Чувашиянең Урмай авылы егете Марат Алиев махсус хәрби операция барган урында мина кыйпылчыгы белән яраланып, күп кан югалтудан һәлак булган. Хәрбине авыл зиратында җирләгәннәр.
“Аңламый да калдым”
Маратның хатыны – тол һәм 2 яшьлек кызы ятим калган. Каһарманның әнисе, кияве белән уртаклашкан җылы истәлекләре аның рухына дога булып барып ирешсен иде.
– Уртанчы улыбыз ул безнең, – дип сөйләде безгә Маратның әнисе Илһамия апа Алиева. – Март аеннан бирле хәрби комиссариатка дүрт тапкыр барган, «Хәрби операция зонасына җибәрегез мине», – дип ялварган. Бишенчесендә военкомга: «Әти-әни каршы, барып булмас, ахры», – дип әйткән. Бик каты үгетләдек аны, бу уеннан кире кайтарырга тырыштык. Әтисе белән ерак юлларга йөрде, товар ташыды ул. Курку белмәс, гадел һәм юмарт булды. Шулай бер сөйләшүдә серле генә: «Әни, октябрь аенда мобилизация башлана, безне барыбер алачаклар, мин өч айга барып кайтам, ноябрьдә өйдә булачакмын», – диде. Ул сүзне беренче ишетүем, аңламый да калдым. Соңрак, чыннан да, өлешчә мобилизация башланды. Кайдан белгән ул моны, аңлый алмыйм.
Марат төрле юллар аша Чечнядагы “Ахмат” батальоны командирлары белән элемтәгә керә. 16 августта әйберләрен җыеп Казан аша Чечняга юлга кузгала.
– Китүе турында 14 августта әйтте, шундый ялындым, хатының, кызың бар, дип еладым. «Әни, курыкма, монда бөтен кеше барып кайтты, бар да тыныч, бөтенесе дә әйләнеп кайтты бит. Барысы да әйбәт була», – диде. Казаннан Чечняга очты, Грозныйда контракт төзегән. Шуннан соң Украинага озатканнар. Үзенә «Али» кушаматы алган. 21 август көнне соңгы тапкыр сөйләштек. Хәл-әхвәл сорашты да, элемтә өзелде. Улыбыз 26 августта коточкыч бәрелештә мина кыйпылчыгы эләгеп һәлак булган. 200 сугышчының 14е генә исән калган. 31е көнне безгә хәбәр иттеләр. Биш көннән соң авылга алып кайтып җирләдек улыбызны. Ул Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәде, халкын яклап үз гомерен бирде, – ди хәрбинең әнисе.
Шул вакыттан бирле Илһамия апа да, ире Зөфәр абый да әлеге олы кайгыдан күзен ача алмыйлар, хастаханәдә дәвалану үтәләр.
– Күбесе акча өчен бара. Улым беркайчан да акча дип лаф ормады. «Элек ата-бабаларыбыз илебез, халкыбыз, тыныч тормыш өчен җан биргән бит. Күп гаиләләрдә ирләр яу кырына киткән, башын салганнар. Барыбызда да ватанпәрвәрлек хисе булса, киләчәк буыннар алдында безнең йөзебез ак булыр», – диде. Менә хәзер аның кызына карыйм да, Маратның чалымнарын күрәм. Киләчәкләре якты булсын иде шул сабыйларның, – дип хушлашты безнең белән Илһамия апа.
«Без бармасак, кем барыр»
Маратның апасының ире, Ульян өлкәсендә яшәүче Рөстәм Бюре белән озаклап сөйләштек.
– Патриотик рухлы егет булды, – дип сөйләде безгә Рөстәм. – Күпме кеше үгетләде бит аны, сүзендә нык торды. «Без бармасак, кем барыр да, кем бу кан коюны туктатыр» – диде. Аларның Украинада, Донецкида туганнары яши. «Аларны якларга кирәк, менә күрерсез, мин герой булып, Россия флагын тотып кайтам, горурланчаксыз әле», – дип әйтә иде Марат. Армиядә ул Эчке гаскәрләрдә хезмәт иткән. Украинада егетләребезнең һәлак булуын ишеткәч, эчтән генә янды, көйде. Чечня аша китүе дә очраклы түгел. «Алар анда барысы да мөселманнар, дини, алар белән миңа җиңел булачак», – диде. Чөнки Марат үзе биш вакыт намазын калдырмады. «Тиздән кайтам, борчылмагыз», –дип шундый ышанычлы әйтә иде, хәтта шик туарга да урын калмады. Әйе, кайтты, бик тиз кайтты, герой булып кайтты, ләкин цинк табутта.
Маратның тормыш иптәше, кызы, туганнарына Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен. Якын кешегезнең урыны оҗмах түрләрендә булсын.
Комментарийлар