“Үзең белә торып, үз аңыңда булып мондый хатаны эшләп буламы икән – ник чыктым бу юлга!.. Миләш куып чыгаргач та, Сәҗидәгә кереп кунасы калган”, – дип өзгәләнгәндә ул кулларының өшегәнен тойды. Үзе басу буйлап ыҗгырган җилгә каршы атлый, үзе кайнар бер рәхәтлектән эри кебек тоела башлады. Бераз бара да, аннан ятып тора ул хәзер. Кыз шактый газапланып барганнан соң, утырып торырга булды. Хәл керсен өчен әллә йокымсырап алыргамы, дигән уйларны башыннан куып та карады. Тагын кузгалып, буран эченә кереп китте. Бара-бара, әйләнеп карый торгач, ялгыш басу эченә кергәнен абайлады. Тагын зур юлга чыгып, баруын дәвам итте. Ничә еллар йөргән юллар да үзгә кебек тоелды аңа. Тәмам нуҗарды кыз. Барырлык көче калмады. Күз ачкысыз буранда кая барганын да чамаламый иде.
Ничек тә булса, бу сукмактан тайпылмаска. Әгәр бу таш юлдан читкә китсә, басуда өшеп үләчәк ул. Миңсылуга бу чарасызлыктан, хәлсезлектән бик нык авыр булып китте. Аптырагач, сумкасындагы әйберләрне берәм-берәм ташлый башлады ул. Юылган чиста банкалар, киемнәрен дә атып калдырды. Күчтәнәчкә дип алган ак күмәчне генә ташлый алмады.
Котыра буран, исә җил, алда берни күренми. Юлның яртысы үтелгәндер үтелүен. Шактый барды бит. Тик кая барганын гына аңламады. Миңсылу үзен адашты дип уйлады. Адашмаса, якын тирәдә берәр авыл булыр иде дигән уйлар аның җанын ашады. Уйлар да арды, кыз да тәмам изрәде. Бу озын һәм газаплы билгесезлектән аның котыласы килә иде. Булмас, кайтып җитеп, сау бул, әнкәй – бу сүзләрдән кул-битләре тәмам күшеккән, салкын үзәгенә үткән кыз карга тезләнде дә елап җибәрде. Шуның белән дөнья бетте кебек тоелды аңа. Бетте, бар да бетте. Тезләнгән җирдән, Миңсылу башка тора алмады. “Йә Аллаһым, бир бер ярдәм!” – диде ул әтисенең сүзләрен кабатлап. Үзе шушы сүзләргә эреп тә китте.
– Ядкәр, ат өректе, туктап тор!
Нияз ат каршына чыгып, кара җәймәне алып атмакчы булды. Карланып беткән җирдә нәрсәдер ятканын күреп, туктап калды. Нәрсә соң бу, җанвармы, чүпрәкме? Кеше, ахырсы? Нияз аны ат каршысыннан читкә тартып алып, чанага таба күтәреп алып килде.
– Абый, атны гына тот, хәзер салам, белмим, әллә исән-әллә юк. Буран тагы да котырганчы авылга кайтып җитәргә кирәк, – дидед Нияз Миңсылуны күтәреп. – Адәм баласы бигрәк авыр, чаптырдык.
Ядкәр белән Ниязның күрше авылдан кайтып килешләре иде. Турыдан юлга кар салгач, ерак юлдан китәргә булдылар. Басуда буранның тагы да хәтәррәк икәнен күреп тизрәк юырттылар. Байтал әйбәт, карлы юлларны юыртып кына уза. Арттан буранлы кар очып кына кала. Тигез юлдан атларының бер адым кырыйга сикергәнен күреп, Нияз үзе дә әздән генә очып төшмәде шул чак.
– Менә бит, кемнедер коткардык. Әнә теге әбинең шәленә төр үзен. Бәлки терелтербез. Әни янына гына кайтып җитик, – диде Ядкәр үзе дә аны-моны абайламыйча.
Улларының кайтканын көтеп арган Нурия апа, ятып торган иде. Ишектән нәрсәдер күтәреп керүләрен күреп аптырап та калды.
– Әни, ул исән әле, терелтик, моны басудан таптык
– Йә, Аллам, урынга салыгыз үзен. Хәзер үзем карыйм. Мич каршында аш бар, алып ашагыз. Әйттем түтигә, бүген бездә генә кал дип. Анысы да кире беткән, тизрәк өенә кайтырга ашыкты. Үзегез дә шушы бала кебек басуда калыр идегез.
Нурия әллә кайларга яшергән яшел еланнарын, каз майларын да эшкә җикте. Өч көнгә кадәр урыннан тора алмады Миңсылу. Өч көннән буран да тынды, кыз да аягына басты. Сораша торгач, Миңсылу буранда бөтенләй икенче якка киткән булып чыкты. Күрше районның бер авылында кыз терелгәнче тагын берничә көн торды. Аннан Ядкәр аны әнисе янына илтте. Сәгадәт апаның Миңсылуны күргәч кулыннан табасы төшеп китте. Ул кызының исән булуына өметен өзгән иде инде.
Буран хәлләренең, заманча итеп әйтсәк “Буран” операциясенең азагы да бар. Ядкәр белән Миңсылу шулай танышып-кавышып гаилә кора. Бүген дә улы белән килененә оныклар карашып, бергәләп матур итеп яшиләр. Тик буранга гына беркем тыныч күңел белән карый алмый. Улый буран, дулый бурай, бураны шундый көчле...
Фото: https://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Язмыш дими, ни диярсен, насыйп "мал" тешне ярып керэ.
0
0
0
0
Гомерен бетмэсэ,шундый хэлдэн дэ исэн каласын икэн
0
0