Бригадир да, без дә аптырап карап калдык. Әни бригадирны: “Менә казларны ач тоткансың, хәзер менә ата каз үлә”, – дип ачулана ук башлады. Ата каз кайгысыннан бригадир да акча сорарга онытты. Әни дә мә дип акча сузмады. Без ата казны күтәреп авылга кайтып киттек. Ике көннән соң ата каз үлде. Һавада казларны күргәч, балачактагы шул вакыйга искә төште.
Үзем килен булып төшкән йортта да казлар бар иде. Әле бүгенгедәй хәтеремдә, мин килгән елны әнкәйнең казлары бик күп чыкты. Әнкәй шул кадәр яратты инде, бик сөенде. Уңышлы килен булырсың әле, диде. Көз көне әнкәй өмә ясады. Күрше-тирәләрне җыеп, каз коймаклары, гөбәдияләр пешереп, кич утырдык. Аллага шөкер, әнкәй белән бик тату-дус яшәдек, 40 ел бергә тордык.
Комментарийлар