Картның эч серләрен бушатасы килүе йөзенә чыккан иде. Димәк, тулышкан. Салих бабай артыгын сөйләп йөри торганнардан түгел үзе. Аз сүзлерәк булгангадырмы, аның хәтта «Төнбоек» кушаматы да бар.
Скопировать ссылку
Картның эч серләрен бушатасы килүе йөзенә чыккан иде. Димәк, тулышкан. Салих бабай артыгын сөйләп йөри торганнардан түгел үзе. Аз сүзлерәк булгангадырмы, аның хәтта «Төнбоек» кушаматы да бар.
«Шәмсинур апа исән-сау гынамы соң?» дигән соравыма:
- Исә-ән, аңа нәрсә булсын, гомер буе минем аркада җил-яңгыр тимәде бит аңа. Яшерен-батырын түгел, башка хатыннар чөгендер басуында бил бөккәндә, үзе кебек эшсез хатыннар белән самавыр төбендә гайбәт сатып утырды, ачуым килмәгәе. Үзең дә беләсең, мин колхозда соңгы чутта булмадым, хатыным да, башка түрә бичәләре кебек, «авыл элитасын» тәшкил итте, - дип сөйли башлады Салих бабай.
Без үскән елларда бу абзый колхозның алыштыргысыз баш хисапчысы булды. Кырык еллап эшләгәндер, билләһи. Җитмешне узгач кына ташлады ул контордагы кабинетын. Анда да китмәс иде, колхозыбыз таркалды. Әмма, бәхетсезлегенә, ул контор кабинетын «җылыткан» арада карчыгының кочагы шактый суына төшкән булып чыга. Хәер, гомер иткән карчыгыңның кочагы юк-барга суынмый инде ул. Салих картның 40 яшьләр тирәсендәге хисапчы Мәрьямгә күзе төшеп йөрүе, шул дәртлекәйгә чын-чынлап «кармак салгалавы» турында хәбәрләр ишетелгәли иде. Димәк, утсыз төтен чыкмый, дигәннәре дөрес. Җитмештә дә матурлыгын ташламаган Шәмсинур әби, күрәсең, картының бу хыянәтен бик авыр кичерә.
— Әйтсәм әйтим инде, туган, янына яткырмаска итә башлады бермәлне! - дип сүзен дәвам итте Салих карт. - «Имею право!» дип, менеп ятам ятуын. Тик, ачык чырай булмагач, уртак юрган да җылытмый икән шул. Шулай да берүзең яткан ише түгел. Карт сөяккә җылы арка да ярап куя. Әмма тора-бара анысыннан да мәхрүм калдым. Әбиең, минем шул затларны җенем сөймәгәнен яхшы белә торып, песи алып кайтты. Гомергә песи тотмадык өйдә - тычканнарны үзем тотарга әзер идем, песи генә булмасын! Ят та үл инде, менә! Ул гынамы, шуны янына алып, кочаклап йоклый башлады. Мин, билгеле, аерым йокларга мәҗбүр булдым.
Песиенә бөтен назын бирә бу. Иң затлы ризыкларны аның алдына куя. Кибеткә барса, аңа дип, колбасасын, каймагын, кетердек песи азыкларын алып кайта. Мин бар ни дә өйдә, юк ни! Әмма мин дә адәм баласы, мондый мыскыллауларга озак түзеп торалмадым.
Комментарийлар