16+

Балачактан яраттым, табыштык та...

Исәнмесез, кадерле редакция. 12 яшьлек вакытта мин параллель сыйныфта укучы егет белән аралаша башладым.

Балачактан яраттым, табыштык та...

Исәнмесез, кадерле редакция. 12 яшьлек вакытта мин параллель сыйныфта укучы егет белән аралаша башладым.

Ул да җиңел атлетика түгәрәгенә йөри, мин дә. Ничә ел дуслашып йөрдек. Бик акыллы гаиләдән. Бер тапкыр да миңа кычкырып та дәшмәде. Мәктәпне тәмамлаганнан соң юлларыбыз никтер аерылды. Ә хәзер миңа 22 яшь, без 10 ел күрешмәдек.

Ул мине ничә ел эзләгән һәм мин дә аны эзләдем. Гаиләсе белән район үзәгенә күченеп киткәннәр икән. Аннан соң аны армиягә алганнар. Инде менә ничә еллар үткәч, уртак танышлар аша ул мине эзләп тапты. Тиздән без аның белән очрашачакбыз.

Әлбәттә, моның ничек тәмамланачагын белмим. Ләкин мин аның белән очрашуга барыргамы, юкмы дип аз гына да шикләнмәдем. Бәлки, ул минем кешемдер. Балачакта башланган сөю көчле була диләр бит. 

Ленара, Чаллы.
Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

8

1

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading