16+

«Әйткән нәзерегез булган, шуңа сабый аякка баса алмый”

Шифаханәгә баргач очраштырды мине язмыш Миңзифа апа белән. Өченче кыз булып дөньяга килә ул.

«Әйткән нәзерегез булган, шуңа сабый аякка баса алмый”

Шифаханәгә баргач очраштырды мине язмыш Миңзифа апа белән. Өченче кыз булып дөньяга килә ул.

Алдан туган дүрт абыйсы кыска гомерле була, ике-өч яшь тулуга дөнья куялар. Әтиләре Габбас исә нәсел дәвамчысы калуын тели.

Ике кызы Бибинур белән Кәримәдән соң малай туса, аның хөрмәтенә кара сарыгымны корбан итеп чалыр идем, дип адарына. Ләкин малай түгел, кызлары Миңзифа туа. Тормыш дәвам итә. Кара сарыкны корбанга чалу турындагы нәзер дә онытыла.  Чөнки, малай түгел, кыз туды бит. Тик  күктәгеләр әйткән нәзереңне онытмый икән! 

Өч яшь тулса да, Миңзифа тәпи атлап китә алмый.  Кайнар комга аягын күмеп утыртып та карыйлар.  Им-томчыларга да алып баралар. Юк, бала тәпи атлап китә алмый. Фал китабы ачып, кешеләрнең язмышларын юраучы Нурҗиһан әби: "Әйткән нәзерегез булган, тормышка ашырмагансыз, шуңа сабый аякка баса алмый. Соңга калганчы нәзерегезне үтәү фарыз!" – ди боларга. Шуннан соң гына әтисе Габбасның исенә төшә һәм Аллаһы Тәгаләдән Миңзифага сәламәтлек сорап, корбан чала. Озакламый Миңзифа тәпи атлап китә... 

Тормышта гел яхшы гына булып бетә алмый шул. Күңелемдә үкенечле, мәңге оныта алмаслык  җәрәхәтләр бар. Аллаһы Тәгалә әле дә сабырлыклар биргән, диеп шатланам дип сөйләде Миңзифа апа. 

- Күрше авыл егете белән тәртипле генә дуслашып йөри идек, үземнән тугыз яшькә олы егет башка авылга урлап китте. Эштән кайтып киләм. Фермада сыер сава идем. Ул вакытта фермада яшь кызлар күп эшли иде, чөнки шәһәргә чыгып китәргә “увольнительный” кәгазе бирмиләр,  ул булмаса паспорт алып булмый. Шәһәрдә паспорт кирәк. Фермада эш җиңел түгел. Бар эш кул белән башкарыла.  Шулай да эшләргә күңелле иде. Барыбыз бер тиң. Бер-беребез белән ярышып, эшне умырып эшлибез. Кичен клубка чыгабыз. Яшь чакта аруны белмисең бит ул. Безнең якта кыз урлау модасы юк иде үзе. Булса да бик сирәк. Үзебезнең өйгә кайтып җитәргә ерак та калмаган иде, бик кызу килүче атка юл бирим дип, читкә тайпылдым. Ат, әзгә генә туктап торды да, ике ир-ат мине чанага егып салып алып та киттеләр. Сизми  дә калдым. Күрүче дә булмады. Авыл арасы сигез чакрым.

Иртүк әниләрне алып килеп никах укыттылар, шулай итеп мин бер белмәгән кеше белән яшәп калдым. Урлап китеп бер атың чыккач, кире кайтсаң да яхшы булмас, диеп уйладым.    

Ирем Солтан исемле иде. Солтаннан 3 бала таптым. Бала янында озаклап өйдә утырыш юк, баланы әнеки карый. Кызым Язиләгә ике яшь ярым иде, эче авыртып хастаханәгә кердек. Шундый сөйкемле, сөйләргә дә бик оста. "Әти бәгърем, әни бәгърем, әби бәгърем! " - диеп кенә эндәшә иде балакаем. Безне йогышлы авырулар хастаханәсенә салдылар.  Бәдрәф тышта,  ашау начар, бар җирдән хлор исе аңкып тора. Эчәкләрендә суалчан барлыгы турында әйттеләр. Балага витамин җитмәгән булган күрәсең, гел балчык ашый иде. Карап тормасаң, аяк киеменә ияреп кергән балчыкка да барып ябыша.  Язгы кояш карый башлагач, әнеки баланы киендереп тышка алып чыккалаган. Әнеки эш белән матавыкланганда, йорт нигезе кырыендагы өеп куйган балчыкны рәхәтләнеп ашаган балакаем. Менә шунда суалчан йомыркалары булган, соңрак күз салсам ак вак нәрсәләр күзгә чалынды.

Мин, балам ни эшләп бетәр дип кайгырам. Кызым йоклаган арада, олы апама шалтыратырга чабам. Апам белән сөйләшкәч, бераз тынычлангандай булам. Апа ашарга да пешереп китерә. Үзебезнең авыл районга ерак. Ирем бик килә алмый.  Безнең авылга урман бик якын, ирем - урман эшендә. Урманны бик яратканга кушаматы да "Шүрәле" иде шул аның. Эшкә бик уңган иде ул үзе. Алай баш югалтып эчеп йөргәне дә булмады.

 Сабыемның хәле яхшы якка түгел: ябыгып та китте, битләре ап-ак. Хәл белергә ирем килде.  Ул килгәндә без балам белән процедурныйда идек. Санитаркадан сорашкан безнең хәлне. Үзе кияүгә чыкмый картайган кыз санитарка Гөлниса минем турыда яхшы хәбәр җиткермәгән иремә. Хатыныңның хәле шәп аның, баланы уйлап та бирми,  йоклата да гел каядыр чаба, дигән. Иргә шул сүз җитә калган, минем белән сөйләшеп тә тормады: “Җыен кайтабыз!”  - диде. Баланың хәле матур түгел,  өйдә нишләтәм мин аны...- диеп ялынып карадым. Кая, тыңламый да мине. “Әгәр йөри торган кешең булмаса, миңа ияреп кайтасың, кешең бар икән - каласың!” - ди. Табибның җибәрәсе килми: "Балагыз исән калмаячак өйгә кайтып китсәң, гариза язып китсәң генә рөхсәт итәм" - ди. Ир сүзен тыңлап киттем мин- җүләр. 

Өйгә кайткач балам ачылып киткән кебек булды, мунча ягып кердек. Абыйсы, апасы белән дә уйнады. Битләребездән гел сыпырып, сөеп кенә тора. "Әни бәгърем, әти бәгърем"- диеп әле минем, әле әтисенең битен сыйпый. Әбисенең алдыннан да төшми. Өч көннән соң сабыйның хәле тагын да авырайды. Ир машина табып тагын хастаханәгә илтте безне.  Ир кайтып китте. Бар авырлык, бар җаваплык минем өстә. Йокысыз төн уздырдык. Бала бертуктаусыз елый, тынычсызлана. Баланы күтәреп ишекле-түрле йөрим. Үзем күземне дә алмыйча, сулышын күзәтәм.

Таң аткач тагын процедурныйга бардык, балам тагын да катырак тынычсызлана, борчыла башлады. Шулчак изүемә ябышты да, “әнием!" диеп  кычкырып, соңгы сулышын алды.  Табиб мине, таш йөрәк син, әйттем мин сиңа, иреңә ияреп китмә, дип орыша. Ничек җүләрләнмәгәнмен икән мин ул чакта.  

 Өйдә телефон юк. Колхоз кәнсәләренә шалтыраттым. Телефонны колхоз рәисе Камил абый алды. Баланың үлгәнлеге турында хәбәр җиткердем, иремнең килүен сорадым. Солтан колхоз эшенә сирәк чыга. Күп вакыт хуҗалыкка урман ташу эшенә йөри иде. Рәиснең шуңа үче булган ахры, минем хәбәрне тапшырмаган. Баланы ярып, төреп чыгарып бирделәр кулыма. Ике суалчан бавырга ук кергән булган, - диделәр. Баланы күтәреп урамга чыгып киттем, ирне тышта көтәм. Урамда хәйран гына арлы-бирле йөрдем. Балам исән кебек, еламасын дигән кебек селкеп тә алам. Каты итеп кочаклап та тотмаска тырышам. Ул чактагы хәләтемне хәзер дә аңлата алмыйм. Әллә баламны озаграк үз янымда тотасы килеп шулай күтәреп йөрдемме икән?  Вакыт төшенчәсен дә оныттым. Узып китүче кешеләргә дә игьтибар бирмим. Дөньяда кызым да, мин генә кебек. Менә ирем килеп җитте. Машина белән түгел, җәяү генә. Юлда нинди машина очрый, шуңа утырып килгән. Хәл белергә килеше икән. Баланың үлеме турында хәбәрдәр түгел.

 Менә шуннан безнең тормыш кире якка тәгәрәде, сеңлем. Ирем тормыш итәр өчен менә дигән ир иде. Кызымның үлеменә кадәр, үзара аңлашып яшәдек. Каян килеп керде безнең тормышка кара полоса? Ирем баланың үлеме белән килешә алмады. Бәлки, үзен дә гаепле санагандыр. Ә теле белән мине каһәрләде. Бер гөнаһым булмаса да, мине көнләп җаныма үтте. Өйдә кунарга куркыныч була иде кайчагында. Бәрәңге буразнасы арасында да төн уздырган төннәр еш булды. Көнләшкән кешегә берничек аңлатып,  исбатлап булмый икән ул.  Бераз җайланган кебек була да, озак та үтми, янә көнләшеп җаныма тия. 

 Мин тагын йөккә уздым.  Бу юлы йөрмәгәнемне исбатлап табарга туры килде төпчек кызыбызны. Исемен Язилә дип куштык. Ирем генә  көнләшүдән арына алмады. Мин болай яши алмыйм, үземә кул салам, балаларны үзең генә тәрбияләрсең, мин булмагач сиңа дә рәхәтрәк булыр, минем дә җаным тынычланыр, дидем. Син үлсәң,  мин  дә үземә кул салам,  дип куркытты. Психикасына зыян килгән булган, ахры. Күзләре ямьсезләнде. Урманга китеп югалып тора башлады.  Үлемен дә шул урманда тапты.

Миңзифа апаның сөйләгәннәре миндә бик күп сораулар тудырды. Баласы шул кадәр авыр хәлдә булгач, нишләп Казанга озатмаганнар. Әллә ул вакытта район бүлнисләре үзләре генә дәвалаганмы? Өенә алып кайтып китсә дә дарулар эчергәндер бит. Дәвалаулары шуның хәтле генә булганмы? Әллә ул вакытта көчле дарулар булмаганмы?

Төпчек кызлары тугач озак тормаган Солтан абый,  әтиләре үзе теләп бу дөньяны ташлап киткәндә икенче Язиләләре дүрт айлык кына булган. Хатын-кыз чыдам бит ул.  Өч баласын да җил-яңгыр тидерми үстергән.  Уллары төп нигездә бик яхшы заманча йорт җиткергән, өйләнгән, килен дә йомшак телле, игелекле бала туры килгән.  Уртак телне тиз тапканнар кайнана белән килен.  Улы машина белән, әниләрен ял итәргә шифаханәгә үзе китергән.

- Кызларым да тормышта үз юлларын таптылар,  башлы-күзле булып матур гына яшиләр. Төп нигезгә дә эзне суытмыйлар, еш кайтып  йөриләр, гомеремнең көзе кояшлы булды,  Аллага шөкер, - диеп хәзерге тормышы,  балалары белән горурланып сүзен дәвам итте яңа танышым. 

Миңзифа апаны ниндидер көч гел саклап йөргән кебек тоелды миңа. Ире белән аралары суына башлаган мәлдә,  кичкә каршы туган авылына җәяүләп чыгып китә. Бүреләр турында да хәбәрләр йөри, югыйсә. Авылларына җитәргә ике чакрым калгач, бүре көтүе очрый. Әллә бүреләр тук була, тимиләр, бер күпмедер артыннан озата баралар да, утырып калалар.

Тагын берничә очрак турында сөйләп узды. Авылларыннан бик көчле җил-давыл уза. Кайбер кешеләрнең түбәләрен дә алып бәрә, карт агачларны да сындыра. Икенче көнне көтү каршыларга, биек тополь агачы кырыена   килеп баса, исәбе - алдагы көнне кайтмый калган сарык тәкәсен табу. Үзләренең сарыгын ерактан ук күреп ала да, сарык төркеменә каршы йөгерә. Әле ярый китеп бара, давыл вакытында чатнап калган агач, җил уңаена, гөрселдәп җиргә ава. Агач ябалдашының көчле җиле килеп бәрелгәч кенә, нинди зур фаҗигагә юлыкмый калганын чамалый. 

Тагын бер очракны искә алып узды. Кичке савымга эшкә барырга чыга. Кибеттән күршеләре, гомер айнымас Халик җырлап кайтып килә. Урамда көтүгә куылмаган бер төркем сарык йөри, алар арасында сөзә торган тәкә дә була.  Менә шул тәкә ерактан ук чабып  килеп исерек Халикны сөзеп аудара. Миңзифага тими тәкә, узып китә. Югыйсә, күп арада калмаган,  Миңзифа белән тәкә кара-каршы очраша бит. Халик бер кулын сындыра. Ул, тәкә сөзде, дип уйламый әле, машина бәреп китте, дип уйлый. Сеңлем номерын кара, номерын, бәдбәхет шофер, күзе чыкканмы, машина белән бәрдереп китте, кулымны сындырды, диеп кычкырып ята. Авылда: "Номерын кара!" - дигән сүз мәзәк итеп сөйләнеп йөрелә соңыннан.

Малай булып тумаса да, Миңзифа апаның җиргә килүе бер дә юкка гына булмаган. Корбан чалып, адарынып, Ходайдан сорап алынган сабый булгангадыр инде, сакчы фәрештәләре  гел саклап йөргән үзен.

Киләчәк гомерләрең гел кояшлы иртәләрдән, көннәрдән генә торсын! диеп теләкләремне яудырдым сабыр холыклы, мөләем апага.

КАФИЯ ВАХИТОВА- НИЗАМЕТДИНОВА.
Буа районы, Яңа Тинчәле авылы.

Фото: https://www.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

21

0

0

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading