16+

Иремнең абыйсы "миңа бала алып кайт" ди...

Бер яктан, кызык та, икенче яктан, сәер дә хәлдә калдым бит әле. Ирем белән өч бала үстерәбез. Аның әти-әнисе белән дә, туганнары белән дә бик яхшы мөнәсәбәттә яшибез. Гел кунакка йөрешәбез. Иремнең бертуган абыйсы бар. Өйләнгән. Тик ничә ел инде бала алып кайта алмыйлар.

Күптән түгел төпчек улыбызның туган көне булды. Бөтен кунаклар китеп беткәч, баланы йоклатырга дип бүлмәгә алып кереп киттем. Шунда яныма иремнең абыйсы керде. “Миңа бала алып кайт әле”, - дигән сүзе колагыма ишетелгән кебек яңгырады. “Нәрсә?” – дип аптырап сорагач, тагын шул сүзен кабатлады. “Хатынны бик яратам, аны ташлый алмыйм. Әмма ул миңа бала алып кайта алмый. Яшебез дә бар бит инде хәзер. Алып кайт миңа бала, зинһар дим. Сезгә килгән саен йөрәгем кысыла, өегез тулы бала-чага, сездә шундый рәхәт, күңелле”, - диде ул. Минем реакцияне күз алдына китерәсезме? Билгеле, ачуланып бүлмәдән куып чыгардым.

Абыйларны озатып, йокларга яткач, барысын да иремә сөйләп бирдем. Ә ул көлде генә. “Ышандыңмы шуңа? Ул бит шаярып кына шулай әйтә”, - диде. Мондый сүзләрне шаярып әйтәләрме? Юктыр... Шул көннән бирле уйланып йөрим. Кызганам, мин аларны. Ләкин кызганам дип бала табып бирә алмыйм бит инде?!

Халидә Х.
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    суррогат ана булсағыҙ була инде,туғанығыҙ бит ярдам булар иде.

    Мөһим

    loading