16+

Авырга узуымны белүен белдем, әмма баланың әтисе кем – белгән юк

Язмышының катмарлы, гыйбрәтле булуы да өченче зат тарафыннан гына тәфсил ителә. «Яздырырга теләвемнең сәбәбе – яшьләргә сабак булсын.

Авырга узуымны белүен белдем, әмма баланың әтисе кем – белгән юк

Язмышының катмарлы, гыйбрәтле булуы да өченче зат тарафыннан гына тәфсил ителә. «Яздырырга теләвемнең сәбәбе – яшьләргә сабак булсын.

Яшьлек хаталары узып китми алар, көннәрдән бер көнне барыбер куып тота», – дигән Галия. – Мөслим районыннан Чаллы шәһәренә чыгып киткәндә 17 яшьлек кыз бала идем, – ди язмышын сүтүче Галия. – Үзем тулай торакта торам, училищеда укыйм. Әти белән әни бик коры, кырыс үстергән, күрәсең. Шәһәр һавасын сулый башлауга, мин татып карамаган бөтен «алма»ларны татып чыктым – башта бүлмәдәш, курсташ кызлар белән хәмер эчтек, тәмәке көйрәттек, егетләр белән төн куна башладык. Атна ахырында тәти кыз булып әниләр янына кайтып киләм дә, атна башлануга баш төзәтеп, төнге тормышны дәвам итәм. Авырга узуымны белүен белдем, әмма баланың әтисе кем – белгән юк. Киңәшер кешем дә юк бит, нишләргә? Абортка дип район хастаханәсенә барган идем, анда эт итеп сүгеп кайтардылар.

18 яшең тулмаган, әти-әниеңне алып кил, янәсе. Дус кызлар белән киңәшләштем дә бер авылдагы әбигә бардым. Ул да төшермәде – моны төшертсәң, башка балаң булмый, дип куркытты. Мин пошаманга төштем – әнигә әйтсәм, бәреп кенә үтерәчәк. Өч аена кадәр кызлар кебек йөргән идем, аннан бил юаная башлады. Авылга кайткач, әти белән әни дә, шәһәр һавасы килеште, ит куна башлады үзеңә, дип сөенде. Мин уйладым-уйладым да, бишенче аем киткәндә, Казанга, бер оешмага идән юучы булып урнашып куйдым. Әти белән әнигә: «Бу атнада кайтып булмый әле», – дип алдаша торгач, сигезенче аем да җитте.

Тулгак эштә вакытта тотты. Бала тудыру йортына көчкә илтеп җиткерделәр үземне – ике сәгать дигәндә, кызым туды. Алла, бигрәк матур бала, дигән акушеркага, күкрәгемә салмагыз, дип акырдым. Чын, акырдым менә, күзләрен күрмим тагын, дип котым чыкты. Күкрәкләремә шаулап сөт төшсә дә, баланы имезмәдем, битенә дә карамаска тырыштым. Калдырып чыгам, дигәч, баш табиб үзенә чакырып алды, юләр син, сеңлем, алып чык, үз каның бит, дип үгетләп карады. Мин берәүнең дә сүзен тыңламадым. Әйберләремне җыеп, инде чыгып китәм дигәндә, баламны бүлмәмә керттеләр дә чишеп җибәрделәр. Һаман да күз алдымда шул күренеш!!! Нәни кул-аяклар бер-берсенә буталып болгана, җыерчыклы маңгай, нечкә тавышлы, әмма хәтәр усал елау. Күзләре зәп-зәңгәр, кара чәче маңгаена таба бөтәрләнеп килгән.

«Ач ул, – диде шактый гына юантык гәүдәле шәфкать туташы. – Бәгырьсез анасына тагын бер карап калсын дип алып кердем». Мин еламыйча чыгып киттем! Китәргә кирәк иде! Туп-туры авылга, әти белән әни янына кайттым. Сентябрьнең бәрәңге ала торган алтынсу вакыты иде. Әни, күкрәкләрең зурайган, гәүдәң дә әллә нишләгән шунда, диде. Кайдан уйласын инде ул зимагурының бала табып, шуны калдырып чыгуы турында!.. Чиләк-чиләк бәрәңге ташыдым бит әле шунда. Ничек өзлекмәгәнмендер, үзем дә аптырыйм. Мунчада таш булып каткан күкрәкләремне чаптым, саудым да кысып бәйләп куйдым. Аннан кабат Чаллыга чыгып киттем. Район администрациясенә эшкә урнаштым, аннан кадрлар бүлегенә күчерделәр. Кияүгә чыктым.

Тагын ике кыз таптым. Ирем минем саф түгел икәнемне белә иде, бервакытта да аның турында сүз куертмады – яратты чөнки. Ике кызыбызны да икебез дә үлеп яраттык. Олысы Казанга кияүгә чыгып урнашты. Кечесен Төркиядә укыттык, анысы бер бай иркәй белән яшәп ята, музыка дөньясы кешесе. Бәйләнчек төш моннан ике-өч ел элек керә башлады. Болын уртасында түгәрәк өстәл артында аш бүләм икән. Ике кызым да, ирем өстәл артында утыра. Тагын бер артык тәлинкә тора. Болында күбәләк куып йөрүче чәче тузган бер кызчык борылып безгә карый да елмая икән.

Кил, кызым, дип дәшәм – килми. Аның артыннан йөгерәм, куып җитә алмыйм, имеш. Ул ефәк чәчләрен тузгыта-тузгыта, көлә-көлә, күздән эреп югала. Елап шешенеп уянам. Эзләтеп карадым мин кызымны. Мин бәбиләгән балалар тудыру йортына да бер генә бармадым. Акча төртә-төртә очына чыгарга теләдем. Ятим балалар йортыннан соң җеп өзелде... Чит илгә китмәвен беләм – шул гына. Кызчыгым исән булырга тиеш. Мин генә тере мәет. Ник шунда бәби тапкан вакытта җир йотмаган икән мине? Миндәй кабахәтләрне җир дә йотмыйдыр инде ул. Җәсәдемне яндырып, минем төсле үк җилбәзәк җилгә сипсәләр генә...

Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
"ШК" архивыннан

Фото: https://unsplash.com/

Язмага реакция белдерегез

9

0

1

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менә фаҗига бу. Сезне дә гаерләп булмый. Без судья түгел.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Яшьлек хатасы.Эти-энисе йомшагырак,баланы анлый торган булсалар,роддомда кызын да калдырмаган булыр иде,балакай.Балаларга нык кырыс булу дорес тэрбия тугел.

      Мөһим

      loading