– Кемгә пародия ясавы җиңелрәк?
– Айдар Галимов һәм Салават Фәтхетдиновка, Рәшит Сабировка пародияләрне яратып эшлим. «Мумий Троль»гә дә... Ә менә Фирдүснең тавышын охшата алмыйм. Әмма кыланышларын шартын китереп, кызык текст сөйләп, халыкны барыбер көлдерәм.

– Син – Салават укучысы. Укытучың синең белән горурланадыр?
– Белмим, моны аның үзеннән сорарга кирәк. Салават абыйны бик хөрмәт итәм. Киңәшләрен кызганмый, иҗатта гына түгел, психологик яктан да ярдәм итә, булыша ул. Кайчак аның юморын концертларымда да файдаланам.
Фирзәр абый белән Фирдүс турындагы «Пока прет» дигән мәзәкне ишеткәнең бармы? Фирзәр абый юбилеенда сәхнәдән шул мәзәкне сөйләдем. Кызык мәзәк ул. Бервакыт Фирзәр абый Фирдүскә шалтырата икән: «Фирдүс, авылга Сабан туена килеп җырлый алмассыңмы, бәясе күпме?» – дигән. «50 мең», – дигән Фирдүс. Фирзәр абыйның бюджеты бераз кысынкырак булган, күрәсең: «Әйдә, 30 меңгә», – дигән. Фирдүс: «Юк, Фирзәр абый, «пока прет» шундый бәя», – дигән. Бер-ике ай вакыт узгач, җыр сорап, Фирдүс Фирзәр абыйга шалтырата икән. Композитор аңа үз бәясен 50 мең дип әйткән дә, җырчы аптырап калган: «Фирзәр абый, 15 мең генә иде бит әле», – дигән. Фирзәр абый аңа: «Пока прет, шундый бәя», – дип җавап кайтарган ди.
Ә чынында исә Фирзәр абый ул бик юмарт һәм кызык шәхес. Мин элек аннан бер җыр сатып алган идем, миннән соң ул аны Рөстәм Закировка саткан да, хәзер ул җырлап йөри. Үз ризасызлыгымны белдертмәкче идем, Фирзәр абый: «Ярар, кайгырма, яңаны язып бирермен!» – ди. Менә аңа ничек үпкә тотасың инде?!
– Хорафатларга ышанасыңмы? Сәхнәгә чыгар алдыннан нәрсә дә булса эшлисеңме?
– Элегрәк, көрәшкәндә, келәмгә уң аяктан чыгу гадәте бар иде. Хәзер сәхнәгә чыгу алдыннан бар белгән догаларымны укыйм. Миләүшәнең дәү әнисе Миннегаян әби дә минем өчен хәер-догада. Тугызынчы дистәсен тутырган әбиебез, концертларга озатканда: «Хозыр Ильяс юлдаш булсын. Мәхәббәтле булып күрен. Ходай тел ачкычлары бирсен», – дип озатып кала. Әбинең теләк теләгәннәрен тыңлап тору – үзе бер рәхәт. Аның күңелендә бары тик яхшылык кына.
– Сәхнәдә сөйләвеңчә, син ике кызың, хатының, аның әнисе, Миннегаян әби белән бергә яшисең.
– Әйе, хатын-кызлар батальоны белән яшим! Сәхнәдән «Кайвакыт шул матрешкаларымны бер-берсе эченә җыеп, Миннегаян әбине үзен генә калдырырга иде ул!» – дип шаяртып сөйләгәнем дә бар. Кемгәдер бәлки алай яшәү уңайсыз да булыр иде, әмма миңа рәхәт һәм берсе дә комачауламый. Һәркайсы белән уртак тел табып, рәхәтләнеп яшибез.
– Кызың Мәрьям турында да сорамый булдыра алмыйм.
– Кызым, үзе теләп, өч яшеннән нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Көн дә күнекмәләргә йөри, атна саен ярышларда катнаша. Мин матди ягын гына кайгыртам, калган нечкәлекләрен әнисе белән хәл итәләр: костюмын да тектертәләр, башка шәһәрләргә ярышларга да йөриләр.
– Данир, синең өчен бәхет нәрсә ул?
– Күңелең тыныч булып, үзең һәм якыннарың сау-сәламәт булса, шул иң зур бәхеттер! Яратып башкарган эшең халыкка ошый икән, бу да – бәхет. Яңа чыгыш әзерләп, тамашачыны көлдерә алам икән, бу да – бәхет! Әти-әни исән-сау, хатыным янымда, балаларым үсеп килә... Димәк, мин – бәхетле!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.

Комментарийлар
6
1
Молодец Данир
0
0
5
1
Без сине яратабыз Данир?Бэхетле бул???
0
0
6
1
Данир, сине, гаилэнне, дусларынны бик яратабыз!!!!! Сэламэт бул! Эшлэ, жырла, уйна-кол, пока прет!!!! ?????
0
0
2
0
Каты эшлисең ай яй
0
0
0
0
Рэхэтлэнеп мактанды инде
0
0