Булачак ирем белән 9нчы сыйныфны тәмамлаганда, районга спорт ярышларына баргач таныштым.
Бер-беребезне бер күрүдә ошаттык. Ул – минем, мин аның беренче мәхәббәте идем.
Икебез ике авылда яшәгәч, еш күрешеп булмады. Арада хатлар йөрде. Әмма без бергә булмадык, юллар аерылды.
18 яшьтә икебез дә гаилә кордык. Йа Ходай! Хәзерге акылым белән уйлыйм да, 18 яшьтә нинди гаилә инде?! Бигрәк яшь булганбыз бит! Икебезнең дә балалар туды. Әмма мин 28 яшемдә тол калдым.
...Беренче мәхәббәтем белән очраклы гына урамда күрештек. Ул вакытта хатыныннан аерылган иде. Язмыштыр инде. Кушылдык. Минем дә беренче ирдән улым бар, аның да. Улларыбыз уртак телне тиз тапты. Яшь аермалары 8 ай гына булса да, бер-берсен абый-эне дип йөртәләр. Ирем белән уртак кызыбыз бар. Аңа да 20 яшь инде.
Беренче хатыны белән яхшы аралашабыз. Ул да яңа гаилә корды. Бер-беребезгә кунакка йөрибез. Ирем балык тотарга ярата. Күпләп тотканда, мин аны үзебезгә, әти-әниләргә, иремнең беренче хатыны гаиләсенә, ул хатынның әти-әнисенә бүлеп таратам.
Күптән түгел иремнең улы өйләнде. Туйда да бергә бәйрәм иттек.
Якыннарыбыз безнең мөнәсәбәтләргә шакката. Янәсе, алай була алмый! Өч көнлек дөньяда талашып, мал бүлешеп ятудан ни мәгънә соң?!
Гөлинә Галимова.
Фото: https://www.freepik.com/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
1
0
Донья булгач,торле хэллэр була! Мин дэ белэм шундый гаилэне!Э нигэ калган гомерне матур итеп яшэмэскэ?!
0
0