Эх, ярата да инде соң Зәйтүнә туган көнен! Иртәннән кичкә хәтле матур теләкләр, бүләкләр, чәчәк гөлләмәләренә күмеләсең! Ул көнне бары тик син генә игътибар үзәгендә! Синең өчен генә берсеннән-берсе җылы теләкләр, берсеннән-берсе затлы бүләкләр, шәмпан шәраблары... Ул чәчәкләрне әйтеп тә торасы юк!
Бүген дә Зәйтүнә иртүк торып чәчтарашка барып чәчен ясатып килде. Туган көненә махсус тектергән затлы күлмәген киде, сөйгәне бүләк иткән кыйммәтле алкаларын такты да, каһвә да эчеп тормыйча, эшенә чапты. Эштә аны сөеклесе көтә иде...
Ул аның белән ун ел элек танышты. Очраклы гына. Ял көннәренең берсе иде. Зәйтүнә берүзе өйдә утырып ялыкканга, паркка чыгып китте. Якындагы киосктан туңдырма алды да, әкрен генә скамейкага барып утырды. Салкын һәм татлы туңдырманы ашый-ашый, үтеп баручы яшьләрне, фонтан янында чабышып уйнап йөргән бала-чаганы күзәтте.
Әйе, аның да шундый кечкенә балалары булыр иде. Яше дә утыздан узды. Таныш-белеш, дус кызларының инде икешәр, өчәр балалары бар, ә Зәйтүнә әле уйлап та карамый. Кая, балага хәтле әле юньле эш табасы бар! Югары белемле кыз акчалы, әйбәт эш эзләде. Диплом алгач ук заводка бухгалтериягә эшкә урнашты ул. Эшен дә яратып башкарды, акчасы аз булуга да карамастан, тырышып эшләде. Ләкин... Яшь белгечне баш бухгалтер беренче көннән үк яратып бетермәде, һәр яклап аны кыса башлады. Олы яшьтәге ханым кызга көндәшенә карагандай карый, җитәкчегә җае чыккан саен хурлады, коллективта да аны аерырга тырышты. Кыз түзмәде, көннәрдән беркөнне эштән китәргә мәҗбүр булды. Бик борчылып йөрде Зәйтүнә. Борчылмыйча! Фатирга түләргә, ашарга-эчәргә акча кирәк! Ипи белән суга да түзәргә риза ул, фатир хуҗасы гына куып чыгармасын. Ә авылга кире кайтып китәсе килми иде кызның. Көне-төне эшләр карады ул, әмма күңеленә якын эшне таба алмады...
Менә шулай уйга чумып утырганда, янына килеп эндәшкән ир-атны сизми дә калды. Күтәрелеп караса, каршысында озын буйлы, чем кара чәчле, чибәр, уртача яшьләрдәге ир-ат елмаеп басып тора иде. Шулай танышып китте алар. Ир-ат Камил исемле булып чыкты, бер фирмада җитәкче булып эшли икән. Бер-берсен бер күрүдә ошатты алар. Әкренләп очраша да башладылар. Камил кызны үзенең фирмасына эшкә дә урнаштырды, хисапчы итеп. Чибәр Зәйтүнәне матур сүзләргә, аллы-гөлле чәчәкләргә, кыйммәтле бүләкләргә күмде. Фатирын да алыштырды кыз. Эшенә якын урыннан, кыйммәтле җиһазлы, зур фатирга урнаштырды аны сөйгәне. Балда-майда йөзә башлады Зәйтүнә. Коллективта иң күп хезмәт хакы аныкы, иң матур, модадан калышмыйча киенүче ул гына! Камилгә үлеп гашыйк булды ул! Яратмыйча ни, Камил бит аны учында гына йөртте! Йөртүен йөртте, әмма дөреслекне яшерә килде. Вакыты җиткәч барыбер белер, диде. Димәк, әлегә вакыты җитмәгән. Җитми дә торсын. Мавыгасы килде аның кыз белән.
...Өйләнгән иде Камил. Ике баласы да бар. Хатыны да уңган-булган, ирен тәрбияләп кенә тора, тәмле ризыклар әзерләп каршылый, киемнәрен юып, үтүкләп кидерә. Йорт-җирләрен гөлбакчадай тота. Кыскасы, хуҗабикә генә булса да, бер генә дә тик утырып торырга яратмады ул.
Ә Зәйтүнә бөтенләй башка. Ашарга пешерергә яратмый, әмма ирне үзенең назлы кочагында иркәли белә иде. Ун еллап инде бергә алар. Ир аның янында кунып та калыштыргалый иде. Зәйтүнә исә аны-моны уйламады, хисләр диңгезендә йөзүен дәвам итте.
Бүген дә ул Камиле бүләк иткән алтыннарга төренеп эшенә чапты. Күңеленнән генә туган көненә тагын да зур бүләк өмет итте. Акча, байлык, алтын-көмешне бигрәк тә нык үз итәргә, яратырга өйрәнде шул ул...
Эштә Зәйтүнәне коллектив шау-гөр килеп каршы алды. Хезмәттәшләре бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре бирде. Бик бәхетле иде Зәйтүнә! Камилен дә күрсә, тагын да бәхетле булачак ул!
Камилне күрде ул. Әмма ир генә нигәдер кәефсез күренә. Икәүдән икәү генә калгач, Камил сүз башлады. "Матурым, без бүтән бергә була алмыйбыз, гафу ит!" - дигән сүзләренә, Зәйтүнә чак егылып китмәде! Юк, бу төш кенә, алар аерылышмаячаклар, юк.... "Минем гаиләм бар, Зәйтүнә. Ике балам, хатыным. Безнең очрашуны хатыным сизде, гаиләдә гауга купты, миңа я сине, я гаиләне сайларга кушты. Мин гаиләне сайладым, балаларым хакына. Башта ук дөресен әйтмәгән өчен гафу ит мине".
Зәйтүнәнең аяк астында җир убылгандай булды. Туган көнендә мондый хәбәрне көтмәгән иде! Эх, Камил, нинди бүләк ясадың син. Зәйтүнә ничек чыгып чапканын сизми дә калды. Яшьләренә буыла-буыла, кая барганын да аңламыйча чапты да чапты... Күңеле рәнҗеде аның. Гаиләле икәнен белгән булса, очрашмас иде ул аның белән. Хәер, үзе дә гаепле. Сораштырырга иде аннан, үзеннән унлап яшькә зур булган кешенең гаиләсе булырга бик тә мөмкин бит.
Бик озак ялгызы гына калып уйларына чумып утырды Зәйтүнә. Үзен белә-белгәннән бирле булган вакытын бүгенгесе көнгә кадәр күз алдыннан үткәрде. Үзалдына тиешле нәтиҗәләр ясады.
Иртәгәсе көнне Зәйтүнәнең эштән азат итүне сорап язган гаризасы Камилнең өстәлендә ята иде инде.
Башын югары тотып, чиста күңел белән, Камилен күңеленнән алып ташлап, алга атлады Зәйтүнә. Тормышын чиста биттән башларга вакыт җиткән иде...
Энҗе Мәһәдиева
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар