Мин эштән кайткач, баланы миңа калдырып янәсе дус кызлары янына чыгып китә иде. Кунарга кайтмаган вакытлары да күп булды. Кыскасы, хыянәте тиз ачыкланды. Без аерылыштык. Бала минем белән калды, әнисе каршы килмәде. Ә аннары ул тиз арада башкага кияүгә чыкты.
Улым инде үсте, егет булды. Мин аны берүзем үстердем, без аның белән әтиле-уллы гына түгел, ә якын дуслар да. Әнисе белән сирәк кенә аралашалар, ләкин бала аның белән күрешергә теләми. Юк, әнисенә каршы котыртмадым, бала үзе шулай хәл итте.
Шушы еллар дәверендә бер хатын-кызны да якын итмәдем, хатын-кызлардан күңелем кайтты, ышанмыйм мин аларга. Өйләнергә бер теләгем дә юк.
Язмыш сыный дидем бит әле? Соңгы елларда әти бик нык чирләде. Сеңлем белән алмаш-тилмәш әтине тәрбияләдек. Балачагымда да әтигә болай бәйләнгәнем булмагандыр. Соңгы көннәрендә без тагын якынайдык. Ә күптән түгел әтиемне җирләдем. Аны югалтуны бик авыр кичердем, әле дә айнып булмый. Торсам да, ятсам да, уемда гел әти. Аннан башка яшәү юк сыман.
Хәзер бу дөньяның бөтен мәгънәсе дә, яме дә бары тик улым. Исән-сау һәм бәхетле булсын иде...
Комментарийлар
0
0
Для себя тоже надо жить, не только для родных, не надо привязываться к прошлому
0
0