16+

Әниләрен, сеңелләрен югалту кайгысыннан юатырлык сүзләр юк

2 гыйнвар көнне көндезге 3 туларга 10 минут кала «Саескан Тавы-Шәле» автомобиль юлында коточкыч юл фаҗигасе килеп чыга.

Әниләрен, сеңелләрен югалту кайгысыннан юатырлык сүзләр юк

2 гыйнвар көнне көндезге 3 туларга 10 минут кала «Саескан Тавы-Шәле» автомобиль юлында коточкыч юл фаҗигасе килеп чыга.

Хюндай Солярис машинасына утырган әниле-кызлы Дәүләтшиннар гаиләсе Казаннан Әлки районы Иске Камка авылына кайтып килгәндә казага юлыга. Татарстан прокуратурасы хәбәренә караганда, машина алда баручы Ауди 3 автомобилен узып китәргә тырышканда, идәрәне югалта (моннан тыш, юлда хасил булган кар боткасы да үз ролен үтәми калмагандыр, әмма бу безнең фараз гына) алда баручы Тойота Прада машинасы белән бәрелешә. Руль артында булган  49 яшьлек Гөлназ, янында утырган пассажиры, кызы, 21 яшьлек Гөлшат мизгел эчендә җан бирә. Ә арткы утыргычта булган Илюзә, аның  яшь тә 3 айлык кызы төрле җәрәхәтләр алган.

Мәрхүмәләрне 5 гыйнвар көнне җир куенына иңдергәннәр. Иске Камка зиратында янәшә ике кабер пәйда булган. 

Дәүләтшиннар яшәгән йортның яме качкан, биредәге кайгы-хәсрәтне әйтеп бетергесез. Әлеге фаҗига булган көннән алып төннәре көн белән тоташкан. Әниләрен, сеңелләрен югалту кайгысыннан юатырлык сүзләр юк.  

Без Гөлназның хезмәттәше Әнисә Дамир кызы Низамова белән элемтәгә кердек. 
– Гөлназ белән 1995 елдан бирле бергә булдык, – ди Әнисә Низамова. – Әүвәл Иске Камка авылы мәктәбендә эшли башлаган идек. Аннан соң 2008 елда мәктәбебезне яптылар да, без Алпар мәктәбенә йөреп эшли башладык. Гөлназны баштан тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләделәр. Берничә елдан уку эшләре буенча директор урынбасары йөкләмәсен үтәде. Моннан тыш өлкән сыйныфларда тарих фәнен укытты. Гел елмаеп торган, энергияле, көчле рухлы, кешелекле җитәкче иде. 

Гөлназ тумышы белән Иска Камка авылыннан. Укытучы һөнәрен үзләштергәннән соң да туган ягы, Әлкигә кайтып төпләнергә булган. Авылдашы Илфат белән гаилә корып, өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. 

Гаилә башлыгы Илфат озак еллар район янгын сагы хезмәтендә коткаручы булып эшләгән. Хәзер Түбән Әлки авылында, шәхси эшмәкәр ачкан предприятиедә хезмәт куя. 

– Авылда күркәм, үрнәк итеп куярлык гаилә булды алар, – дип сөйләвен дәвам итте Әнисә. –  Кызлары алма кебек. Мәктәптә укыган вакытта нинди генә чара үткәрелмәсен, алар алдынгы булды. 3 кыз да ирләр эше, яки хатын-кыз эше дип аерымлап тормады. Һәр эшкә уңган, батыр булды. Әтиләре бер яктан тотынса. икенче яктан әниләре, өченче яктан – кызлары күтәреп ала. Һәрчак бер-берсенә ярдәм итеп, терәк булып яшәделәр. Гөлназ 92 яшендәге әтисен карап, тәрбияләп тора иде. Яңа ел алдыннан әле үзенең кул астындагы классы булмаса да, класс бүлмәсен бизәп куйды. “Бөтен кеше чаба, үз классын бизи. Минеке генә моңаеп утырмасын әле”, дигәне хәтердә. Тормышта төрле матавыклар пәйда булса да, Гөлназ күңелендәгесен түкми, чәчми, кешегә бәрелми торган иде. Һәлак булган кызы  Гөлшат кызымның сыйныфташы. Кечкенәдән бергә уйнап үстеләр.Ачык, һәркемне үзенә тартып тора торган, сөйкемле сөяге бар иде дисәм дә һич ялгышмам. Аңа 21 яшь иде. 8 март туган көне. Исән булса 22 яшь тулыр иде. Казанда юристлыкка укыды, моннан тыш эшләде дә.  Әле быел гына Гөлназ белән Гөлшат икәүләшеп Египетка ял итәргә барган иделәр. Беренче тапкыр. Дөнья күреп кайттылар, шуны бик сөенеп сөйләгән иде. 

Алда әйтеп китүебезчә, казага тарыган машинаның арткы утыргычында Гөлназ белән Илфат Дәүләтшиннның олы кызлары Илюзә, аның бәләкәче дә булган. Хәзерге вакытта Илюзә республика клиник хастаханәсендә. Бәхеткә, сабыйга әллә ни зыян килмәгән. Ул әтисе янында, әнисенең аякка басуын көтә.

Барысы да Аллаһы Тәгалә һәм табиблар кулында. Яшь организм сызлануларга бирешмичә, тиз арада савыксын дигән теләктә калабыз. 

–  5 гыйнвар көнне Гөлназ каенанасы һәм әнисенең рухына Корьән ашы үткәрергә җыенган иде. Икесе дә гыйнварда үлгән. Менә шул ашны үткәргәндә булышырга диптер инде кызларын алып кайтырга шәһәргә барган булган. Руль артында дистә елдан артык ул. Шәп йөри иде. Кайту юлында булган бу фаҗига... Ахирәтемнең, кызының үлемнәре турында бер хезмәттәшем шалтыратып әйтте. “Дөресме соң бу хәбәр”, диде ул. Тавышы калтырый, сөйләшү тиз өзелде. Үзем танышларга шалтырата башладым. Тик яман хәбәр ачы булып чыкты. Беребез дә ышанмады. Аннан соң төрле төркемнәрдән видеолар килә башлады. Инде җиргә иңдерсәк тә, әле дә ышанмыйбыз. Төпчекләре Алия Казанда спорт академиясендә 2 курсста укый. Мин сыйныф җитәкчесе идем аның. Алия өчен җан елый. Тораташ каткан балакаем. Хушлашырга дип килгән кешенең күплеген күрсәгез икән. Гөлназның укучылары, бергә эшләгән укытучылар, – дип күз яшьләре аша сөйләде безгә Әнисә ханым.

Әлки районы Алпар урта мәктәбенең Вконтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә дә хезмәттәшләре турында истәлек урнаштырганнар. 

«2025 нче елның 2нче гыйнварында мәктәбебезнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Дәүләтшина Гөлназ Нургали кызы һәм аның кызы Гөлшатның фаҗигале төстә гомерләре өзелде. Әлеге коточкыч вакыйга безне барыбызны да тетрәндерде.
Гөлназ Нургали кызы Алпар урта мәктәбендә хезмәт юлын 2008 елда педагог- оештыручы һәм тарих укытучысы булып башлап жибәрде. 2009 елдан тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, 2019 елдан уку-укыту буенча директор урынбасары вазыйфаларын башкарды. Эшләү дәверендә үзен намуслы, тырыш, максатчан хезмәткәр буларак танытты. Район мәгариф бүлеге, район башлыгы рәхмәт хатлары, мәгариф министрлыгы грамотасы белән бүләкләнде. Кызы Гөлшат 2015-2021 елларда мәктәбебездә белем алды. Уку дәверендә үзен бар яктан да алдынгы буларак күрсәтте. 5легә генә укыды, муниципаль һәм региональ этап олимпиадаларында, конкурсларда жиңүче булды, оста спортчы, жырчы һәм алып баручы буларак танылды. Ул мәктәпнең якты "йолдызы" иде… Гөлназ Нургали кызы һәм Гөлшатның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр! Чын күңелдән Гөлназ Нургали кызының тормыш иптәше Илфат Гаваз улының, кызлары Илюзә һәм Алиянең чиксез зур кайгысын уртаклашабыз! Илюзәнен тизрәк терелеп сафка басуын теләп калабыз!» диелә әлеге язмада.

Дәүләтшинның гаиләсенә сабырлык, ә Илюзәнең шушы хәсрәткә өстәлгән сырхавыннан тернәкләнүен телибез. 

Ни булганын, юл һәлакәтенең ничек килеп чыкканлыгын төгәл әйтергә иртәрәк. Тикшерү бара. 
Әгәр әлеге гаиләгә ярдәм итәргә теләгегез булса, 8939 389 56 67 номеры буенча Саклык банкы картасына (Алия Илфат кызы исемендә) акчалата җибәрә аласыз. 

Видеода Гөлназ Нургалиевна укучысы белән вальс бии. 

Гөлназ белән Гөлшатның ял вакытында төшкән фотолары
Гөлназ Нургалиевна хезмәттәшләре белән
Гаиләнең бәхетле мизгелләре

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

16

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading