16+

Яңа акча керә: кәгазь акча калырмы?

Цифрлы сум таралыш алса, салым түләмәүчеләрнең эше катлауланырга мөмкин. Россиядә тест рәвешендә яңа төрле акча – цифрлы сум кулланыла башладылар. Аны әлегә унөч банк сынап карый.

Яңа акча керә: кәгазь акча калырмы?

Цифрлы сум таралыш алса, салым түләмәүчеләрнең эше катлауланырга мөмкин. Россиядә тест рәвешендә яңа төрле акча – цифрлы сум кулланыла башладылар. Аны әлегә унөч банк сынап карый.

Әмма халык арасында пенсияне дә шул сумнарда бирәчәкләр икән, кәгазь акча калмаячак дигән сүз таралып өлгерде дә инде. Россия Банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина шунда ук халыкны тынычландырды: бу хәбәр ялган, дөреслеккә туры килми, акчаның кайсы формасын куллану халык үзе хәл итәчәк, диде ул.
Ә шулай да ул акчаны кем һәм ничек кулланачак? Әлеге сорауларга җавапны КФУ профессоры, икътисад фәннәре докторы Игорь Кох белән эзләдек.

Нинди акча ул?
Цифрлы сум – без куллана торганнардан кала, өченче төрле акча. Хәзер без акча янчыгындагы кәгазь банкнотларны һәм картадагы акчаны файдаланабыз. Аларга өстәп аның өченче формасы – цифрлы сум барлыкка киләчәк. Ул Үзәк Банк платформасында ачыла торган электрон янчыкта сакланачак. Кәгазь акча кебек, ул теге яки бу банкка бәйле булмый. Цифрлы сум гадәти бер сумга тиң. 

Ничек кулланып булачак?
Куллану рәвеше белән картадагы акчаны тотуга охшаш. Кибеттән әйбер сатып алганда да, акчаны башка кешегә җибәргәндә дә, онлайн рәвештә коммуналь хезмәтләргә түләү дә шундый ук формада була. Монда бернинди дә яңалык юк. Карта урынына фәкать электрон янчыктан гына файдаланачаксыз. 

Кайчан куллана башлыйбыз?
Беренче этапта цифрлы акчаны предприятиеләр, бюджет акчасын куллана торган оешмалар файдаланачак, экспериментка физик затлар җәлеп ителмәячәк. 

Ул нәрсә өчен кирәк?
Акчаның кайда китүен, бигрәк тә бюджет акчасының ничек тоылуын күзәтеп булачак. Ришвәт бирүгә, акча урлауга чик куелыр дип көтелә. Икенче уңай ягы – предприятиеләрнең акчасы хәзерге вакытта төрле коммерцияле банкларда саклана, банк белән проблема булса калса, алар акчаны өлешчә яки бөтенләй югалта. Физик затлар әле күпмедер банк яклавында. Цифрлы сум Үзәк Банк янчыгында булганга, ул саклана. Нәрсә генә булса да, акча иясе аны югалтмый.

Аннары теге яисә бу банк банкротка чыгарга мөмкин, ә Үзәк Банкка андый куркыныч янамый дияргә була. Аның банкрот булу ихтималы аз. Шуңа да акчаны саклау ягыннан да отышлы булырга тиеш. 

Мошенниклардан 100 процент саклана дип әйтеп булмый, чөнки кеше  акчаны аларга үз ялгышлыгы белән үзе күчерә. Монда сине беркем дә яклый алмый. Шулай да мошенникларга ул акчаны яшерергә кыенрак булачак. 

Тискәре ягы бармы?
Кем өчендер тискәре ягы булачак. Исәп-хисаплар үтә күренмәле булгач, банк “сере” калмаска мөмкин. Үзәк Банк акча күчешләрен чынбарлык режимында күреп торачак, шул рәвешле физик затларның финанс операциясен яшереп булмаячак. 
Цифрлы сум таралыш ала калса, соры зонада өстәмә акча эшләүчеләрнең, халыкка ниндидер хезмәт күрсәтеп, салым түләмәүчеләрнең эше катлауланырга мөмкин. Ә дәүләткә исә боларны контрольдә тоту тагын җайлашачак. Шуның белән дә яңа төрле акчага шикләнеп караучылар булачак. Бу аңлашыла да.

Шушы көннәрдә Үзәк Банк рәисе Эльвира Нәбиуллина, Дәүләт Думасында 2022 елга хисап ясаганда, цифрлы сумда күчерүләр бушлай булачагын хәбәр итте. “Һәр ай саен акча янчыгын 300 мең сумга тулыландырырга мөмкин булыр дип көтелә. Шулай ук физик затлар өчен цифрлы сумда бушлай күчерүләрнең максималь суммасы тиз түләүләр системасындагыдан (СБП) ким дигәндә өч тапкыр югарырак булачак, анда чик 100 мең сумны тәшкил итә”, – диде ул.
Нәбиуллина цифрлы сумның түләүләр һәм исәп-хисаплар өчен генә кулланылачагын. Ул акча саклау һәм кредитлар бирү өчен файдаланылмаячак, һәм аларга процентлар исәпләнмәячәк.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading