Газиз тәмле итеп: “Нихәл, матурым?“ – дияргә дә өлгерә алмады, хатыны Гөлназ килеп, телефонын кулыннан тартып алды да, өйнең стенасына “сылады”. Ир аңлашып өлгергәнче, телефон чәлпәрәмә килеп идәнгә барып төште...
Күз аллары караңгыланды. Гүя аның җаныннан да артык күргән сөеклесен төртеп ектылар. Юк, ул телефон өчен өзгәләнмәде, тагын сатып алыр ул аны, берне, икене, бишне алыр. Аңарда мени эш. Шушы мизгелдә аның тормышы да кисәк-кисәк җиргә сибелгәндәй булды. Болай да уйлары тынгылык бирми иде. Тормышны яңа баштан башлап, югалтканнарны кире кайтарып булмый шул. Хәтта исән булсалар да. Менә бусы инде акчага сатылмый. Шулай ук ярату, хөрмәт, ихтирамны да акча белән генә үлчәп булмый. Яратып, яратылып, икең бер карашта булып бер түбә астында яшәсәң иде ул! Хыял һәм чынбарлык арасы бик ерак икәнен үзе аңлый, ләкин йөрәге аңламый ирнең. Аңа бүген авызыннан ут чәчеп торучы Гөлназы түгел, ерактан булса да җылытып, яшәү көче биреп торучы Зәриясе кирәк.
Телефон кая бәрсәләр, шунда калды. Аны иелеп алучы, нинди хәлдә икәнлеген караучы да булмады. Ирнең бер колагында назлы гына: “Әйе!“ – дигән тавыш чыңласа, икенче колагында берсе артыннан икенчесе тезелеп киткән битәрләү сүзләре.
– Тагын шул телефонга ябыштыңмы? Кызу эш вакытында кайсы ир хатын-кыз кебек ләчтит сатып утыра. Мәгъшукаларыңның очы-кырые булырмы? Ник, мин алардан киммени, нишләп минем белән сөйләшмисең дә, алардан аерыла алмыйсың? 18 ел яшәп “матурым“ дигән сүз ишеткән юк әле, – дип үз сүзен үзе җөпли-җөпли сөйләвен дәвам итте хатыны.
Ирнең төшке ашы аш булмады. Ник кайтканына үкенеп, тынычлап чәен дә эчә алмыйча эшкә китеп барды. Бу күңелсез хәлдән соң Газиз тагын уйларга бирелде.
...18 яше тулу белән егет армия сафларына китеп барды. Хәрби хезмәткә киткәнче дуслашып йөргән кызлары, сер бүлешерлек иптәшләре, тиңдәшләре булса да, кемгәдер гашыйк булуын хәтерләми. Хезмәттәшләре кызларына сагынычлы кайнар сәламнәр юллаганда, ул классташ яки күрше кызларына хат язып сала, авылдагы яшьләр тормышын да алар аша белә иде. Ике ел вакыт шулай бик сизелми генә узып китте. Газиз дә туган ягына кайтырга алдан ук әзерләнде. Киемнәрен яңартты, аларны бизәде, матурлады. Кечкенә генә булса да күчтәнәчләр дә алды. Кемгәдер яулык, кемгәдер сувенирлар, наклейкалар җыйды. Ә менә бер дә хатыннан өзмәгән күрше кызы Сәвиягә уртасына кызыл чәчкәләр кушып үргән ак браслет бүләк итәчәк ул! Сөю билгесе түгел, дуслык билгесе итеп билгеле!
Ул көткән көн, Газизне туган яклары белән күрештерәчәк поезд килде. Ике ел шатлыгын да, борчуын да уртак итеп яшәгән дуслары белән саубуллашып, солдат егет йөгерә-атлый поездга кереп утырды. Күңеленә шундый рәхәт, кәефе күтәренке иде.
Бәхетенәме, әллә бәхетсезлегенә каршымы, урыны ике кыз янәшәсенә туры килде. Бер күз салу белән Газизнең бит урталары янып чыкты. Хыялындагы кыз аның янәшәсендә утыра иде. Барысы да ул күз алдына китергәнчә: иңнәренә төшеп торган калын кара-коңгырт чәчләр, маңгай чәчләре арасыннан тыйнак кына карап торган җемелдем күзләр. Егет бер карады да, аның нинди милләттән булуын, каян кайтып килешен дә белмәгән килеш гашыйк булды. Беренче тапкыр! Дөньядагы иң гүзәл, иң сөйкемле кыз шушы кебек тоелды аңа!
Бер сәгать элек кенә якыннары янына ашкынган ететнең инде поездны ашыктырасы килмәде. Акрынрак барсын иде ул, хәтта бармыйча туктап торса да ярый. Башта бары тик бер генә уй: кызлар белән танышып, аралашып китәргә өлгерәсе иде.
Солдат киеменнән кереп, яннарына утырган егеткә кызлар да игътибар итми кала алмады. Кыюсыз гына сүзләр ялганды. Соңгы пунктка кадәр бергә кайтасылары, кызларның апаларына кунакка килүләре мәгълүм булды. Үз телендә рәхәтләнеп сөйләшеп кайтыр юлдашлар табылганга егет бер сөенсә, икенчедән йөрәгендә әлегә кадәр кичермәгән хисләр өермәсе бөтерелә иде. Ничек кенә бу туташны югалтмаска соң?
Юлдашлар өчесе дә Казан вокзалында төшәчәкләр. Ләкин аннан соң юллары аерылачак бит. Алар республиканың икесе ике районына кайтып китәчәк. Адреслар алмашынды, үзләре, кызыксынулары һәм тормыш турында шактый гына сөйләште алар. Ләкин күпме генә аерылып китәргә теләмәсә дә, Газизгә кызларны утыртып җибәреп, тукталышта ялгызы басып калырга туры килде. Саубуллашканда кабат очрашырга язсын дигән теләкләр белән күрше кызына дип алган браслетны Зәриягә истәлеккә бирде. Биреп кенә калмады, кулына кигезде, сирәк булса да искә алырсың дигән булды.
Кызлар китте. Егет күңеленең һәм йөрәгенең бер өлеше алар янында калды. Газиз әллә атлады, әллә юк, үзен туган якларга алып кайтасы поезд янына барып җиткәнен дә, кереп утырганын да хәтерләми. Бу юлы инде ике сәгатьлек юл бик озак тоелды. Менә нәрсә икән ул мәхәббәт, менә ничек була икән ул бер күрүдә гашыйк булу! Юлдан ук хат язып саласы, әйтә алмый калган хисләрен кыз күңеленә җиткерәсе килсә дә, егетне нәрсәдер туктатты. Сабыр итәргә, ниндидер бер җай килеп чыгуын көтәргә булды.
Егет әти-әнисе янында бераз ял иткәч, калага китеп урнашырга, менә инде шул чагында Зәрияне җир читеннән дә эзләр табарга карар кылды.
Авылга кайтып, шатлыклы мизгелләр эчендә, сагындырган дуслар, аның өчен барысына да әзер булган туганнар янәшәсендә егет азмы-күпме онытылып торды. Ул бар яклап игътибар үзәгендә иде. Ләкин бу санаулы көннәр тиз узды. Газизнең кабат бар уйлары Зәриягә барып тоташты.
Гаиләдәге бердәнбер ир балага авылдан китәргә рөхсәт бирмәделәр. Ветеринария пунктында эш белешеп, читтән торып укырга керергә документларын да әзерләп куйганнар иде инде. Шулай да егет өметен өзмәде. Авылга шәһәрдән килен булып кайтучылар да, бик ераклардан килеп менә дигән итеп яшәп ятучылар да бар бит дип юанды.
Ике арада хатлар йөрде. Кыз Казанга килгән чагында егет тә очрашуларга барды. Әзме-күпме аралар җайланды, Газизнең күңелен өмет уты җылытып торды. Алга таба зур планнар корылмаса да, ул кызны үзенеке итә алачагына ышана иде.
Сирәк очрашу нәтиҗәсеме, яшьлекне заяга уздырасы килмәү теләгеме, егет авылдагы кызлар белән дә аралаша башлады. Ара ерак, Зәрия яшәгән якларга барып ишетелмәс дип тынычландырды үзен. Хәбәр барып җитми җитүен, шулай да күрешүләр сирәк булгач, ара ерагая. Күңел якынлыгы өчен барысын да уртага салып сөйләшү, җитәкләшеп урам йөрүләр, аралашу җитми.
Озак та үтми Газизнең очрашып йөргән кызы үзенең авырлы икәнлеген җиткерә һәм кавышу, гаилә корып җибәрүдән башка чара калмый. Күңелендә бер китек булса да, бу вакытта әле егет Зәрияне гомер буе уйлап, сагынып, аңа табынып яшисен белми. Бу вакытта аңа хәбәр бирми генә туй итә. Килгән хатларга җавап бирмичә генә арасын өзә.
Тормыш итә башлагач гел тәмле сүзләр генә сөйләшеп утырырга туры килми шул. Күңел тарткан, җанга якын ярың читтә калып, аның урынын башкалар биләгәч, тормышның тагын да катлаулы икәнлеге беленә. Газиз күпме генә тормыш мәшәкатьләре, гаилә эшләре белән онытылырга теләсә дә, уйлар гел үткәннәр тирәсендә бөтерелә. Шуның өстенә тормыш иптәшенең һәр кимчелеге күзгә күренә һәм хыялындагы хатын-кыз белән чагыштырыла. Әллә игътибар җитмәүдән, әллә үзе шундый, Гөлназ да гел төртмә сүзләр сөйләп ирнең гайрәтен кайтарып тора. Күпме генә сабыр булырга тырышсаң да, кеше йөрәге диңгедәй төпсез түгел шул.
Еллар үтә. Газиз дә мал-туар арасындагы эшен төзелеш тармагына алмаштыра. Төрле авыллар буйлап төзелеш эшләре белән йөргәндә дә Зәрия яшәгән районнан берәр кешене очратса, кызны сораштыра. Ләкин кыз яшәгән район зур шул, бирегә ул яклардан килеп төпләнгән кешеләр дә инде олыгаеп бара һәм үзләре киткәндә бәби генә булып калган буынны белми диярлек. Әлегә кадәр бер генә дә хәбәрен ишетмәгән Зәрияне табу турындагы хыялы иргә тынгылык бирми.
Замана һаман алга бара. Ир уртасын җитеп килгән Газиз дә төзелешләр туктап торган кышкы озын көннәрдә компьютер серләрен өйрәнә. Акрынлап социаль челтәрләрдә үз битләрен булдыра. Аннан барлык таныш һәм таныш булмаган кешеләр аша Зәрияне эзләргә керешә. Кыз фамилиясе, яше, авылы, туган көне... Нинди генә мәгълүматлар кулланмый ул. Чын күңеленнән эзләгән кеше барыбер максатына ирешә икән ул. Шактый вакытлардан соң булса да, дусларына өстәргә теләк белдереп хәбәр җибәрә. Кечкенә бала кебек аның интернетка керүен көтеп йөрүләр, чынннан да үзе эзләгән кеше булуына ышанасы килеп уздырган вакытлар инде артта калган. Яшьлек дуслары бер-берсе белән табышкан. Хәтта кавышырга, тормышны яңадан башларга соң булса да, алар аралашып яши.
Зәрия дә үз якларында кияүгә чыккан. Инде балалары да зурлар икән. Үзе һаман да районның социаль яклау бүлегендә эшләп йөри. Тормышының бар яклап җитеш һәм камил булуы хакында сөйләсә дә, ул да беренче очрашкан, танышкан көнне гел искә алуы хакында яшерми. Солдат егет бүләк иткән браслеты да һаман да саклана икән.
Иң элек Газиз белән Зәрия интернет аша языша. Әлегә кадәр компьютер, интернет дөньясы эчендә кайнамаган, һәрчак хуҗалык эшләре белән генә мәшгуль булган иренең кинәт үзгәрүен, җитдиләнеп китүен, үз дөньясы эчендә йөзүен, әлбәттә инде, хатыны да сизми калмый. Эшсезлектә битәрләп арыгач, аның һәр адымын күзәтергә керешә. Үзе өйдә юк чакта социаль челтәрдәге битенә кереп, барлык хатларын укып чыга. Кызганычка, әлегә кадәр авызы пешкәне булмаган ир, соңгы көнне язышуларын бетерергә оныткан булып чыга. Өйдә чыккан зур гаугадан соң, хатын компьютер шнурларын яшереп куя, иргә башка компьютер артына утырырга рөхсәт итми.
Хисләр алдында кеше көчсез диюләре хактыр. Газиз Зәриянең телефон номерын сорап алырга өлгергән була. Хатлар аша аралаша, фотосурәтләрен карап, яңалыклары белән танышып бара алмаса да, телефоннан шылтырату җаен таба. Көнгә бер булса да, ерактагы якты кояшының ул хәлен сораша. Аның ягымлы тавышы аша үзенә яшәргә көч ала.
Соңгы шылтыратуы гына уңышсыз тәмамланды менә. Күпме сагынып көткән мизгелнең хатыны тәмен җибәрде. Бусы да үзенең саксызлыгы аркасында килеп чыкты.
...Газиз бер сәгать эчендә ничәмә тапкыр телефон алырга дип кулын кесәсенә тыкты. Шылтыратып, азга гына булса да хәлен җиңеләйтәсе килде. Ләкин телефонның җимерек хәлдә идәндә тәгәрәп калуы кәефен тагын да төшерде. Үзенең гүзәл чәчкәгә кул сузарга хакы юклыгын белеп кулларын йодрыклады. Хакы да юк, хатыны да моңа юл куймаячагы көн кебек ачык иде. Шулай да ул кайчан да булса бер күрешәселәренә ышанып, шушы пыскып янган өметтән көч алып, гаиләсе янына атлады. Үзен кулга алырга шушы бер хыял булышты.
Өйгә кайтып керү белән Газизне тагын шул ук “җимерелгән“ йөз, авыр сүзләр, күз яшьләре каршы алды... Шул вакытта Газиз тизрәк ераккарак китеп төзелеш эшләре башларга дигән карарга килде. Талашып үткәргән көннәр аның өчен яшәлмәгән көннәргә тиң иде.
Тормыш юлын яңадан башлап булмый. Шуңа күрә дә зур адымнар ясаганда кат-кат уйларга, яшь чагында әкият кебек тоелса да, сөюне сакларга кирәк шул. Беренче мәхәббәт онытылмый! Газиз белән Зәрия бүген бу хакта бик яхшы белә.
Ләйлә Искәндәрова.
Фото: https://www.freepik.com/
Комментарийлар
4
1
Эййе хыял яшэтэ кешене. Бер беренне бергэ яшэптэ белеп бетереп булмый, тормыш иткэндэ бик яратышып ойлэнешкэннэрдэ аерылыша торып карарга кирэк. Улда бэлки хатынына тиешле дэрэжэдэ мэхэббэт курсэтсэ алай булмас иде. Эллэ кайда калганны уйлап яшэргэ кирэкмэс иде диеп белэм. Э уз хатыны суга сусаган гол кебек яшэгэндер.
0
0
7
1
Зэрияне дэ яратмаган Газиз. Чын кунелдэн яратса башка кызларны курмэс иде.
0
0
4
1
Бу бер мираж инде,бергэ булган очракта да тормышлары нинди юнэлеш алы р иде,билгесез...
0
0
3
1
Ансат бит кеше гаепләргә. Гашыйк булгач, көрәшергә иде мәхәббәтең өчен.
0
0
0
1
Зэрияне яратса, Голназга карамас иде. Бу ир хатынын да бэхетле итэ алмаган, Зэрияне дэ бэхетле итэ алмас иде.
0
0