– Әти назына сусап үстек без, сеңлем. Ярты ятим калдык, ярдәм күрмәдек. Авырлыкта җәфа чиккән сугыш чоры балалары, дип пенсиягә ике генә тиен дә өстәмиләр бит менә, – ди Мәдхия әби Рәхимова.
“Кайтырсың дип көттем”
Анымы соң аңламаслык?.. Ил тулы зарлы ятимнәр арасында ул – чираттагысы. Юк, мескен түгел, көчле рухы белән горур. Кемнәндер ярдәм көтеп яшәргә өйрәнмәгән. Төгәлрәге, ярты ятимлеге аңа кечкенәдән дөрес сабак биргән – кычытканлы хәләл ашы, эшләп тапкан кара ипие белән тормыш төбеннән күтәрелгән. Яшьли тол калса да, бирешмәгән. Балаларын сыңарлык белән үстергән, әмма тез чүкмәгән!..
Арча районының Урнашбаш авылында яшәүче Мәдхия әби Рәхимова, шөкер, картлыгында бик бәхетле. Төпчек улы гаиләсендә кадердә ул, тәрбиядә. Бу йортта һәр эш киңәшле, ә ахыргы төп сүз һәрчак Мәдхия әбинеке.
– Үз өемдә мин патшабикә! – дип тә шаяртып куя. – Сүзен генә сүз итәм лә, тормыш дилбегәсе күптән яшьләрдә. 90 яшемә җитеп яшәгәч, күбрәк беләм кебек, аннан киңәшнең дә артык булганы бармыни? Әй, сеңлем, минем кебек хәсрәтне мул кичкән кешене саный китсәң, авылда да берничәү генә. Бик авыр яшәдек без, гомере буе кыйнады тормыш. Кайсы почмагыма карама – юклык иде, бар итәр өчен тырышуларым...
Балачагының михнәткә төрелгән көннәрен үзе генә белә. Әнисенең кышларын басуга кар тотарга йөрүләре, күлмәк итәкләренә кадәр бозланып кайтып керүләре, җәйләрен уракта бил бөгүләре...
– Әтине сугышка алып киткән көнне: “Бүгеннән тәрәзәләрегезне кич җитүгә әйбәтләп каплагыз, утлар күренмәсен!” – дип, безне ныклап кисәткәннәр иде. Бала гына бит мин, ник икәнлеген дә аңлап җиткермәдем. Әле өйдә гөрләгән яктылыкмы? Керосин лампасындагы сүрән утның шәүләсен дә урам йөзенә күрсәтмәдек анысы, сакландык. Әтидән хәбәрләр килгәләде, авыл кешеләре белән дә сугышта күрешкәләгән ул. Без аны исән килеш бүтән күрмәдек инде. Алай да әти кайтты бит! Сугыш бетеп, озак еллар үткән иде. Ялгышмасам, 2006 ел дип хәтерлим. Аллаһының бер рәхмәте – сугыш барган җирләрдә эзләнүчеләр әтинең сөякләрен тапканнар. Медальонын ачып укысалар, Арча районының Утар Аты авылында туган дип язылган, минем әти! Әнием Хәдичәбикәнең энем гаиләсендә яшәгән чагы иде, шул сәбәпле әтинең сөякләрен Кәче авылына алып кайтып җирләделәр. Бик зурладылар, килгән кешенең күплеге... “Гомерем буе кайтырсың дип көттем, ялгышмадым. Кайттың. Насертдин, бәхил бул”, – диде әни. Сүзләре гел исемдә. Әрнеп әйтте. Өч баланы җиңеллек белән үстермәде бит. Без дия-дия, Югары Аты авылында ел саен 5әр өй юды, Субаш Аты авылына барып 7 кешенең бакчасын казыды. “Бер чиләк бәрәңге бирсәләр дә тамак хакы”, – ди иде мәрхүмә, – дип сөйли Мәдхия әби.
“Кызыл эчле галошка кызыктым”
Авыр тормышта үскән кызны уку бәхете дә сөендермәгән. Дүртенче сыйныфка кадәр энә белән кое казырга тырыша да, эшкә керә ул. Сабыйлыгы белән чандыр әле димиләр, эшнең авырына җигәләр. Фермада вак-төягенә булышкалап йөрүче кыз сыер саварга керешә.
– Сыер сауган кешеләргә ярты килограмм он белән бер пар галош бирәләр иде, мин дә шул кызыл эчле галошка кызыктым. Яшем дә җитми, көчем дә чамалы, бөтен эш кулдан. Беләкләрем талгач, елыйм. Үзем сөт савам, үземнең күземнән яшь ага. Әле бит урман кисәргә, диләр. Сыерларны савып чыгаруга урманга җибәрәләр. Иртән әнинең күлмәген киеп китәм, өйдә бүтән кием юк, аякта күтәртмәле чабата, ул да ишелеп төшә. Урманнан туры сыер саварга кайтабыз, арымаган диме, ашыйсы, эчәсе килмәгәнме? Күрдек тә соң михнәтләрне, – ди Мәдхия әби.
Ул елларның зарын бер җепкә тезәргә керешсә – сүзләре төн кичә. Ә зарлы җепнең озынлыгы җир шарының билен буарга җитә.
– 1959 елның 10 маенда кияүгә чыктым. Хәмит исемле егеткә. Килешеп. Алдан сөйләшеп йөрдек. Матур яшәргә иде исәп... Тормышларны бергәләп күтәрәбез, дип ниятләгән идек тә, өлгермәдек, китеп барды. 4 бала белән тол калдым, – ди әбекәй.
Язмыш дигәне бик тә усал шаяра: әүвәл ярты ятимлек сагышы белән сыйлый, аннан толлык дигән ут өермәсенә төрә. Соңгысы бигрәк әрнүле халәт.
– Хәмиттән без иске өйдә калдык. Лапастан да начаррак, бигрәк беткән иде. 4 бала, кайната, кайнана. Кайнатам кичен клубка чыгарга ярата иде, йөреп торган җирдән егылып җан бирде. Хәмит артыннан аны да җирләдек. 60 яшен тутырып китте. Җәмилә кайнанам белән озак яшәдек, төрлесен кичтек. Тормыш ул эшле генә түгел, сүзле дә әле, сабырлык кирәк, – ди әңгәмәдәшем.
Ул хаклы. Иренең вафатын ишеткәч, күкләр белән җир яңагы арасында бәргәләнгән җанын да тәмсезләнүдән әнә шул сабырлыгы коткара.
– Йортыбыз бик иске иде дип әйттем бит, идән сайгакларын эшләп булмасмы дип, урманга китте. Бригадир – туганыбыз, Хәмитнең абыйсы. Ул да энесенә ышангандыр. Ирләр бит... Көне буе кулыннан балтасы төшмәгәч, сәбәп бар – ял кирәк. Төнгелеккә хәмер йоткалыйлар. Көннәрдән бер көнне безнекенең ашарына ризыгы бетә. Абыйсы Хәмитне кайтарып җибәрә. Кызгангандыр, ач килеш тилмереп йөрмәсен дигәндер. Ә тегесе салмыш... Юлда аты чыгымлап китмәсенме! Хәмитне чанадан селкеп ата да, үзе малкаем, Чиканас авылы ягына җилдерә. Кыш бит. Хәмит юл эзләгән дә соң. Җәяүлегә җил каршы дигәндәй, буран купкан. Адашып, катып үлгән иде, бичара. Кем килеп әйткәнен дә хәтерләмим, без аны исән кайтыр дип көткәндә, менә шул хәлгә тарыдык. Абыйсы бик авыр кичерде, гел үзен гаепләде. Ә мин аны гаепләмәдем, әҗәле кайда язса, шунда эзләп таба кешене. Йөрәге күтәрмәде, ахыр чиктә ул да гомереннән үзе теләп өзелде, – ди Мәдхия әби.
Өйдә юклык, итәк тулы бала, төпчеге карынында. Күзенә карап авырлык үзеннән үч алганда да түзгән бит Мәдхия әби, сынатмаган тормыш сынауларына.
– Төпчеге карынымда биш айлык булып калды, әтисен белми дә, күрмәде дә. Рәфыйк, Мансур, Нурзидә, Наил – менә минем асылларым. Иң олысы әле укырга да кермәгән иде. Хәмитне кырдан эзләп тапкач, туры мәетлеккә алып киткәннәр, ярып кайтардылар. Ярып дигән сүз колакларына кергән бит, Хәмит түр якта ята, балалар тәрәзәдән карыйлар да: “Безнең әти икәү!” – диләр. Аңлатканмындыр инде. “Безнең әти бүтән юкмыни?” – дип муеныма килеп сарылганнары исемдә, – ди әңгәмәдәшем.
Идәннәр – боз!
Ирле тормышында да рәхәт күрергә җитешмәгән дүрт балалы хатынны язмышы ипләп камчыларга керешә. Черек бүрәнәләр аша үтәли җил улаган иске йортның ишек төбенә боз ката, түшәм, идәннәргә кадәр бәсләнә.
– Иске йорт яшәрлек түгел иде. Кая барыйк, балалар шунда салкын кыйнап үстеләр инде. Җәфалануларыбыз... Мансур улым әтисе урынына калды бит, хәрби хезмәттән кайтуга йортка кереште. Үзе башлап йөрде. Иптәш егете белән авыл саен йөреп бура эзләде. Биш мең сумга килешеп кайтканнар. Төяп кайтырга баргач, килешенгән бәяне җиде мең сумга күтәреп куймасыннармы?! Тагын коелып төштем, акчасын бит миңа табасы. Кемгә барып егыласың? Кызымның фермада сыер сауган чагы, ул эшләгән акчаларның һәммәсен шул йортка тоттык. Көчкә әмәлләндек, сеңлем. Җанга төште ул йорт салулар. Әле бит йөрәгем дә хәсрәте иде. 17 яшендә Рәфыйк улым да үлеп китте, – ди сөйли ул.
Мичкә ягып та, урам җылыткан өйдә яшәүнең үз баләсе – Рәфыйк улының бөерләренә салкын тия. Кайнанасы кулына калдырып киткән балалар идәнгә төшми тормый. Ә идәннәр – боз!
– Бик озак хастаханәдә ятты ул. Әни белән икәүләп табибларда йөрттек, кайларга гына алып бармадык. Барыбер дәвалый алмадылар. Соңгы көннәрендә бик шешенде, хастаханәдә өзелде бичаракаем... Мансурым авылда яши. Безне өйле иткәч, үзенә дә өй салып чыкты. Хатыны Галия исемле, 3 бала үстерделәр. Нурзидәм күрше Наласа авылында кияүдә. Ире Илгиз исемле, балалары икәү. Наилем менә төп йортта калды. Гөлнара киленем тәрбиясендә яшим, балалары икәү, янында үскән оныклар бигерәк якын булалар икән! Алар – миңа, мин аларга сүз әйттермим. 5 оныкчыгым да бар инде, бик бай, бәхетле әби мин! Яшьлегемдә рәхәт күрмәсәм дә, олыгайгач урыным түрдә, кадердә! – ди Мәдхия әби.
90 яшенә җитеп яшәлгән гомерендә авырлыклары да, кыенлыклары да җитәрлек. Үзе әйткәнчә, инде рәхәт елларына кергән. Балалары кайгыртуында ул, оныклары олылый, хөрмәттә яши! Хәсрәтсез көннәр телик үзенә!..
Комментарийлар