16+

Васил Шәйхразыев: “Милләтебез исән!”

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев журналистлар белән очрашуда аларның “Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?” дигән соравына шулай дип җавап бирде.

Васил Шәйхразыев: “Милләтебез исән!”

Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев журналистлар белән очрашуда аларның “Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?” дигән соравына шулай дип җавап бирде.

–    Милләтебез исән. Мин моны 2023 ел белән генә чикләп әйтмәс идем. Милли Шура рәисе буларак, күп илләргә, төбәкләргә йөрергә туры килә. Быел гына да 145 көнем командировкада үтте. 6 илдә, 56 төбәктә булганмын. Һәр сәфәремдә милләттәшләребез белән очрашам. Кайдадыр унбиш кеше җыела, кайдадыр йөз, Сабантуйларында илле мең кеше. Алар үз өстенә килгән авырлыкны аңлап, чыгу юлларын эзли беләләр. Без җитәкчеләр еш кына, татар халкы мәңгелек, дибез. Шуңа күрә, без алга барабыз! – диде ул матбугат очрашуында.

Сабантуйлары дигәннән, 2024 елның 25 маенда Алтайда беренче төрки Сабан туе узачак. Бөтенроссия авыл сабан туе – 15 июньдә Пермьдә, федераль сабантуе – 6 июлдәь Мари Эльдә, 25 июльдә – Омскида икенче Иртыш буе сабан туе үтәр дип көтелә. 

Васил Шәйхразыев, быелгы сабан туен искә алып, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов куйган бурычны үти алулары турында билгеләп үтте. Хәтерләсәгез, узган ел Рөстәм Миңнеханов милли бәйрәмебезне әби-бабаларыбыздан калган милли уеннар, гореф-гадәтләребез белән баетыр¬га кирәклеген белдергән иде.

–    Быелның беренче Сабан туе Әстерханда үтте. Аның эчтәлеге уйланып эшләнсә дә, күңелдә Рөстәм Миңнеханов куйган бурычны үти алырбызмы дигән шик бар иде. Ул бурыч үтәлде, әмма моның белән генә туктап калмаска, камилләштереп торырга кирәк. Бу ел әле тәмамланмаган, без инде киләсе елда булачак милли бәйрәмебезгә әзерләнәбез, – диде ул. 

Сабан туеннан үзегез канәгать калдыгызмы дигән сорауга, канәгать дисәм, инде пенсиягә китәргә кирәк, беркайчан да канәгать булырга кирәкми, тагын да яхшырак эшләргә омтылырга, диде.

Өлкәнрәк яшьтәге милли оешмалар җитәкчеләренә исә ул үз урыннарына лаеклы алмашлар әзерләргә кирәк дигән фикердә. 

–    Китәм дигәндә, синең урынга сайлап куярлык берничә активист булырга тиеш. Менә шуннан соң син үзеңнең эшең белән горурлана аласың. Калдырырлык кеше юк икән – оят, – диде Милли Шура рәисе.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading