Күңелеңдә йөртә торган җанга якын шундый кешеләр була: алар беркем түгел, алар белән сине гомереңнең матур мизгелләре, яки берничә көне, берничә ае, елы бәйләп тора.
Юллар аерылса да, алар бер дә онытылмыйлар, әйтелмәгән сүзләр кала. Хатирәләр гел-гел искә төшеп, яңарып, сине сөендереп яки көендереп тора. Ул кешеләр белән тагын очрашу көтәсең. Һәм менә көтмәгәндә, уйламаганда каршыңа килә дә чыга син юксынган кеше...
Мин мәктәпне тәмамлап авылдан киткәндә ике туган сеңлемә 12 яшь кенә иде. Язмыштырмы, ялгыштырмы без аның белән 30 елга якын күрешмәдек. Шулай бер вакыт Казанда зур кибеттә душ кабиналары карап йөрим. Каршыма төскә-биткә миңа охшаган бер хатын килә. Мин аңа, ул миңа карап узып киттек әкрен генә.
Душлар тезелгән рәтнең ул бер очына, мин бер очына җиткәч ниндидер эчке сиземләү булдымы, икебез дә берьюлы бер-беребезгә таба борылдык та карап торабыз.
Ирексездән аяклар аңа таба атлады, ул да миңа таба йөгереп үк килеп, “Гөлфия апа, син бит бу, әйеме?” – дип кысып кочаклап ук алды. “Нишләп йөрисез соң сез Казанда?” – дип сорамыйча булдыра алмадым. Баксаң, инде аның да малайлары үсеп җитеп Казанда яши, шуларның берсенә өй кирәк-яракларының бәяләрен карап йөрүе икән туганымның. Әйтеп бетергесез тирән кичерешләр белән елашып аерылыштык. Аның да мине бик күрәсе килгән, сагынган чаклары булган. Ниһаять, Аллаһның рәхмәте белән зур кибеттә юлларыбыз кисеште, очраштык. Телефон аша әле дә аралашып, фотолар җибәрешеп торабыз.
Башлангыч сыйныфта безнең белән ике ай чамасы гына Сәрия исемле кыз укыды. Дуслар булып, гел җитәкләшеп кенә йөри идек аның белән. Аннары алар башка авылга күченеп киттеләр. 8нче сыйныфта химиядән район олимпиадасына барып аны очратып бик сөендем. Сәрия белән безне ниндидер күренмәс җепләр бәйләде ахрысы, еш искә төшә иде ул. Зәңгәрсу яшел күзләре, чиста-пөхтә киенүе, ачык күңелле булуы... Казанда соңгы курста укып йөргән чакта бик каты эчем авыртып төн уртасында ашыгыч ярдәм машинасында дежур больницага килеп эләктем. УЗИлар да, башка төрле аппаратура да юк ул вакытларда. Авырту сәбәбен табиб куллары гына билгели ала.
Табиб караганнан соң палатага урнаштырдылар. Авыртуны баса торган укол кадарга дип шәфкать туташы килеп керде. Сәрия иде ул! “Аһ!” – иттек инде икебез дә. Ул һаман шулай нурлы йөзле, күз явын алырлык ап-ак халат һәм ак башлыктан. Бер тутырып карап елмаеп эндәшүе дә шифа бирүче шәфкать туташы Сәриям инде мединституның 3нче курсында укый икән, төнге дежурда торып үзенә акча эшли. Әле табиб булып эшли башлагач та бөтенләй көтмәгәндә күрештек аның белән, дөнья бит бу. Заман технологияләренә рәхмәт әйтмичә нәрсә дисең инде тагын, күренми торган дулкыннар аша телефоннан аралашып торабыз хәзер.
Һәр укытучының яраткан укучылары була. Алар турында кычкырып кешегә әйтеп йөрмәсәң дә, күңел түрендә үз урыннарын алып яши бирәләр. Әле шул яратканнары арасында иң-иңнәре була. Әрмән кызы Тәйминә минем өчен шундый укучыларымның берсе булды. Математиканы су кебек эчә торган, тырыш, үҗәт, кечкенә дә төш кенә бу кызны өч ел гына укытырга туры килде.
Юлларыбыз аерылды. Шулай бервакыт Республика клиник хастәханәсендә эшләүче туганым белән больница фойесында сөйләшеп торабыз. Безнең яннан узып баручы ак халатлы бер төркем студентлар арасыннан чем кара күзле Тәйминәмне танып алдым. Җылы итеп күрештек, рәхәтләнеп сөйләштек, телефоннар алыштык. Бик рәхәт булды икебезгә дә. Больницада туган күңелсез кичерешләрем эссез югалдылар, күңел күтәренкелеге белән өйгә юл алдым.
Бер уйласаң, гади генә очрашулар кебек. Ә икенче яктан күпме җан җылысы, яшәү көче бирә алар кешегә. Тагын-тагын көтәсең күрешү мизгелләрен. Ләкин бик шикләнеп, куркып көткән очрашулар да була. Бигрәк тә ялгызың гына аулак урамнан барганда, караңгыга калып барасы җирең булса, каршыңа берәр явыз ниятле кеше килеп чыгар төсле тоела. Аз мени андый очраклар?! Аз мени кара уйлы, кара йөрәкле әшәке адәмнәр?! Андый кеше белән дә очрашырга туры килде. Укып, дипломлы укытучылар булсак та, өч ел саен Казанга курсларга барып белемебезне күтәрергә, арттырырга тиеш идек. Хәзер генә бит ул дүрт айлык тәүләүле курслар бетереп югары белемле укытучы булып куялар. Болганчык 90нчы елларда шундый курсларның берсеннән кайтып килеш. Әле караңгы төшмәгән, көзнең беренче алтын нурлары белән сөендергән мәле.
Гадәт буенча, РКБ янында бер көтү халык Лаеш ягына кайтырг попутный машина көтәбез. Атна азагы, кем генә юк юлчылар арасында. Аркасына зур гына рюкзак аскан, эш киемнәре кигән урта яшьләрдәге бер ир-ат та арлы-бирле йөреп машина көтә. Йөреп туйдымы шунда, минем янга килеп басты да кая кайтуым белән кызыксынды. Гадәти сорауга гадәти итеп җавап бирдем. Ирексездән күзләренә игътибар иттем бу адәмнең. Төпсез коедан ике зәп-зәңгәр түгәрәк карый иде кебек миңа. Дөресрәге карый дип әйтеп булмый, алар минем карашымны тотып алырга, миннән нәрсәдер таләп итәргә тырышалар иде. Бер мизгелгә шулай булды да. Бөтен барлыгымны курку биләп алса да, үз-үземне кулга алып яндагы кибеткә ашыктым. Кибеттән карыйм, ул да килеп басты, мине күзәтә. Суга батучы чеби хәленә кертте аның бер карашы. Әле шушы юлларны язганда да каз тәне чыга бөтен гәүдәгә. Гипноз икәнлеген аңлап, күзенә карамаска кирәк бүтән дип, кибеттән чыгып, тукталыштагы автобуска таба ашыктым. Көзге ярминкәдән кайтып килүче Әлкиләр икән. Минем сөенгәнне күрсәгез.
Юл ягына бүтән карамыйм, котылдым дип, артым белән борылып икенче якка карасам, автобус тәрәзәсенә терәлеп диярлек теге кеше миңа карап тора. Ул арада автобусның ачык ишегенә таба юнәлде бу. Ялагай мәче кебек шуышып диярлек салонга үтеп тагын килеп басты минем янга. Миңа бер генә юл калды: бер сүз эндәшмичә, аңа карамыйча, авылга чаклы кайтырга, анда күз күрер. Карап торырга хезмәт сөючән гади дачникка охшаган кешегә тиктомалдан кычкырып гаеп тагып та булмый бит әле. Көрәшчеләрнең күзләренә карап бер-берсен җиңүе турында ишеткәнем бар иде. Ничек тә карамаска, эндәшмәскә.
Автобус кына кузгалырга ашыкмый, сәүдәләре яхшы булганмы гөр килеп сөйләшәләр, больницадан кемнеңдер чыкканын көтәләр. Ниһаять кузгалдык. “Сез минем белән төшәргә тиеш автобустан”, – дип, кабатлап бара башлады теге бәндә, өзми дә куймый да. Ләкин мин аңардан көчлерәк булып чыктым, таш кыя кыяфәтенә кергәнемне күреп, автобусны туктатып Казаннан 15 чакрым ераклыктагы авылда төшеп калды. Аның артыннан ишек ябылуга мин елый башладым. Инде кешеләр игътибар итә башласа да кайнар күз яшьләре яңакларымны пешереп акты да акты. Бу хәлләрдән соң башка бервакытта да попутный көтеп тормадым. Бәхеткә, “Южный” автовокзалы салынды, билет алып рәхәтләнеп кайтабыз өйләребезгә.
Менә шундый көтелгән-көтелмәгән очрашуларның берничәсен генә искә төшерү дә безнең тормышның очраклы хәлләргә бик бәйле булуын күрсәтә. Көтелгән очрашуларның хәерлеләрен генә телисе кала...
Гөлфия Солтанова,
Лаеш, Имәнкискә.
Комментарийлар