Бүгенгедәй хәтерли. Мәңге онытасы юк.
Зур ак котсыз салкын бүлмәдә бала бишегендә бер кечкенә генә нарасый ята. Сентябрь ае була ул. Әле җылы бирелмәгән. Куллары-аяклары җеп кебек нечкә, зәңгәрсу. Башына йон башлык, аягына оекбашлар кидергәннәр. Еламый да, суламый да бугай... Тик ярты битен тутырган күзләрендә моңсулык белән бергә нидидер өмет чаткылары да бар кебек тоела Еленага.
– Ул яши торган бала түгел, гомерсез туган, йөрәге начар эшли, – ди аны монда алып кергән шәфкать туташы.
Ә Лена башкача уйлый. “Ничек инде яшәмәсен? Гомерне Аллаһы Тәгалә билгели, аңардан узып беркем дә хәл ита алмый”, – ди һәм рөхсәт сорап Константаин Николаевичны кулына ала. Шул чакта Лена җанында могҗиза була. Аның бөтен күзәнәкләре ана булу назы белән тула. Ире генә сабыйны күргәч тә, күз яшьләренә буылып палатадан чыгып йөгерә дә, отказ яза. “Син аның үлемен күтәрә алмаячаксың, шунда кулыңда үлсә...” – дип аңлата ул үзенең бу адымын бик тә Ленасын яраткан һәм аны югалтасы килмәгән ир.
– Әгәр дә син риза булмасаң, мин аны үзем генә алып кайтам. Кирәк булса, аерылышабыз да, – ди ныклы карарга килгән Елена. – Алай-болай үлсә, анысы инде аның Ходай эше берни дә итәр хәл юк...Тик сабый бер генә көн булса да, гаиләдә яшәп, ана назын татып калсын
“Юлда үлә ул сезнең....” – дип тә куркытуларына карамастан, Константин Николаевичны өйгә алып кайталар.
Озак көтелгән шешә, имезлек, бала чүпрәкле бик мәшәкатьле тормыш башлана. Көннәр төнгә ялгана. Костя бик нык авыру була, аның йөрәгенең 3тән 2 өлеше генә эшли. Шуңа сырхау нәни йөрәккә авырлык китермәс өчен, аны хәтта кулга күтәргәндә вертикаль тотарга да ярамый. Бары тик кулда яткырып кына йөртергә кирәк. Лена шулай эшли, алты ай төннәр буе кулында күтәреп йөри. Ләкин хастаханәдә стериль шарталарда гына көчкә җан асраган сабый организмы аннан чыккач та төрле вируслар йоктырып авырый башлый, үпкәсе шешә. Лена сабые белән реанимациягә эләгә. Ләкин: “Аллаһ ташламас!” – дип бар көчен аны терелтүгә куя гаилә, өметен өзми. Аннары ай саен ятарга туры килә аларга хастаханә реанимациясендә. Барган саен табилардан эләгә: “Нигә алдыгыз? ник кирәк булды?” – дип битәрлиләр. Ана йөрәгендәге сабырлыкка түземлелеккә баш иярлек.
Могҗиза дисәң дә ...могҗиза!
Шулай Константин Николаевичны тотып хастаханәдән өйгә, өйдән хастаханәгә йөргәндә, Лена үзендә гаҗәеп үзгәрешләр сизә башлый. Төрле исләр борынын кытыклый. “Әллә?!” – дигән өмет туа хатын күңелендә. Ләкин 12 ел буе булмаганны каян килсен ди. Шулай да тикшереп карарга була. Һәм тест кычкырып торган ике сызык күрсәтә.
Минем улларым бар бит инде нигә кирәк дип борчыла башта Лена. Аннары Костяны хастаханәгә кем йөртер дип тә кайгыра. Анысы җайлана – сабый белән әтисе ята башлый. Ә Лена әйбәт кенә күтәреп, Аллаһ биргәч, үз вакытында тупырдап торган малай таба. Могҗиза дими ни дисең! Күк канцеляриясе бик сизгер, күзәтүчән бит ул. Әни булу имтиханын уңышлы узган, иңендә авыру бала йөген дә зарланмый күтәреп барган Ленага үзенә күрә шундый зур бүләк ясый.
Хәзер инде Ромага дүрт яшь. Ә инде аннан соң гаиләне тагын да түгәрәкләп дөньяга килгән Машага да өч яшь инде.
Лена балаларны үзенекенә һәм читкә аермыйча ярата. Хәер, барысы да бер фамиялиядә, ятим малайлар да уллыкка алынган. Артемның әнисе эзләп табып, алып китәргә мәтәшкәч тә тиз генә уллыкка алуны рәсмиләштерәләр.
“Пеликан” – изге күңел символы
Костяның язмышы да, сәламәтлеге дә үз балалары туу белән икенче планга күчми. Малайга 12 тапкыр операция ясаталар. Ул бүген таза-сау, тулы гаиләдә бәхетле булып яшәп, үсеп ята. Менә өч ел инде Янковкийлар гаиләсе Татарстанга күченеп, Болгар шәһәрендә яши. Ятимнәр тәрбияләүдә нинди кыенлыклар булуы турында ишетеп кенә белмәгән әлеге гаилә авыр хәлдәгеләргә ярдәм кулы сузарга ашкынып тора. Ятим һәм авыру балалар тәрбияләүче ата аналарның – “Пеликан” клубын оештырып, җитәклиләр. Анда утыз өч гаилә йөри. Алар төрле дин вәкилләре, төрле милләттән. һәрберсендә 3-4 әр авыру ятим бала үсә.
Клубның исемен дә бик озаклап уйлап сайлаганнар. Христиан динендә пеликан изге кош санала, татарчасы баба кош та Мәккәдә мәчет төзелешенә томшыгындагы капчыгына ташлар салып ташыган диләр. Менә шулай һәр ике дин өчен дә изге. "Туган йөрәкләр" клубы һәм "Без бергә" тәрбиягә бала алган гаиләләрнең республика иҗтимагый оешмасы белән тыгыз элемтәдә торалар. Алар ярдәме белән балаларны Казанга аквапарка, циркка, төрле бәйрәмнәргә алып баралар. Мондый сәяхәтләрдән әти-әниләр дә сабыйлар да сөенеп хыял офыклары киңәеп, яшәү көче алып кайталар. Яшәү көче, өмет-ышанычның нинди зур кодрәткә ия икәнен Янковкийлар гаиләсе бик яхшы белә.
Болгар шәһәре, Спас районы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар