Гомере буе кешеләргә яхшылык эшләргә тырышты Хәдичә. Җиңе һәрчак сызганулы булды. Капкасы да бер генә ябылып тормады. Хәтта ишегенә йозак элеп берәр кая чыгып китсә дә, бөтен күрше-күлән, дус-иш ачкычының кая икәнлеген белә иде. Кирәк әйберне җайлы гына кереп алдылар. Онмы ул, тозмы, яки берәр кунак сыйларга савыт-сабасы кирәкме...
Кайсы әҗәтен түләде, кайсыберсе түләргә дә онытты. Гадилеге көчле иде, кичерә килде, оныта барды... Кул көчен бөтенләй санамады. “Анысы бит бушка, чыгымнар сорамый”, – дип кенә җибәрә иде.
Ә бүген явыз чир килеп кагылгач, капкасының келәсенә дә килеп тотынучы юк менә. Гомер көзләре күңелсезрәк булды шул. Кайбер көннәре бөтенләй төссез һәм өметсез. Урыныннан кузгалырга үзендә көч тапса, су йотып ала, үрелеп алырга хәле булганда янына китереп куйган ризыкларын капкалый. Янына керергә, хәлең ничек, дияргә шикләнәләр. Авыруы йогар дип куркалар. Бары тик шәфкать туташы гына әллә нигә бер кереп чыга, кирәкле даруларын калдыра, азык-төлеген барлый. Ни дисәң дә, тере җанга барысы да кирәк бит.
Хәдичә – сугыш чоры баласы. Донбасс якларында дөньяга аваз салган. Бер айлык чагында илдә сугыш башлану турында кара хәбәр таралган. Бәхет эзләргә дип чыгып киткән әти-әнисенең кире туган якларына әйләнеп кайтудан башка чарасы калмый. Әтисе Сәяр гаиләсен авылга кайтарып калдыра да, үзе яу кырына китеп бара. Шул китүдән хәбәрсез югала. Истәлек итеп сакларга бер нәрсәсе дә, калмаган. Фотосурәте дә юк. Яшьли гомере өзелә. Хәтта өйләренә бер хат кисәге генә дә килми кала.
Авырлыкларның, бәхетсезлекләрнең башы шушы нарасый чактан башланган. Ачлы-туклы яшәүләр, кечкенә генә куллары белән урманга барып утын җыюлар, аны өстерәп кайтулар барысы да куркыныч төш кебек хәтерендә яңара хәзер. Суык өйдә, ялгызы, әнисенең кайтуын көтеп калтырап утырган көннәр дә онытылмаган. Шуңа күрә, картлык көнендә сагалап торган авырлыкларны шулай тиеш дип кабул итә Хәдичә. Узганнар белән чагыштырганда алар сынауларның баласы кебек кенә. Ашыйсы килүе дә бер көйсезлек кенә кебек, чөнки аны кешедән келәнеп табасы, ермак буйларыннан өзгәләнеп, кычыткан яфрагы эзләп йөрисе түгел бит. Өстенә дә инде бер кат күлмәк булса, шул җиткән.
Шөкер итәргә өйрәнгән буын булса да, ялгызлыгы уйлар янәшәсендә калдыра. Никтер, бүгенге кыенлыкларга түгел, узганнарга күбрәк әйләнеп кайта ул. Яшьтәшләрен барлый, арадан китүчеләрнең дә шактый икәнлеген уйлап, моңсуланып ала. Ул да түгел, тәрәзәсе аша үрелеп, шәфкать туташы килер сукмакны күзәтә.
Янәшәсендә бәләкәй генә радиосы эшләп тора. Үзе кечкенә генә булса да, зур иптәш ул Хәдичәгә. Бу көннәрдә гел элеккеге, Хәдичә яшь чактагы җырларны яңгыраталар. Һәр тапшыру үткәннәргә алып кайта. Эх, кайтарасы иде шул чактагы күңелле вакытларны. Авырлыклар белән тулы булса да, күңелләр шат булган.
Хәдичә кабат уйлар дулкынында кала...
Ирлеләр, әтилеләр калын диварлар артында, яклау, саклау тоеп яшәсә, язмыш тарафыннан кыерсытылганнарга хезмәтнең иң авыры эләгә. Хәдичә дә шулар арасында кайнаган бит. Сабанчы булып эшләгән, иске чабатасын сөйрәп, трактор алдыннан ут яктыртып барган чаклары да калын бер китап язарлык. Шаярып-көлеп, әни кочагында иркәләнеп яшәр чорда көннәр буе, төннәр буе трактор артыннан йөр әле син.
15 яшеннән фермага сарыклар карарга килгән Хәдичә. Баштарак әнисенә булышып йөргән, аннан төп эшенә әверелеп киткән. Әнә шулай хезмәт белән гомере дә үткән.
Әнисе батыр хатын-кыз иде. Ул чор хатыннарының күпчелегенә хас бу сыйфат. Бар хәсрәтен үз эченә йотып, тормышның авыр йөген җигелеп тарткан, кеше ирләренә ялынудан хурланып барысын да үзе эшләргә өйрәнгән ул. Мәкерле авыру гына сыгылдырган аны. Әнисе авырып киткәч, Хәдичә өчен җирдәге кояш сүнгәндәй була. Ялгызы калудан куркып, торса да, ятса да, ул аңа гомер сорый. Өйдә генә утырса да, урында гына ятып торса да риза, бары тик исән-сау гына булсын, барлыгы белән сөендереп торсын.
Шуннан соңгы гомерен Хәдичә әнисен тәрбияләүгә багышлый. Максаты – аны аякка бастыру, мөмкин кадәр озаграк яшәтү. Аякларына кабат баса алмаса да, ул урын өстендә, үз акылында, киңәшләрен биреп утырып тора. Тишек чабата белән карлы сулар ерып йөрүләр, ерак чакрымнарны җәяүләп узулар эзсез калмаган, күрәсең. Аякларына нык салкын тигән. Иң элек аякларын кисәргә дисәләр дә, аларны саклап кала алалар, тик кабат йөри генә алмаган.
Хәдичә гомеренең иң матур чорлары эш һәм өй арасында уза. Ул да башкалар кебек үк өзелеп гашыйк та була, тормыш кору хакында да хыяллана. Тик, әнисен ялгыз калдыра алмау аның хыялларына каршы килә. Егете исә кыз йортына килеп яшәүне түбәнлек итеп кабул итә. Юллары аерыла. Чарасызлык арасында калган Хәдичә, әлбәттә инде, әнисен сайлый. Егете авылдан китеп, читкә урнаша. Өмете сүнгән кыз, йөрәк ярсуларын әлеге дә, баягы эш белән баса. Әнисенең күңеле төшәр дип, күз яшьләрен дә күрсәтүдән курка, хәтта.
Әни белән кыз бер-берсенә терәк булып шактый гомер итәләр. Тормышлары гади генә булса да, тынычлыклары бөтен, өстәлдән тәмле сыйлары өзелми.
Әнисе вафатыннан соң, Хәдичәнең кулыннан эш төшә. Ялгыз калуның ни икәнен ул тәүге кат шунда аңлаган иде. Тик ул вакытта күрше-күлән, дус-иш ярдәмгә килде, бушлыкны тутырырга ярдәм итте. Хәзер менә япа-ялгыз. Ишекне ачып эчкә үтүче юк.
Хәдичә яшьтән эшкә өйрәнеп үскән, аш-суга да оста, чисталыгы-пөхтәлеге, юмартлыгы, гадилеге дә бар. Шуңа күрә дә янәшәсеннән кеше өзелми. Кемдә кунак – камырын куярга, токмачын басарга аны чакыралар. Үзе дә тәмлерәк әйбер пешерсә кара-каршы утырып чәй эчәргә кеше эзли. Йортында исә бәйрәмнәргә караганда догалы ашларны күбрәк уздыра.
Гомернең мизгелләрен ваклап, үз өемдә үз көем дип, барыннан канәгать булып яшәп ятканда, авылның шәфкать туташы аны чираттагы тикшеренү узарга чакыра. Тикшеренүнең нәтиҗәсе булып, үпкә чире ачыклана. Шактый гына вакыт хастаханәдә ятып, дәвалану алып кайта ул. Тик шуннан соң, аның тирәсеннән кеше өзелә. Кайсының өендә сабый баласы, кайсының яңа туган оныгы бар, кайсыберләре үзенең өзлегеп китүеннән курка. Кыскасы, чирле кеше янында торасылары, аңа якын киләселәре килми. Хәдичә, моны яхшы аңлый, үпкәләмәскә, ачу сакламаска тырыша. Шулай да уйларның күңелне тырнап үткән чаклары бар.
Елга берничә тапкыр хастаханәгә барып, күңеле булганчы сөйләшеп, аралашып кайта ул. Үзе кебекләр белән. Аларның да һәркайсы янәшәдәгеләрнең шикләнеп карауларын сизүләрен белдерәләр икән.
Хәлсезлеген, кайбер көннәрдә тыны кысылуын санамаганда, Хәдичәнең әле йорт эчендә үзен йөртерлек чамасы бар. Кайбер көннәрдә генә кәефе китеп ала. Авыруның картлык белән янәшә атлавына килешмәсә дә, Ходай биргәнне гомерләргә кирәк. Язмышына язылган белән килешеп алга барырга кирәк.
Авыру ул көтү чираты кебек: бүген – миндә, иртәгә – синдә. Сиңа язганнан да качып китеп булмый. Шуңа күрә дә мәрхәмәтлелек һәм кешелек сыйфатларын югалтмасак иде.
Ләйлә Искәндәрова.
Фото: https://www.freepik.com/
Комментарийлар