16+

Урта гасыр Казаныннан нарат исе килә

Казанга кунак буларак килүчеләр күп очракта «Бауман - зоопарк - «Кырлай» паркы - Кремль» маршруты белән генә канәгатьләнә. Дөрес, кесәләре кабарып йә фантазияләре ташып торучылар сәяхәтләрен үзләренчә төрләндергән булалар анысы. Күптән түгел маршруттан бераз читкә тайпылу мөмкинлеге барлыкка килде. Ташкала уртасында урнашкан «Бибарс Сарай»да XVI гасырдагы Казан ханлыгы мохитенә «чумасың».

Урта гасыр Казаныннан нарат исе килә

Казанга кунак буларак килүчеләр күп очракта «Бауман - зоопарк - «Кырлай» паркы - Кремль» маршруты белән генә канәгатьләнә. Дөрес, кесәләре кабарып йә фантазияләре ташып торучылар сәяхәтләрен үзләренчә төрләндергән булалар анысы. Күптән түгел маршруттан бераз читкә тайпылу мөмкинлеге барлыкка килде. Ташкала уртасында урнашкан «Бибарс Сарай»да XVI гасырдагы Казан ханлыгы мохитенә «чумасың».

Массакүләм мәгълүмат чаралары әлеге проект турында бик җәелеп китеп сөйләми. Үзем дә Интернетта күреп һәм «Сарай»да эшләүче дусларымнан ишетеп кенә белдем. «Казан ярминкәсе» территориясендә урнашкан «Бибарс Сарай» дүшәмбедән кала һәркөнне сәгать 11дән кичке 6га кадәр эшли. Татарларда алманнардагы пунктуальлек юклыгын исәпкә алып, 10-15 минутка соңрак килдем. XVI гасырда халкыбыз төгәлрәк булган, ахры: капкалар ачылган, яшь егет-кызлар милли киемнәргә «төренгән» иде инде. Сарай шактый матур күренә: чын агач ныгытма, зур капка, хан тәхете, сатучы һәм һөнәрче алачыклары... Бер ай эчендә әзер булган «Бибарс Сарай»да нарат агачы исе аңкып тора.
Проектның авторы Фәридә Исмәгыйль кызы Бибарсова әлеге уе белән февраль айларында янып йөри башлый. Ә май аенда исә буп-буш урында өр-яңа «ханлык» калкып чыга. «Барысы да спонсорлар ярдәме белән төзелде. Кызганыч, сараебыз турында күп кеше белми әле. Туроператорлар белән эшлибез, алар халыкны җәлеп итәргә тырышалар», - ди баш администратор Нияз Шәфыйков. «Бибарс Сарай»да кайвакыт көненә 200-300ләп кеше җыелса, тамашаны ике-өч кунак белән генә уздырган вакытлар да була икән. Көнчыгыш Европа, Америка, Оренбург һәм Башкортстаннан килгән кунаклар әлеге могҗизаны күрергә өлгергәннәр инде.
Сәүдә алачыкларында күңелең теләгән сувенирны сатып алырга мөмкин: Арча читекләре дә, милли һәм никах киемнәре дә, талчыбыктан үреп эшләнгән кәрзин-кәнәфиләр дә, тагын әллә нинди вак-төякләр дә бар. Теләгән кеше хайван тиресеннән үзенә бөти ясап яисә тирда атып карый ала. Сарайга керү өчен билет 180 сум булса, болары ул бәягә керми инде. Шунда ук ресторан да бар. Теләсәң, хан мендәрләренә кырын ятып, чәйләп алырга була.
Беренче яртыларда театраль тамаша башланды. Шунысына аптыраган идем: монда Сөембикә дә, Бибарс би дә бар, өстәвенә тагын ниндидер ханны да чакыртып китерәләр. Моны татар халкының бөек шәхесләрен мөмкин кадәр күбрәк күрсәтәсе килү теләге, шуңа күрә тарихны бераз гына үзгәртүләре белән бәйләп аңлаттылар. «Бибарс Сарай»да кайнашучы яшьләр арасында студентлар да, ГИТИС, Кариев һәм Тинчурин театры артистлары да бар. Салават исемле «артист»ка 14 кенә яшь булып чыкты. Абыйсына ияреп, Лениногорск ягыннан килгән икән. Каникулын эшләп уздыруына бер дә борчылмый тагын, ролен тәмен белеп башкара.
Шәһәр халкы Сөембикә белән Мөхәммәдъярны да, Бибарс бине дә, олуг ханны да сәламләде. Җегет кушаматлы ишәген ияртеп, Хуҗа Насретдин да килеп җитте. Ишәкне күптән түгел Дагыстаннан кайтартканнар. Баштарак зоопарк карамагына тапшырырга уйласалар да, андагы шартларны ошатмыйча, Беренче Май бистәсендә бер кешегә карап торырга биргәннәр. Җегет безнең якларга ияләшкән инде, Хуҗа Насретдин (Илнар Низамиев - Кариев театры артисты. - Авт.) белән уртак телне дә тиз тапкан.
Тамаша кылырга килүчеләрне дә уеннарга тарттылар. Блокнотым артына качып калырмын, дигән идем, ду китереп, мине дә мәйдан уртасына алып чыктылар. Җырлы-биюле күмәк уеннарда йөз ел катнашканым юк иде! Хан кулыннан бүләк тә алгач, бөтенләй үз кешегә әйләндем. Шушы ук тамашаны сәгать икеләр тирәсендә тагын кабатладылар. «Көн саен икешәр тапкыр бер үк тамашаны күрсәтү туйдырмыймы соң?» - дип сорыйм. «Баштарак туйдыра иде. Хәзер ияләштек инде. Үз өебез кебек монда. Татарчабыз да яхшырды», - ди уенчылар. Үзләре әйтүенчә, билгеле бер «дежур» сүзләр булса да, һәр тамашага ниндидер яңалык та өстиләр икән. «Калганнар рәхәтләнеп кунаклар белән аралаша, миңа кыенрак - хан теләсә кем янына килә алмый бит», - ди, елмаеп, әлеге ролне уйнаучы Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов. Шулай да дәрәҗәсен «төшерде» әле - гади халык белән бергә аркан тартыш уенына чыкты.
Беренче тамаша вакытында унлап кеше булса, икенчесендә икеләтә азрак иде. Мин килгән көнгә махсус шулай туры килдеме шунда - кунакларның барысы да диярлек руслар иде. Интернеттан укып, нәрсә икәнен белергә теләп килгәннәр. Татарча аңламасалар да, уеннарда бик теләп катнаштылар.
«Сарай»да вакыт тукталып калган, диюләре хак икән - биш сәгатьнең үткәнен сизмәдем дә. Милли киемле кызлар-егетләр белән саубуллашып, кире ташкалага чыккач, шәһәр тормышына ияләшә алмый тордым. «Кыш көне сарай өстенә гөмбәз корып, эшебезне дәвам итәргә җыенабыз», - дигән иде Нияз Шәфыйков. Бер ай эчендә «ханлык» төзүчеләр монысын да булдырырлар, шәт. Күңел биреп тотынган эшне салкыннар гына туктата алмый бит аны.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading