Иремнән зарланасым килә. Бу язмамны укыган кешеләр: “Нәрсә карап кияүгә чыктың соң?” – дияр. Әйтсәгез, әйтегез! Ләкин мин аннан туйдым, гарык булдым. Мәхәббәт яши башлаганда гына була икән ул, аннан соң каядыр юкка чыга, югала.
Ирем романтик түгел, гомумән, миңа карата игътибарын сизмим. Дөрес, безнең интим бар, әмма анысы да автомат рәвештә генә башкарыла. Өйләнешкәннән бирле миңа чәчәкләр бүләк итми дисәм, туган көнгә бирә инде. Әмма ул гына аз, хисләрне дәртләндереп җибәрү өчен нидер җитми. Бу хакта үзенә мең кат әйттем, нәтиҗәсе юк.
Тормыш болай дәвам итсә, аерылышырга туры килер, мөгаен. Яратып һәм яратылып яшисем килә. Ирләр! Яратыгыз хатыннарыгызны, игътибарыгызны кызганмагыз!
Дилә,
Казан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар