16+

Бер төн эчендә Россия төбәкләре өстеннән 32 пилотсыз очкычны бәреп төшергәннәр

Бу төнне Россиянең һава һөҗүменә каршы Оборона көчләре (ПВО) илнең 7 төбәге өстеннән 32 Украина пилотсыз очкычын бәреп төшергән.

Бу төнне Россиянең һава һөҗүменә каршы Оборона көчләре (ПВО) илнең 7 төбәге өстеннән 32 Украина пилотсыз очкычын бәреп төшергән.

Бу хакта Россия Оборона министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 11 БПЛА Саратов өлкәсе территориясендә юк ителгән, 4шәр дрон — Курск һәм Ростов өлкәләре өстендә, 3шәр — Белгород һәм Брянск өлкәләре өстендә, 2 — Краснодар крае өстендә, 1 — Волгоград өлкәсе өстендә һәм 4 — Азов диңгезе акваториясе өстендә юк ителә.

Шул ук вакытта Саратов өлкәсе губернаторы Роман Бусаргин үзенең рәсми телеграм-каналында пилотсыз очкычлар һөҗүменнән соң төбәктә бер сәнәгать предприятиесе зыян күрүе турында хәбәр иткән.

"Саратов һәм Энгельс бүген төнлә БПЛА һөҗүменә дучар булды. Безнең хәрбиләргә иминлекне тәэмин иткәннәре өчен рәхмәт. Сәнәгать предприятиеләренең берсендә зыян бар", - дип язган ул, беренчел мәгълүматлар буенча, беркем дә зыян күрмәгән.

Исегезгә төшерәбез, 5 гыйнварда ПВО көчләре Россия территориясендә берьюлы 61 Украина пилотсыз очкычын юк иткән дип хәбәр ителгән иде. Биш төбәккә һөҗхм ителгән -Ростов өлкәсе өстендә генә дә 37 дрон бәреп төшерелгән. Шул ук вакытта 3 гыйнварда Россия хәрбиләре төнлә 6 төбәк территориясендә 22 БПЛАны юк иткән.

6 гыйнвар көнне Украина Кораллы Көчләре (ВСУ) шулай ук Запорожье атом электростанциясенә (ЗАЭС) һәм Энергодарга һөҗүм итәргә тырышып караган. Моның өчен алар 8 БПЛА кулланганнар. Барлык дроннар да юк ителгән, аларның берсенең калдыклары тренировка үзәге түбәсенә төшкән, ләкин бу станция эшенә тәэсир итмәгән

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading