16+

Россиянең тугыз төбәгендә балаларны чит илгә сатучылар ачыкланган

Россиянең тугыз төбәгендә балаларны чит ил кешеләре тарафыннан законсыз уллыкка, кызлыкка алу схемасын булдырган җинаятьчеләр эш иткән.

Россиянең тугыз төбәгендә балаларны чит ил кешеләре тарафыннан законсыз уллыкка, кызлыкка алу схемасын булдырган җинаятьчеләр эш иткән.

Бу хакта "Комсомольская Правда" басмасына хокук саклау органнарына якын чыганак хәбәр иткән.

«Россиядә илнең тугыз төбәгендә чит ил кешеләре тарафыннан балаларны законсыз уллыкка алуның масштаблы схемасы ачыкланды. Алар 1990 еллар ахырыннан бирле эш иткән. Җинаятьчел төркем Приморье, Пермь һәм Хабаровск крайлары территориясендә, шулай ук Волгоград, Курск, Иркутск, Свердловск өлкәләрендә, Коми республикасында һәм Кырымда эшләгән» - дип яза "Комсомольская Правда" басмасы тикшерү мәгълүматларына сылтама белән.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, җинаятьчел төркемдә булган кешеләр чит илгә тапшырылган һәр бала өчен 2,5 мең АКШ доллары "эшләгән". Россиядән чит илгә алып киткән 1260 баланың язмышы әлегә билгесез булып кала бирә. 
Бу эштә Надежда Фратти дигән хатын-кызның катнашы барлыгы ачыкланган. Аны балаларны урлап алып китеп Италиягә уллыкка бирүдә гаеплиләр. Фратти балалар йортлары директорлары белән танышкан, аларга төрле бүләкләр биреп  балаларны чит ил кешеләре тарафыннан уллыкка алуга күндергән. Фратти һәм аның җинаятьтә катнашкан "дуслары" җәзага тартылып, һәркайсына төрле төрмә срогы бирелгән. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading