Тормыш, яшәеш изгелекне сөйсә дә, адәм баласының холык-фигыле үзгә – кайчагында ялгышлык белән яхшылыкның күзенә энә очы кадәрле генә кара төртке төртә... Ничек итепме? Әйбәт гамәлеңнән каралык эзли яки гайбәткә әйләнерлек шик өсти. Сүз дигәне иярсез бит. Кирәксезе бигрәк тә дөнья тирәли әйләнә. Ярый әле тормыш усал, хагы белән нахагын янәшә йөртсә дә, хагын тәхеткә менгерә.
Туйда танышу — туйлап кавышу!
Йөрәкне әрнетерлек сүзләр Алексеевск районының Кыр Шонталасы авылында яшәүче Гөлфия апа белән Фәргать абый Гаязовларны да әйләнеп үтмәгән. Үзләрен уттан алып суга салсалар икән лә... Туганнарының дөм ятим калган сабыйларын тәрбиягә алган өчен “гаепләгәннәр”. Имеш, акча өчен. Икенчеләре, нигә кирәк иде алар, дисә, өченчеләренең “киңәш”енә исең китәрлек – көндезен ризыкландыр да, төнгелеккә үз өйләренә илтеп биклә, диләр.
Ярый әле язма геройларым йөрәк сүзен тыңлый белә. Кеше сүзен куып йөрсәләрме?! Җиң сызганып тормыш көткәнгә эшләре дә, күңелле мәшәкатьләре дә җитәрлек. Үзләренең ике балаларын олы тормыш юлына бастырганнар, кулларында янә өч ятимә – 17 яшьлек Аделина, 16 яшьлек Анжелика, 12 яшьлек Артур.
– Берсен дә гаепләмим, күңелләр төрлебездә төрле халәттә, сеңлем. Авырлык күреп яшәүчеләр дә хәллерәк гаиләләрдән мәрхәмәтлерәк. Ятимнәр сине авырлык килгәндә яхшырак аңлый. Кеше балаларын тәрбиягә алуыбызга аптырый халык. Нәрсәсе аптырарлык?.. Катырак итеп мин дә җавап бирә алам, сүздән кибән куймыйм әле мәйтәм, саваплы эшемнең әҗерен җуясым килми. Без җиде бала үстек. Бертуганнарымнан мин генә исән... Әгәр дә туганым балаларын чит кулларга биреп җибәрсәм, алар миңа рәнҗемәсләрме? Кош оясы сыярлык урын тарсындыңмы, бер уч умач ашыңны кызгандыңмы, дисәләр? Аллага шөкер, матур тормышларда яшибез, Гөлфия апаң мәктәптә эшләде, мин әле дә мәктәптә эшләп йөрим. Эшләп тапканыбыз җитә – өч бала да тук, үзебезнекеләргә дә хәлдән килгәнчә ярдәм итәбез, оныкларны да сөендерәбез, – ди Фәргать абый.
Гөлфия ханым 32 ел каенана белән кичергән гомерен әни белән кыз шикелле яши алган киленнәрнең берсе ул авылда.
– Миңа бит әнкәй кызым гына диеп торды. Бер ел элек 96 яшенә җитеп үлде. Аны сагынмаган көнем юк, авыл халкы белә. Әйбәтлеге минем бәхеткә! Фәргатьтән дә уңдым, – ди Гөлфия апа.
Рәхәт кешеләр алар, дөньяга якты күңел белән карап яшиләр. Бер-берсенә тиң! Берсенең уен икенчесе хуплый, берсенең сүзен икенчесе куәтли.
– Мәктәптән соң Түбән Кама шәһәренә барып, укыдым әле, заводта эшләдем. Фәргать абыегыз бәхетенәдер – кире авылга кайтып киттем. Авыл клубында мөдир булып эшләгәндә туганым туена чакырган иде. Фәргать белән шул туйда таныштык. Бер күрешү җитте! – ди Гөлфия апа.
Үз нәселе!
Аш бүлмәсендә кырмыскалар мени, гөрлиләр! Аделина ашау тирәсендә бөтерелә. Интернеттан эзләп тапкан рецепт буенча “колаклы”, вак күзле коймаклар пешерә. Анжелика исә бәрәңге чистарта. Артур бәрәңге ярата икән. Колак төбендә мырлап торган төпчек энесенә дә эш кушылган, савыт-сабалар юа.
– Артыннан үзебез юсак та, тик торганчы кайнашсын әле, коры сүз белән генә булышмасын, – ди апалары.
– Үзләре кабат югач, ник миңа юдыралардыр... – дип үпкәли Артур. – Чыгам мин абый янына...
Абыйсы дигәне әтисе урынына калган Фәргать абыйсы.
– Менә шулай шылырга гына тора. Абыйның сүз әйтмисен белә бит, иркәләнә, – ди кызлар.
Әти-әни терәгедәй туганнары булу нинди бәхет! Алар җиде ятлар арасында түгел, үз нәселләрендә, туганлык җепләре өзелмәслек булып ялганган. Тормышның күзенә карап, яңа баштан яшәргә өйрәнәләр.
– Бертуган Илсөяр апамның оныклары алар. Үз нәселем. Илсөяр апалар башта Таджикстан якларына киткәннәр иде, аннары Чистайга күченеп кайттылар. Карибулла җизнине ток сугып үтерде, апа аннан калып бераз яшәде әле. Авырда ул, бөерләре эшләмәде. Бер бөерен алып кулының беләзек җиренә дә урнаштырып караганнар иде. Ул бөер анда да эшләмәде, апаны шул чире алып та китте. Җизнинең исеме ятрак тоелса, татар кешесе иде ул, Әлкинеке. Алар ике бала үстерделәр – Ләйсән белән Айрат. Ләйсән үз гаиләсе белән Чистайда яши. Безнең кулдагы балалар Айратныкылар, – дип сөйли Фәргать абый. – Айрат Ксения исемле кызга өйләнеп, башта район үзәгендә яшәделәр. Авыл җирендә тормыш икенче, бакча ашата дип, ана капиталы акчасына искерәк кенә йорт сатып алдылар. “Искегә тисәң исерерсең...” – дигән мәкальне без дә беләбез дә, йортның яңарагын караштырырга көчләре җитмәде. Яшь гаиләләргә аякка басуы бик авыр. Айрат балта остасы, кешеләргә ялланып, төрле эш эшләде. Киленебез сыер да сауды, бозаулар да карады. Төрле көннәре булды яшермим.. Алай да яшәделәр бит, икесе бер йодрык сыман иде! Бер заманны Ксения авырып китте. Гаебе башында диделәр. Шеш үскән. Авыл кешесен беләсез, авыртса да үтәр әле дип аяктан егылганчы йөри. Чистай хастаханәсенә илткәч тә Ксенияне озак яткырмадылар, бәлки табиблар белеп, үз аягында чакта өенә кайтып китсен дигәннәрдер. “Фәргать абый, килеп алыгыз әле”, – дигәч, бардым. Хәле шәптән түгел иде, атлап килешләреннән үк аңладым, ишектән дә чыкты, егылып, кулымда җан да бирде. Хастаханә төбендә. Мәетен кулга бирмәделәр, Казанга алып киттеләр. Анда да үлеменең сәбәпләрен Айрат безгә әйтмәде. Нәрсә дип әйтим, төпченмәдек тә. Тикшереп, кешенең ярасына тоз салу гадәте юк бездә. Тынычлангач, үзе әйтер дип көттек. Ксениядән соң ике ел яшәде әле. Өч баланы таратмады, хәленнән килгәнчә үзе карады. Камыр ризыкларына кадәр үзе пешерде. Аның балалары камыр ризыклары яраталар, әнә бит әле Аделина бии-бии коймак пешерә. Аларга көндәлек он тузгытмасаң тамаклары ач кешеләр кебек сөйләшәләр, – ди Фәргать абый.
Дөм ятимлек...
Айрат бакыйлыкка иртәрәк кузгалган... Яшермәделәр, мәрхүм күңеле төшепме, салу белән дә кайнаша.
– Нишләсен соң, өйләнергә кушсак да, өч бала өстенә кемне алып кайтсын? Ксениядән кала башка хатын-кызны яратмады. Күз салган кешесе дә булмады түгел, үлгәндә дә ул янында булган. Ксения Айратны үз янына алды шул.
– Әтиләре салмыш чакта балаларны каһәрләмәдеме?..
– Атна саен алар җыйнаулашып безгә мунчага киләләр иде. Әгәр дә Айратның ул көнне салган икәнлеген белсәк, балаларны бервакытта да өйләренә кайтарып җибәрмәдек, үзебездә кундырдык. Әле бит алар да әтиләренең эчкәнлеген яшерә иделәр. Үҗәт алар, бик әрсезләр! Бездә калып берничә көн яшәгәнлекләрен белсә опека бүлеге килеп, алып китә иде. Имеш, бала үз өендә яшәргә тиеш. Балаларның китәсе килмичә елаулары... Гөлфия белән без өзгәләнәбез. Алар артыннан ук киредән барып алабыз. Әле шулай бүлешеп тә яшәдек. Әтиләре салган килеш таң белән үз өендә өзелгән иде. Балаларның да өйләрендә кунган көн ул.
– Айратны җирләгәч, балаларны ятимнәр йортына алып китәргә теләгәннәрдер.
– Әлеге дә баягы өйгә опека бүлеге килде. “Балаларны ятимнәр йортына алып китикме, алып каласызмы?” – диләр. Җибәргән ди, мәйтәм. Әти-әнисез дигәч тә алар туганнарсыз түгел ич. Әле Гөлфия белән без исән! Тездем генә күңелне әрнеткән сүзләрне. Үзебезгә алып калдык.
– Аларны сездән башка алырга теләк белдерүче булмадымы? Ләйсән?..
– Ләйсән үзе дә өч бала үстерә. Бик теләсә дә ала алмый, ник дигәндә ире дә гарип. “Мин карый алыйм”, – дип үз сүзен өздереп әйтте. Алай да көндәлек шалтырата, балаларның хәлен белеп тора. Әле бит Айратның да беренче никахыннан туган кызы бар. Чаллыда яши. 22 яшендә. “Мин дә аларны карый алмыйм”, – дип кырт кисте. Айратның ул кызы тормышлы шөкер, үзе дә ике бала үстерә. Якынрак туганнар теленнән шундый сүз ишеткәч, ул балаларның хәлен аңлыйсызмы? Алар да бит үзләренең кемгәдер кирәклекләрен аңлап, тоеп үсәргә тиешләр. Тормыш иткәндә күңелең бөтен булмаса кыен ул, сынар өчен бер адым җитә... Ятим баланың күңеле гел икенче, сеңлем. Ул бит хәтта, күз тияр дип, куанырга да курка. Алар бик кечкенәдән күпне күргәннәр, һәммәсен сөйләп тә булмый. Кеше гаиләсендә башкаларның эше юк. Мин сөйләсәм гайбәткә китә. Ул балалар куансалар да күрсәтмиләр. Гөлфия белән күреп торабыз, шул кадәр шат күңел белән, бер борчусыз, уйнап-көлеп сөйләшәләр икән, димәк, алар бездән, тормышлардан канәгать.
– Ике балагызны урнаштырып, егет белән кыз шикелле үзегез өчен генә яши башлаган мәлдә, кабат өй тулы бала шау-шуына күмелгәнсез. Кыен булмадымы?
– Әйтәм, алар элек тә гел бездә иделәр. Өйләренә кайтып киткәч тә, нишләп яталар икән дип гел борчыла идек. Күз салып кайтыйм, дип әз йөгереп бармаган инде. Яныбызда булгач, киресенчә, күңелебез тыныч. Әле берәрсен кызлар кунакка алып китсә дә өй эче бушап калган төсле тоела, кемдер җитми, кыен. Олысы Чистайда укый. Пешекчелеккә. Уртанчысын медицина көллиятенә укырга керттек. Кызыбыз Альбинаның аларга күз-колак булып торуы да рәхәт безгә, – ди Фәргать абый.
2018 елдан үз канат асларына алган балаларның мәктәптә яхшы билгеләргә укулары да, кечкенәдән төрле эшкә өйрәнүләре дә Гөлфия апа белән Фәргать абыйның тырышлыгы әлбәттә. Анжелика кул эшләренә бик оста, сәйләннәрдән алкалар, беләзекләр үрә.
– Фәргать абый, авылдагы өйләренә баргалыйлармы?..
– Юк. Ул йорт бикле тора. Үзләре дә кызыкмый, без дә алҗытмыйбыз. Бикле йорт белән нишләсеннәр? Кая барсалар да бездән сорап кына чыгалар капкадан. Алдан ук барысын да аңлатып бирәләр, бездән яшереп бер эш тә эшләмиләр, – ди Фәргать абый.
Алларның бу гамәлләре зур изгелектән! Кеше сүзенә йөрәкләрне әрнесә дә, нәрсә дип әйтим, алар инде тормыш сынауларына әрни-әрни ныгыган кешеләр. Ләкин шунысы хак, берәүләр чүптән эскерт өя, ә икенчеләр изгелектән!
Комментарийлар