк. Көннәр җылы булганда, яхшы үсә. Сезон буе орлык бирә. Орлыкларның яхшыларын сайлап алып, икенче елга утыртырга калдырырга була. 

Язмага реакция белдерегез

68

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэерле кон, бу орлыкны заказ бирсэк, кайтартып бу ламы?

    • аватар Без имени

      0

      1

      Хэерле коннэр.Мин бу голнен орлыгын алыр идем,момкин булса.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Лэйсэн хэерле кон. Минем сезгэ зур утенечем бар.Мина Мэрьям ана орлыгын жибэрэ алмассызмы икэн. Мин дэ аны куп еллар эзлим инде. Бар расходларын да тулим.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Исәнмесез, миңа 3

          • аватар Без имени

            0

            0

            Добрый день!а как можно связаться с Ляйсан Солтановой чтобы приобрести семена,очень давно ищу эти семена?

            Мөһим

            loading