16+

Ялга кайткан хәрбигә: "Сине гаиләң, иген-кырларың көтә. Син безгә бик кирәк!"

Уттай  кызу көзге уңыш җыю вакытында китте Игорь. Биләр элеваторын җитәкләүче бу ир-ат бармый да кала ала иде инде бу махсус хәрби операциягә.

Ялга кайткан хәрбигә: "Сине гаиләң, иген-кырларың көтә. Син безгә бик кирәк!"

Уттай  кызу көзге уңыш җыю вакытында китте Игорь. Биләр элеваторын җитәкләүче бу ир-ат бармый да кала ала иде инде бу махсус хәрби операциягә.

Ләкин иген игү, ашлык саклау белән шөгыльләнүче иң тыныч һөнәр иясе булса да, яу кырында күбрәк файда китерә аласына ышанды ул. Гаиләсе дә, хезмәттәшләре дә аны болытлы яңгырлы көнне исән-сау кайтуын теләп, моңсуланып һәм өметләнеп озатып калдылар.

Көзләрдән соң кышлар килде. Аннары язлар. Әнисенең йөрәгеннән чыккан изге теләкләре фәрештә булып саклап йөрткәндер, күрәсең, апрельнең матур бер кояшлы көнендә Игорь туган ягына кыска вакытлы ялга кайтты. Кайту хәбәрен ишеткәч тә, озатып калучыларның барысы да бик сөенде. Хезмәттәшләре Казан порт элеваторы да батыр, тәвәккәл егетне күрергә, аның белән аралашырга дип берничә машина белән 150 чакрым ара узып, Казаннан кадәр килделәр. Очрашу урыны итеп Биләр юлындагы кафе сайланган иде.  

Журналист кызыксынуы мине дә аларга ияртте. Гадәттәгечә тыйнак кына, елмаеп килеп керде Игорь кафега. Болай да артык сүз сөйләп йөрүчеләрдән түгел, эш күрсәтүчеләрдән булган егет бик ачылып китмәде. Әйе, юк дип кыска җөмләләр белән генә сөйләшеп утырса да, ярдәм күрсәтүчеләргә, күчтәнәч җибәрүчеләргә рәхмәт әйтте. "Алар туган якның, халкыбызның күңел җылысын алып киләләр", - диде. Хезмәттәшләре дә сорау биреп йөдәтмәде. Тиздән исән-сау, бөтенләйгә туган ягына, яраткан эшенә кайтуын теләделәр.

—  Басуларда язгы кыр эшләре бара, игеннәр чәчелә. Аларның мул уңышын җыярга кайтып җитәргә тырыш. Озаклама, соңга калма. син безгә бик кирәк! - диде Татарстан Ашлык технологияләр акционерлык оешмасы генераль директоры Сирин Шәрапов.

— Җитәкчене тыңларга туры килер инде,- дип елмайды Игорь. Аның бу җавабы алкышларга күмелде.

Соңгы айларда махсус операцияґә мобилизацияләнеп киткән егетләр кыска вакытлы ялга туган якларына,  гаиләләренә кайта башлады. Республикабызның төрле районнарыннан бу хакта шатлыклы хәбәрләр килеп кенә тора.  Бу батыр, тәвәккәл егетләр белән аларның эш урыннарында, мәктәпләрдә җылы очрашулар уздыралар. Аларның һәрберсе "Сез безгә кирәк. Исән-сау булыгыз!"- дип тәмамлана. Чын күңелдән, ихластан чыккан сүзләрне ешрак кабатласак та әйбәт булыр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading