16+

Хатынымны ташлый алмыйм. Сөяркәмне дә яратам...

Хатын белән яратышмыйча өйләнештек. Яшьлек хатасы белән балага узды да, өйләнмичә башка чарам юк иде. Гаилә корганда, икебезгә дә 19 яшь иде. Яратмаган кеше белән яшәүләре авыр булды, тик кызыбыз хакына түздем. 

Хатынымны ташлый алмыйм. Сөяркәмне дә яратам...

Хатын белән яратышмыйча өйләнештек. Яшьлек хатасы белән балага узды да, өйләнмичә башка чарам юк иде. Гаилә корганда, икебезгә дә 19 яшь иде. Яратмаган кеше белән яшәүләре авыр булды, тик кызыбыз хакына түздем. 

Моннан 6 ел элек командировкага башка шәһәргә баргач, бер татар кызы белән таныштым. Беренче күрүдән гашыйк булдым үзенә. Шуннан бирле очраша башладык. Эшем командировкалар белән бәйле булгач, хатын берни дә сизмәде. Ә үзем һәрвакыт сөйгәнем янында булдым. Шулай итеп, ике яклы тормыш алып бардым. Ләкин һәрнәрсәнең ахыры була. Яраткан кешемне гомер буе газаплап яши алмыйм, аңа кияүгә чыгарга, бала табарга кирәк. Ничек кенә авыр булса да, араларны өзәргә булдым.

Ул көн тормышымда мәңгегә кара тап булып калачак. Җаным өзгәләнә, күңелем елый. Сөйгәнемне ничек сагынуымны аңлатып бирә алмыйм. Мин аны өзелеп яратам. Ләкин хатынны да ташлый алмыйм. 16 ел бергә яшибез, кызыбызга да тулы гаилә кирәк. Аллаһы Тәгалә миңа шундый авыр һәм газаплы язмыш язгандыр инде, күрәсең. Яратмаган яр белән яшим. Күңелдәге хисләремне башкаларга сөйли алмагач, шигырьләр яза башладым. Аларның барысы да сөйгәнемә багышланган. Бәлки картлык көнемдә ул шигырьләрне хатынга күрсәтермен, барысын да ачыктан-ачык сөйләп бирермен. Әмма әлегә түгел... 

Фото: https://pixabay.com

Газинур, Чаллы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

11

1

4

3

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Куркак ир

    • аватар Без имени

      9

      2

      Син ул сояркэн белэн яшэп кара тормыш итеп, шуннан сон белерсен кемнен кем икэнен, эййе хатыннан качып зина кылып йоргэндэ бик яхшы була ул э сонныннан укенэлэр. Берэу бик яратып чыгып киткэн иде, менэ хэзер кайта алмый, укенеп яши. Бар бик яратсан алга, флагынны тотып чыгып кит.

      • аватар Без имени

        8

        0

        Ник ойленден сон яратмагач.Сине ярата микен сон ул?О себе очень высокого мнения.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Ярамаган булса ауырга калып ятма иде бит. Э бу ир яратмасада ойлэнгэн, э яратмаган кеше белэн яшэуе ауыр.мин яшэп карадым, эсеп яфаламаса дальше да яшэп идём, ярай эсте, мин айырылып киттем, хэзер 20 йыл яратканым белэн яшибез, аллага шокер. А тут видно, что жена хорошая, поэтому не уходит, думает, что не любит, ну скорее не понимает, что любит

          • аватар Без имени

            0

            0

            Бер Кыз бн танышкан имеш горурлык,синен акчан кирэк Ана,менэ Син китеп Кара иден хатыныннан,теге Кыз бн торыга иде,менэ шунда анлыйсын инде,кем кадерле.Тора алмасан,хатынын кертмэсэ бомжга эйлэнэсен менэ шуларны уйларга кирэк.

            Мөһим

            loading