«Мин - Мәрәтхуҗа малае»
Кырлай, Сыркыды, Иске Кирәмәт, Күлле Киме... Татар әдипләрен дөньяга биргән шагыйранә исемле бу авыллар арасында Олы Мәрәтхуҗаның да аерым бер урыны бар. Танылган драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның туган авылы. Туфан абыйның кызы Әлфия ханым Миңнуллина һәм хатыны Нәҗибә апа Ихсанова чакыруы буенча без -...
«Мин - Мәрәтхуҗа малае»
Кырлай, Сыркыды, Иске Кирәмәт, Күлле Киме... Татар әдипләрен дөньяга биргән шагыйранә исемле бу авыллар арасында Олы Мәрәтхуҗаның да аерым бер урыны бар. Танылган драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның туган авылы. Туфан абыйның кызы Әлфия ханым Миңнуллина һәм хатыны Нәҗибә апа Ихсанова чакыруы буенча без - бер төркем каләм әһелләре, дуслары - 1 май иртәсендә Кама Тамагы районына кузгалдык. Әлфия ханымның дулкынлануы аңлашыла - әтисенең туган нигезенә, аның вафатына биш ел тулу уңаеннан Коръән укытырга кайта бит. Юл буе бу якларның тарихы, Явыз Иван басып алганнан соң татарларга Идел буена 20 чакрым килеп авыл салырга рөхсәт булмавы турында сөйләп кайтты.
- Мин туган авылын әти кадәр яраткан, аңа дан җырлаган, аның язмышы өчен борчылган башка кешене белмим. Ул һәрвакыт: «Мин - Мәрәтхуҗа малае», - дип горурланды, - дигәч, безнең җирдәге әлеге җәннәтне тизрәк барып күрәсе килде.
Кама Тамагын чыгып олы юлдан шактый барганнан соң уң якка борылдык. Анда юл чатында ук: «Килдегезме, туганнар» дигәндәй елмаеп, Туфан абый сурәте каршы алды. Авыл үзе барып җитмичә күренми дә - уйсу җиргә урнашкан икән. Монысы да шул иманын югалтырга теләмәгән халыкның чукындыру сәясәтеннән качуы булган инде.
«Җәмгыятьне сафландырып тора торган чишмә башы»
Мәҗлес башланырга шактый вакыт бар иде әле. Без авыл белән танышып кайтырга булдык. Кышын 40 кеше генә яши торган бәләкәй генә авылның менә дигән айлы-манаралы таш мәчете, яңа клубы, аның янында яу кырыннан кайтмый калганнарга куелган һәйкәле бар. Кечкенә генә авылдан ил азатлыгын якларга киткән һәм кайта алмаган 61 батырның исемнәре уелган аңа. Һәйкәлнең ян-ягында тагын бер мәрмәр такта, анда - сугыштан кайтып та инде бакыйлыкка күчкән ветераннар исемлеге. Болар барысы да Туфан аганың туган авылына булган хөрмәте, ихтирамы, мәхәббәте турында сөйлиләр. Бу эшләрнең барысында да Туфан ага үзе башлап йөреп кенә калмаган, матди ярдәм дә күрсәткән. Туган нигезеннән ерак түгел бер чишмәне дә Туфан абый чистартып тора торган булган. Хәзер аны һәм тирә-ягын «Таттелеком» җитәкчесе игелекле җан Лотфулла Шәфыйгуллин егетләре матур итеп төзекләндергәннәр һәм аңа «Туфан чишмәсе» дигән исем биргәннәр. Моның өчен рәхмәт әйтергә җай да чыкты - мәҗлескә алар да кайткан иде. Бүген бөтен авыл халкы шул чишмәдән су ала. Килгән саен, Туфан абыйның ягымлы да, шул ук вакытта сынап та карый торган карашы белән очраша һәм түбәндәге юлларны күңеленә янә беркетеп куя. «Авыл - җәмгыятьне сафландырып тора торган чишмә башы ул». Төрле чишмәләрнең суын татып караган бар иде. Гадәттә, чишмә сулары тешне камаштырырлык салкын һәм ничектер каты була, ә Туфан чишмәсенең суы башка. Без аны башта кушучлап, аннары чүмечләп эчтек. Каен суы тәме дә, хәтта (динчеләр кичерсеннәр) зәмзәм сулары тәме дә бар шикелле иде анда. Гаҗәпмени, әдипләр үзләре дә чишмәдән ким түгел бит - халык җанын киптерми сугарып торалар. Туфан абый да халык бәгырен сугарыр өчен аз тырышмады. Нәҗибә апа исә монда килгән саен шул чишмәдән су ташыган килен чакларын искә алмый калмыйдыр. Гомер чишмәсе, һай, тиз ага икән.
Яшь якташ - рухташ
Авылның уңган апа-җиңгиләре йөгерә-йөгерә табын әзерләгән арада, без - кунаклар, Туфан абыйның музее белән танышып чыктык. Туфан аганың, аның әтисенең кул җылысын саклаган кадерле әйберләр. Менә әдип үз иткән радиоалгыч. Бигрәк тә СССР гимнын тыңларга яраткан, диделәр. Ниләр генә юк биредә! Туфанның әтисе Габдулла агайның затлы кара савыты, агач төймәле чуты, әдипнең сыйныфташы Дания ханымның балалайкасы... Әлеге бинаны Туфан абый үзе исән чакта ук мәктәп карамагына биргән булган. Һәм ул шактый еллар башлангыч мәктәп булып торган. Әлеге мәктәптә укыган, Туфан абый кебек тел өчен борчылып йөрүче, шул хакта шигырьләр язучы бер егет белән дә таныштык без. Ул бүген Кама Тамагындагы татар гимназиясенең унынчы сыйныфында укый. Аны күрсә, Туфан абый сөенеп туя алмас, аңа багышлап берәр пьеса да язмыйча калмас иде, мөгаен. Салават Кадыйров кечкенәдән кулына каләм алып, үз хисләре белән уртаклаша башлаган егет. Бүген инде ул - күп кенә иҗади конкурс-бәйгеләрнең җиңүчесе. Ел саен диярлек якташына багышлап үткәрелгән конференциядә катнашып, призлы урыннар алып килә. Быел хәтта «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә беренчелекне яулаган. Егет киләчәктә дә каләмен читкә куярга җыенмый.
Дуслар җыелган җирдә
Туфан аганың нигезендә бүген юан бүрәнәдән салынган алты почмаклы яңа йорт тора. Балконы да бар. Туфан ага шуннан йорт каршысындагы күлдә йөзгән каз-үрдәкләрне карап торырга яраткан. Коръән мәҗлесенә дустына әлеге йортны бүләк иткән Мөхәррәм ага Мөхәммәтҗанов та килгән иде. Мин аны якыннан беләм. элек ул безнең Буа районындагы «Искра» колхозын җитәкләде, алдынгылар рәтенә чыгарды, хуҗалыкның абруен күтәрде. СССР Югары Советына депутат итеп тә сайладылар үзен. Туфан абый белән дә шул депутатлык гамәле таныштырган һәм дуслаштырган инде аларны. Бу дуслыкның гомере 30 елга сузылган, шуның соңгы бишесе истәлекләрдән тора. Мөхәррәм абый - иҗат кешесенең кадерен белүчеләрдән. Үзе турында зарисовка язгач, ул миңа да Паркер фирмасы каләме бүләк иткән иде. Яңа яза башлаган кызга шундый бүләк ясагач, Туфан агага 60 яшен котлап йорт җиткерүе гаҗәп түгел инде моннан соң.
Туфан аганың озак еллар Татарстан Югары Советы депутатташы, халык шагыйре Разил ага Вәлиев тә аның җир кешесе булуын үз истәлекләрендә искәртте. Бер елны алар Австриягә барганнар. Шунда, кибеттән кибеткә йөреп, Туфан ага кабак орлыгы эзләгән. «Бу ил халкы кабак үстерү белән дан тота. Шәп сорт алып кайтып утыртыйм әле», - дигән. Разил ага Туфан абыйның тагын бер хыялын җиткерде: үзенең бу өен язучыларның иҗат йорты итеп файдалануларын теләгән булган икән. Искә алу мәҗлесенә килгән һәркемдә хатирәләр шактый иде. Татарстан Язучылар берлеге исеменнән драматург, Туфан аганың шәкерте Данил Салихов, Камал театры артистлары исеменнән Әзһәр Шакиров та истәлекләре белән уртаклашкач, Туфан абый үзе дә беркая да китмәгән, шунда безнең арададыр төсле тоела башлады.
Шушы җирдән, шушы туфрактан
Бу авылның тагын бер үзенчәлеге - аның күп кенә йортларында әдип әсәрләренә кергән геройларның прототиплары яшәгән. Язучы үз геройларын кайдандыр бармагыннан суырып тудырмаган. Алар барысы да шушы җирдән, шушы туфрактан. Менә бу яшел капкалы матур йортта яшәгән, 25 төп алмагачы булган, 92 яшенә җитеп дөнья куйган җор телле уен-көлке яраткан аксакал - койган да куйган Әлмәндәр бит инде. Явыз әҗәлне алдау, яшәү яме турындагы бу үлемсез әсәрен язганда, әдип күз уңында шул туганын тоткан һәм шундый шәп герой тудырган. «Ала карга дигән, ай, асыл кош» кунган тал тирәкле күл буеннан узганда шул хакта уйландык.
Тагын шунысын да әйтим, безгә бүгенге мәҗлестә Коръән-Кәрим аятьләрен дә «Мулла» пьесасының прототибы үзе укыды. Яшь мулла Илдус хәзрәтнең моңлы тавышы гомерләрнең бик кыска булуын һәм игелекле гамәл кылганнарның халык күңелендә озак яши алачагын Туфан ага мисалында тагын бер тапкыр исебезгә төшерде. Казаннан кадәр килгән Ильяс хәзрәт Җиһаншин да Туфан аганың рухына багышлап дога кылды.
«Һәрвакыт шулай булыр»
Коръән ашының ризыклары аеруча тәмле була бит ул. Монда да табын бисмилла әйтеп пешерелгән сый-нигъмәтләрдән сыгылып тора иде. «Укыган догаларыбыз кабул булып, Туфан агабызның рухы шат булсын иде», - дигән теләк белән, кабат юлга кузгалдык. Кайтканда, кемдер: «Туфан абый зур язучы, халык күңеленә кереп калырлык күп әсәрләр язган. Ләкин ул иҗат иткән иң талантлы әсәр - аның кызы Әлфия. Әдип үзеннән соң туган телен дә, әдәбиятны, халкын яратуын кызына васыять итеп биреп калдыра алган. Әтисенең шушы васыяте аны бүген каләмдәшләрен ул туган нигезгә дога кылырга чакырды да инде. Ә бит кайбер язучыларның балалары татарча исәнләшә дә белми...» - дип куйды. Дөрес сүзгә җавап юк. Бу хакыйкатьтән соң Туфан абыйга ихтирамыбыз бермә-бер артты. Әйе, һәркем игелекле эшне үзеннән башларга тиеш. «Олуг язучыбыз Туфан Миңнуллинның исеме, аның зирәк сүзе безне бүген дә озатып бара. Бу һәрвакыт шулай булыр дип ышанам» - Рөстәм Миңнехановның музей диварына язып куелган сүзләре бу. Президент ышангач, без дә ышанабыз. Бүгенге мәҗлес ул ышанычны тагын да ныгытты.
Фотолар: tatar-inform.tatar
Комментарийлар