16+

Ульяновскида туристларны нәрсә көтә?

Хәзер Казаннан Ульяновскига метеорда барып булачак. Бәясе дә билгеле: бер якка – 1500 сум. Хәзер ике шәһәрне дүрт сәгатьлек елга юлы тоташтыра.

Ульяновскида туристларны нәрсә көтә?

Хәзер Казаннан Ульяновскига метеорда барып булачак. Бәясе дә билгеле: бер якка – 1500 сум. Хәзер ике шәһәрне дүрт сәгатьлек елга юлы тоташтыра.

Татарстанның туризм дәүләт комитеты рәисе урынбасары Анастасия Софьина хәбәр иткәнчә, яңа рейслар 25 августта ачылган. 

–    Ульяновскига гаилә белән бару өчен метеорларның расписаниесе бик уңайлы. Алар җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәре йөриячәк. Билетларны елга портыннан һәм туристлык компанияләреннән алырга була, – диде ул журналистларга.

Казан белән Ульяновск арасында метеорлар унтугыз ел йөрмәгән икән инде. "Татарстан Республикасы флоты" генераль директоры Роман Лизалин әйтүенчә, яңа маршрутны киләсе елда да дәвам итәргә уйлыйлар. Маршрут даими булачак, дип ышандырды ул. 

Яңа метеорлар Горький исемендәге заводта төзелгән. Уңайлылыгы ягыннан очкычка якын, анда Wi-Fi да эшли, дип билгеләп үтте Лизалин. 

Ульяновскига барып күрерлек урыннар күп. "Ульяновск өлкәсенең туристлык агентлыгы" директоры урынбасары Галина Березина анда бару өчен төп биш сәбәпне атады.

–    Шәһәребезне ачык һавадагы музей дип атарга була. Төбәктәге 174 мәдәни мирасның кырыгы Ульяновскида урнашкан. Аның берсе Идел буендагы иң эре мзей саналган – Ленин мемориаль комплексы.  "В.И. Ленинның ватаны" дәүләт тарихи-мемориаль музей-тыюлыгы үз эченә борынгы Сембернең тарихи, мәдәни һәм архитектура һәйкәлләрен сыендырган. Гражданлык авиациясе музее да игътибарга лаек. Шәһәргә килгән туристларны ул магнит кебек тартып тора, – дип сөйләде спикер.

Ульяновскида 140лап аеруча саклана торган табигый территория исәпләнә. “Ундория” геопаркы уникаль табигате белән аерылып тора. Сенгилей таулары итәгендә глэмпинг һәм кемпинглар урын алган.  

Ульяновск өлкәсе “Ундоры” шифаханәсе белән атаклы. Андагы минераль су составы белән Карловы Варыдагы су белән тигезләшә, дип билгеләп үтте Галина Березина. 

Безнең республика кешеләрен термаль комплекслар һәм ачык һавадагы бассейннар белән шаккатырып булмаса да, күршеләрнекен дә барып күрергә кирәк. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading