16+

Идәндә тибеп-тибеп кыйнаган ул аны...

Казан районнарының берсендә участок инспекторы булып эшләүче Ринат тагын үзенә таныш адрес буенча килде. Яшь хатынның ире тарафыннан вәхшиләрчә кыйналуы турында полициягә күршеләре шалтыратып хәбәр иткән.

Идәндә тибеп-тибеп кыйнаган ул аны...

Казан районнарының берсендә участок инспекторы булып эшләүче Ринат тагын үзенә таныш адрес буенча килде. Яшь хатынның ире тарафыннан вәхшиләрчә кыйналуы турында полициягә күршеләре шалтыратып хәбәр иткән.

Идәндә бөгәрләнеп яткан, берничә алгы теше коелган, күз төпләрендә миләүшә төсендәге күгәргән урын пәйда булган, тәне кара янып күгәргән хатынны күргәч полиция вәкиленең йөрәге сыкранып куйды. Хокук органнарында эшләү дәверендә күпне күрде, ләкин баласының әнисе, кайчандыр яратышып өйләнешкән хатынына карата кылынган мондый коточкыч вәхшилекне очратканы булмады. Хатын-кыз күрә торып үз куллары белән тормышын юкка чыгара, эчкече ире белән үзе үк упкынга тәгәри бит.

Ринат авырту-сызланудан ыңгырашкан хатын-кызга карап алды.
– Йә, тагын егылдыңмы? – диде ул аңа сораулы караш ташлап.
– Юк, юк, ул гаепле түгел, – диде хатын, зал идәнендә гырлап йоклаган иренә ымлап. – Үзем егылдым, идән юа идем дә, аягым таеп китте.

Ринат, әлбәттә, хатынның әкиятенә ышанмады, гаилә эчендә чыккан чираттагы җәнҗал да әнә шулай тәмамланган бүген. Люция ничә ел рәттән иренең йодрыгыннан тукмалып яши, типкәләп кыйнаса да түзә. Янәсе, үлеп ярата. Җитмәсә, күршесенә: «Ир йодрыгы тигән җир тәмугта янмас», – дип әйтә икән. Әллә соң ул шул сүзләр белән үз-үзен юатамы?!

Ничә ел дәвамында Ринатны күршеләре чакыра, полицейский килә, Люция белән сөйләшә. Икесе дә югары белемле, хатыны укытучы булып эшли, ире элекке хәрби, хәзер заводта хезмәт куя. “Яшел елан”ны күрсә, башы китеп эчә Тәлгать. Әйдә, бераз утырып чыксын, акыл керсен, дип күпме үгетләде Ринат хатынны. Тегесе чатыр ябыша: йә ул тәрәзә юганда “очып төшкән”, йә кыш көне бозлавыкта таелып егылган. Кыскасы, һәр кыйналуына хатын “үзе гаепле”, шуңа аның ачыргаланып елавын да, идәнгә барып төшүләрен дә күршеләре ишетә дә, күрә дә. Ничә тапкыр ире Люцияне канга баткан килеш подъездга чыгарып ташлады.

– Үтерә бит ул сине, Люция, нужәли шуны аңламыйсың, – дип күрше хатыны Надя түтәй үзенә алып керә, юындыра, дәвалый иде яшь хатынны. Икенче көнне Люция тагын өенә кереп китә. Аек вакытында аякларына ятып елый бит Тәлгать. Ялвара, имеш, синнән башка яши алмыйм, үз-үземә кул салам. Түзде хатын, ничә ел түзде. Шул арада бала табып куйды. Авырлы вакытында да кыйнады ире аны. Монысына да түзде. Күршеләре, туганнары “тиле” дип ваз кичте Люциядән. Күпме әйтеп тә, аңламаганны! Әнисе белән абыйсы эчтән генә көйде аның өчен, әмма берни эшли алмадылар. Үзләренә алып кына кайталар, ике көннән соң тагын төянеп чаба хатын. Ни дип әйтергә соң бу күренешкә? Әнә Ринат та сүз таба алмый торды. Ничек йолырга бу кыямәттән яшь хатынны?
Ринат ашыгыч ярдәм бригадасын чакыртты да, Люция белән якындагы хастаханәгә китте. Биредә табиблар хатынның карточкасына аның сүзләрен генә теркәде, егылдым, бетте-китте. Димәк, йодрык уйнатучы Тәлгать тагын судан коры чыгачак. Эх, җәзасы кырыс булмаса, күптән үзем тукмаклармын да, төрмәдә черетер идем мин сине, канун башкача шул бездә, дип уйлап куйды Ринат.

Ике көннән соң участковый Люцияне күрер өчен янә хастаханәгә юнәлде. Бәлки, акылына килер дә, иренә карата гариза язар дигән өмет бар иде аңарда. Палатага кергәч, Ринат хатынының караваты янында утырган Тәлгатьне күрде. Тегесе дә участковыйны күреп сәламләде:
– Менә хатыным янына килдем. Тагын егылды бит, әнә күпме җире күгәргән, шундый алпан-тилпән инде ул, алдына карап йөрми, – диде ир авызын ерып.
Люция борылды да, түшәмгә карап ята бирде.

Ринат хастаханәдән чыгып, Люция яшәгән йортка китте. Хатынның кызы, әнисе дәваланып чыкканчы, Надя түтидә яшәп тора иде. Күзләре кызарып беткән, ябык гәүдәле 3 яшьлек кыз күрше апасы белән аш-су бүлмәсендә чәй эчә иде. Ринат аңа алып килгән күчтәнәчләрен сузды. Кызчык саран гына елмаеп куйды. Надя түтисе кызчыкны уйнар өчен залга кертеп җибәрде.
– Улым, нишләтик соң бу хатынны, күрәләтә тәмугта яши. Баласы бигрәк жәл. Катырак тавыш ишетсә дә, сискәнеп куя, – диде хатын. – Булыш, зинһар, бала хакына булса да.

Ринат озак сөйләшеп утырды аның белән, Надя түтине күптән белә иде. Ул Люцияне үз кызы сыман күрә, җитмәсә, йортның колагы да, күзәтүчесе дә, һәркем турында үз мәгълүматы бар аның. Әнә шуңа күрә аның сүзләрен җиргә ташлап булмый.

Ринат янә эшенә китте, чыннан да, алга таба ни булыр, шулай калырмы? Хәер, җавабы да әзер иде, берни дә булмаячак, барысы да үз урынында калачак. Уйлары аны якын киләчәккә алып китте, дежурный аңа Люция яшәгән адрес буенча хатын-кызның үтерелүе турында хәбәр итәчәк. Хатынның җан биргән гәүдәсен күреп, ирен шунда ук сак астына алачаклар, ә теге сары чәчле кызчык тома ятим калачак. Ринат бу гаилә язмышының фаҗига белән тәмамлануы өчен гомере буе үз-үзен битәрләп яшиячәк. Ир әлеге коточкыч уйларыннан дерт итеп сискәнеп китте, күз аллары караңгыланды.

Шулчак алпан-тилпән атлаучы Тәлгатьне күреп алды. Хастаханәдән соң, башын төзәтеп алырга уйлагандыр инде. Куртка изүеннән “акбаш” та күренеп тора.
Ринат сәрхүш ирне изүеннән эләктереп алды да, машинасына утыртты.

– Синең белән мәче-тычкан уены уйнап булмый. Тәлгать, хатының сиңа карата шикаять язды. Менә монда ул, – диде участковый папкасына ишарәләп. – Барысын да тасвирлап язды. Тәк шту кире сөйләнеп утырма, әйдә, чын дөресен үзең язарсың, бәлки, срогы әзрәк булыр. Шуны истә тот, синең һәм Люция киемен экспертизага бирдем, кире сукалап, мин кыйнамадым, дип әйтә алмыйсың. Бөтен дәлил-сиңа каршы.
 Дежур частендә Ринатның дусты иде. Ул участковыйны ярты сүздән аңлады, Тәлгать тә карышып тормады бу юлы, ничек бар шулай язды. Гаебен таныды.
Икенче көнне, тәүлек буе кизү торганнан соң, Ринат өенә таба юл алды. Әлбәттә, Люция аңа берни дә сөйләмәде, экспертизасы да юк иде аның, әмма бу кан коюны туктатырга вакыт, ләбаса. Күрә торып яшь хатынның үлем элмәгенә үзе үк башын тыгуын карап торсынмыни Ринат. Алдашса да, изге эш өчен алдашты ул. Тәлгатьне кулга алдылар.

Ринат эшкә беркетер өчен, хастаханәгә медицина тикшерүе артыннан китте. Люция янына да сугылып чыкты.
 – Люция, иреңә карата гариза язарга, барысын да ничек бар шулай сөйләргә кирәк. Әгәр моны эшләмәсәң, ата-ана хокукларыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Өстәвенә, иреңнең гамәлләрен яшергән өчен җаваплылык та өстәлә. Иң мөһиме – бернәрсәдән дә курыкмагыз, барысы да яхшы булачак, мин сезгә моны вәгъдә итәм, – диде Ринат инде мескен кыяфәтенә кергән хатынга карап.
Хатын елап җибәрде һәм ничек бар шулай барысын да язып бирде. Тәлгатьне 10 елга утырттылар.

Берничә елдан Люцияне танырлык түгел иде, ул танымаслык булып үзгәрде, кызы да елмая башлады. Элекке яшәгән урыныннан күченеп китте, эшен алыштырды. Кызы музыка белән кызыксына башлады, кыскасы, Ринатның ярдәме белән яшь хатынның тормышы төптән үзгәрде. Күргән саен Люция моның өчен полицейскийга: “Сез булмасагыз, мин күптән үлгән булыр идем, юләр булганмын. Мине упкыннан йолып алдыгыз”, – дип мең рәхмәт укый иде.

Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

33

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    2

    Полициялэрнендэ бик яхшы кешелеклелэре бар инде.

    Мөһим

    loading