16+

«Гитлер мәлгунь, үзең дә беттең, Гыйльметдинемнең генә башына җиттең!»

Без сугыш елларын кинолардан карап, китаплардан гына укып белмибез, безнең балачак менә шул дәһшәтле заманга туры килде. Корал тотып, ут эчендә үк көрәшмәсәк тә, бу Җиңүдә безнең дә өлешебез зур. Беркөнне почта әрҗәсендә Россия Президенты Владимир Путин кул куйган котлау хатын укыгач, күз алдыма кабат 1945 елның 9 Мае килде....

«Гитлер мәлгунь, үзең дә беттең, Гыйльметдинемнең генә башына җиттең!»

Без сугыш елларын кинолардан карап, китаплардан гына укып белмибез, безнең балачак менә шул дәһшәтле заманга туры килде. Корал тотып, ут эчендә үк көрәшмәсәк тә, бу Җиңүдә безнең дә өлешебез зур. Беркөнне почта әрҗәсендә Россия Президенты Владимир Путин кул куйган котлау хатын укыгач, күз алдыма кабат 1945 елның 9 Мае килде....

Без сугыш елларын кинолардан карап, китаплардан гына укып белмибез, безнең балачак менә шул дәһшәтле заманга туры килде. Корал тотып, ут эчендә үк көрәшмәсәк тә, бу Җиңүдә безнең дә өлешебез зур. Беркөнне почта әрҗәсендә Россия Президенты Владимир Путин кул куйган котлау хатын укыгач, күз алдыма кабат 1945 елның 9 Мае килде. Инде җиде дистәдән артык ел үтсә дә, бу көн хәтеребезгә бик тирән, гомергә онытылмаслык итеп уелган.

1945 елның маенда мин 14 яшьлек үсмер идем. Көрәк күтәрә алырлык бала-чаганы, карт-корыны биш чакрымнан да ерак басуга җир казырга җибәрделәр. Тракторлар юк, атлар сугышта, үгезләр дә калмады. Яз башы бит, чәчәргә кирәк. Ләкин җирне арыш өчен түгел, ә күксагыз үстерү өчен казыйбыз. Ә ул сугыш техникасы тәгәрмәчләрен ясау өчен кирәк ди. Нигә дип сорау бирү юк иде - кирәк һәм бетте китте! «Барысы да җиңү өчен!» дигән девиз гына бар иде. Көчкә сөйрәлеп барып җиттек. Барып җитү белән, җиргә егылдык, ачлы-туклы яшибез бит. Ләкин озак утырып-­ятып булмый, эшләргә кирәк, без дә көрәкләребезгә тотындык. Бераз казыган идек, авыл ягыннан безгә таба килгән кешене күреп алдык. Дустым Алимҗанның әтисе Шакирҗан бабай икән. Бригадир иде ул. Йөгерә-атлый килгән, яше дә шактый бит, сулышы капкан. Килә-килешкә: «Егетләр, сугыш беткән! Җиңү!» - диде.

Бу изге сүзне ишетү белән, авылга таба дәррәү йөгерә башладык. Барганда көчкә сөйрәлгән аякларга каян көч кергәндер, тигән җиргә тиде, тимәгән җиргә юк.
Хәзер уйлыйм да исем китә, ул чакта бит хәзерге кебек һәр кешедә кесә телефоны юк иде. Радио, телевизор да юк. Кәнсәләрдә (авыл советын шулай диләр иде) авылга бер телефон, ул да бер көн эшли, өч көн юк. Газеталарны да атнага бер тапкыр районнан барып алалар. Шуңа күрә ил яңалыклары безнең Вольный Стан авылына шактый «искереп» кенә килеп ирешә иде.

Ә бу көнне Җиңү хәбәрен ишеткәч тә, Шакир бабай үзе басуга чыгып йөгергән. Карт иде инде ул, шуңа сугышка да алмадылар үзен. Кич белән кайткач, белерләр әле дисә дә, берәү дә гаепләмәс иде югыйсә. Ләкин ул чакта алай уйлаучылар булса, шундый көчле фашистны җиңә дә алмас идек.
Очып авылга кайтсак, анда инде бәйрәм. Капкалар ачып куелган, кешеләр бер-берсен котлыйлар, күбесенең шатланырга да хәле юк, чыкмаган җаннары гына калган.
Кечкенә малайлар:
- Сугыш беткән! Әти кайта! - дип, урам буйлап тузан туздырып чабалар.
Минач бабай, йодрыкларын йомарлап:
- Гитлер мәлгунь, үзең дә беттең, Гыйльметдинемнең генә башына җиттең, - дип такмаклый-такмаклый елый. Аңа башкалар да кушыла...
Сугыш югалтулары бер генә гаиләне дә читләп үтмәде шул. Шушы кечкенә генә авылдан 165 ир-егет яу кырында ятып калган. Хәзер аларның исемнәре клуб янындагы һәйкәлгә алтын хәрефләр белән уелган (рәсемдә). Алар арасында әнинең энесе Идиатулла, апасының малае Рәхимҗан, әтинең энесе Зыятдин һ.б. бик күпләр. Әйе, бу көн, нәкъ җырдагыча, күз яшьле бәйрәм булды. Безнең әти Миндин сугышта түгел, ә хезмәт армиясендә Мәскәү янында иде. Ул әле 1947 елда гына кайтты. Тагын шунысын да әйтим, гел ир балалардан гына торган әтиләр нәселе җиде малайның иң олысы Гыйматдин хәтта Беренче бөтендөнья сугышында, февраль революциясендә патшаны бәреп төшерүдә дә катнашкан. Илнең тарихи вакыйгалары безнең зур нәселдән башка гына булмаган диюем.
Никадәр генә ашыксак та, авылга чапканда, юл буенда баш төрткән үләннәрне җыештыргалаган идем. Авылда өзеп, авызга кабарлык бер үлән дә калмаган - чыккан берсен ашап бетерә тордык. Әнигә шул юлдан җыелган үлән учмаларын бирдем. Ул бакча казыганда чыккан туң черек бәрәңгеләрне дә кушып, алардан кабартмалар пешерде. Әллә Җиңү көне көнне пешерелгәнгә бик тәмле иде алар.
Күңелдә шатлык, тамак та чагыштырмача тук, бәйрәм истәлеге итеп нидер эшлисе килә. Дустым Алимҗан белән киңәшләштек тә агач утыртырга булдык. Каян алыйк дип, бераз аптырап тордык, чөнки авылыбызда агачлар юк диярлек. Басуда кечкенә генә куаклар күрүебез искә төште. Шунда киттек. Аларны казып, өйгә алып кайтып утырттык. Соңыннан укып белдем, америка өрәңгеләре булган алар. Орлыкларын ерак очыра бит бу агач, кайдандыр килеп төшкән булгандыр инде. Җиңү көнендә утырткан ул өрәңгеләр әле дә исән. Кайтмый калган авылдашларымның: «Тынычлыкның кадерен белегез!» - дигән сүзләре булып пышылдыйлар сыман аның яфраклары.



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading