- Ни өчен бакча темасына алындыгыз?
- Ул вакытта без өй алган идек. Эшкә килгән саен яңа йортта яшәүнең рәхәтен, бакчада нәрсә утыртканымны, аның ничек үсүен, җирдә эшләүнең нинди ләззәт булуын сөйли идем. Кура җиләге, карлыган, алмагач, слива, яшелчәләр, чәчәкләр үстерәм. Ризәлә тыңлап торды да, Фарсил абый Зыятдинов белән тапшыру эшләргә киңәш итте. Бүгенге көндә дә тапшыру актуаль, эшчәнлеген дәвам итә. Үземә дә бик кызык. Киләчәктә тапшыруны үзешчән һәвәскәр бакчачылар белән дә булдырырга телибез.
- Ләйлә, музыкаль мөхәррирнең вазыйфасы нидән гыйбарәт?
- “Тәртип” радиосында музыкаль мөхәррир булу өчен нәкъ минем яшьтәге кеше кирәк дип уйлыйм. Ул әвәлге җырларны тыңлап үскән, 90нчы еллар җырларын белгән һәм бүгенге көн җырларын иләктән үткәрә белгән – өч буын белән таныш кеше булырга тиеш. Музыкаль мөхәррир эфирга чыккан музыка, аның сыйфаты, эчтәлеге өчен җаваплы. Баш мөхәрриребез таләбе буенча, “Тәртип” радиосы эфирында кеше күңеленә, йөрәгенә үтеп керә торган, сыйфатлы, эчтәлекле җырлар яңгырарга тиеш. Җырның фонограммасына да игътибар ителә. Хәзерге көндә мин шул җырлар белән эшлим.
- “Тәртип”не еш кына “Китап” радиосы белән чагыштыралар...
- Чагыштырып карар радио булу яхшы бит инде. “Тәртип” радиосының үрнәге, йогынтысы татар телендә сөйләүче барлык радиоларга да үтеп керде. Чөнки ул халыкның күңел таләбен тоемлап, уйлап эшләнгән формат. Ләкин һәркемнең үз кыйбласы, үз йөзе, үз тыңлаучылары булырга тиешлеген яхшы аңлап, бер-береңне кабатлаудан сакланып (чөнки үз йөзеңне табу гына кыен, ә югалту бик тиз) эшләргә тиешлекне гел искәртеп тора безнең баш мөхәррир. Җырлар охшаш булырга мөмкин, чөнки база уртак дисәк тә була. Ә эчтәлек, тапшырулар ягыннан аерылабыз. Бүгенге көндә “Тәртип”тә 30га якын тапшыру чыга.
- Күптән түгел “Тәртип” өр-яңа студияле булды. Ул нинди функцияләр башкара?
- “Тәртип” радиосының студиясе - күпфункцияле, бик уйлап, һәр почмагы эшли торган итеп ясалган. Туры эфирга чыгу урыны да, кунаклар белән кара-каршы әңгәмә кору мөмкинлеге дә, сәхнә, фото зонасы да бар. Карап торышка бик матур, әмма техник яктан җиренә җиткереп бетерәсе эшләре бар дип беләм.
- Радиога яшьләрне җәлеп итү теләге юкмы?
- Яшьләр, аларның фикерләве бүгенге көндә һәр өлкәдә дә кирәк, заманадан калышмау мөһим. “Тәртип” – үткән белән киләчәкне тоташтыручы күпер дибез бит. Шул күпернең бер ягында тәҗрибәле, үз эшенең осталары булган баш мөхәрриребез Ризәлә Исмагыйлова, баш мөхәррир урынбасары, тапшырулар мөхәррире Ләйлә Ялалова, алыштыргысыз тавыш режиссеры Алмаз Сәйфетдинов булса, күпернең икенче ягында радиога яшьлек карашы өстәп, яңа сулыш бирүче яшьләребез - Айсылу Лерон белән Айваз Садыйров тора. Тапшыру авторларын да шул максаттан чыгып сайлый редакторыбыз. Гомумән, безнең коллектив бик дус-тату. Монда эшләвем белән бәхетлемен. Үз гомеремдә төрле коллективта эшләргә туры килде. Ә мондый иманлы коллективта бер-беребезне аңлап, яклап эшләве шундый рәхәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар