16+

"Җилбәзәкләнеп йөргәндә матур яшь кызлар кирәк"

Саба районы Олы Шыңар авылында яшәүче Гөлнур һәм Рафаэль Әхмәтовлар гаиләсенә сокланырлык. Алар 6 бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген 11 оныклары да бар. “Әгәр безнең шикелле тырышсалар, 36 оныгыбыз булырга тиеш. Аллаһ Тәгалә күпме насыйп итәр инде”, – ди Рафаэль абый.

"Җилбәзәкләнеп йөргәндә матур яшь кызлар кирәк"

Саба районы Олы Шыңар авылында яшәүче Гөлнур һәм Рафаэль Әхмәтовлар гаиләсенә сокланырлык. Алар 6 бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген 11 оныклары да бар. “Әгәр безнең шикелле тырышсалар, 36 оныгыбыз булырга тиеш. Аллаһ Тәгалә күпме насыйп итәр инде”, – ди Рафаэль абый.

“Без бер авылдан, кечкенәдән таныш идек. Ун көн очрашып йөрдек тә, гаилә корырга булдык”, – дип елмая бүген Рафаэль абый... 

Гомер буе колхозда хезмәт куйган, сигез колхоз председателе кул астында эшләгән ул. Ә бит армиядән кайтканда авылдан китү теләге дә булган.

– Авылны калдырам дип, ярсып кайттым. Ул вакытта паспортлар бирелмәде. Армиядән кайтканда әти бакыйлыкка күчкән иде инде. Әнкәй дә авырды. Миңа: “Әниеңне без карарга тиешме? Ул сине нәрсә өчен үстергән соң?” – диделәр. Авылда калдым. Колхоз җитәкчесе, иптәш Кәримуллин, бригадир итеп эшкә алды. Шул көннән 2010 елга кадәр колхоз камытын тарттым, – ди ул.

Лаеклы ялда булса да, Рафаэль абый бер урында тик торырга яратмый. Хәзер дә авылда мөмкинлекләре чикле кешеләр советын җитәкли икән. Ярышларда җиңүләр яулыйлар.

Рафаэль абый эшкә, хезмәткә чумган арада, балаларны тәрбияләү Гөлнур апаның иңенә төшкән. Аңа кадәр Гөлнур апа да колхоз сукмагын таптаган. 
– Ирем иртән чыгып китте, кич белән кайтты. Балаларга барлык кирәк-яракны аңа әйттем. 1973 елда кавыштык. Шул вакыттан дус-тату яшәдек, алты бала үстердек. Йортыбыз гөрләп торды. Бияләйне бәйләп кидерттек, кием-салымны кул белән юып, чишмәнең салкын суында чәйкадык. Алты баланы үстергәндә авыр да, күңелле дә булды. Ул вакыт күз ачып йомганчы үтте дә китте. Хәзер һәрберсенең үз гаиләсе бар, – ди Гөлнур апа.

Рафаэль абый белән Гөлнур апа балаларын – Фаил, Гөлназ, Гөлнар, Раил, Гөлия, Надилны башлы-күзле иткән, һәрберсенә зурлап туй үткәргәннәр. “Берсе дә бездән ярдәм сорамый, үз тормышларын үзләре көтә”, – ди куанып әти кеше. 

– Балаларыбыз холыксыз булмады. Кызларым кушканны көтеп тормады. Ял көннәрендә ашарга да пешермәдем, диярлек, – ди гаилә башлыгын тулыландырып әниләре. 

Быел Әхмәтовлар алтын туйларын билгеләп үтә икән. 50 ел бергә тормыш – биш ел кебек кенә, ди үзләре.  Ә аларның мәхәббәт тарихы да бик үзенчәлекле булып чыкты. 

– Рафаэль абый, Гөлнур апаны нәрсә өчен яраттыгыз соң? – дип сүз катам.
– Кызлардан Гөлнурны гына түгел, барысын да яраттым. Авылга кайткан кунак кызлары берсе дә миннән калмады, – дип көлә Рафаэль абый. –Җилбәзәкләнеп йөргәндә матур яшь кызлар кирәк, әмма матурлык белән генә тормыш итеп булмый. Гөлнур бар яктан да килгән – чибәр дә, акыллы да иде. Күңелем аңа тукталды. Бергә уйнап үстек. Авыл халкы белми дә калды, ун көн эчендә башлы-күзле булдык.

Рафаэль абый кызны сорарга ат белән төшеп, гармунга җырлар көйләгән. Гөлнур апаның әтисе бүрек киеп озатып җибәргән, ә Рафаэль абыйның әнисе, йортта ир заты булмагач, бүрек киеп каршы алган. Киленне мендәргә бастырып, бал каптырганнар, йоласына туры китергәннәр. 

– Иргә дә, каенанага карата да сабырлык кирәк. Ызгышмасаң, талашмасаң, тормыш бер җайга бара, – ди Гөлнур апа.

Бу матур гаилә белән аралашканда, икесе арасында булган җылы мөнәсәбәтләргә, хөрмәткә сокланып утырдым. Гөлнур апаның 6-7 ел элек баш миендә яман шеш тапкан булганнар. Мәскәүдә операция кичергән. 

– Кайгырмадым да диярлек, чөнки тормыш иптәшем миңа артык бер сүз дә әйтмәде. Нәрсә икәнен дә аңламый калдым, – ди Гөлнур апа.
Ә Рафаэль абый, бердәнбере өчен курыккан. Хәтта күрәзәчегә дә барган. “Авылга кайткач, кибеткә дә төшермәдем. Исән-сау калдыңмы әллә, дип ялгыш кына әйтүләреннән курыктым”, – ди ул.

Менә шундый мәхәббәт. Рафаэль абый әйтмешли, күктә язылган язмыштыр бу.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

20

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading