16+

Күпме кешенең башына җиткән тиле мәхәббәт...

Авылга кайтканда, Мамадыш тракты урамында кул күтәреп торган кешеләргә еш туктыйм. Бигрәк тә, олы яшьтәге ханымнарны, балалы хатыннарны утыртам. Күптән түгел 55-60 яшьләрдәге бер ханымны алып кайттым.

Күпме кешенең башына җиткән тиле мәхәббәт...

Авылга кайтканда, Мамадыш тракты урамында кул күтәреп торган кешеләргә еш туктыйм. Бигрәк тә, олы яшьтәге ханымнарны, балалы хатыннарны утыртам. Күптән түгел 55-60 яшьләрдәге бер ханымны алып кайттым.

Машинаның алгы утыргычына кереп утырды да, кузгалып китүгә сөйләшә башлады. Икәү генә булгангамы, юлдашым рәхәтләнеп сөйләшеп кайтты. Дустының гыйбрәтле язмышы турында да сөйләде...

-    Кияүдәме син? – дип сорады миннән.

-    Кияүдә идем. Хәзер бер егет белән очрашып йөрибез, - дим.

-    Нәрсәгә инде ул сиңа? Мәхәббәт бик күп көч таләп итә. Шуңа күрә гомеремдә дә кияүгә чыкмадым, балаларым да юк. Үз көемә рәхәтләнеп яшим, җаным тыныч.

-    Ничек инде? Ялгыз яшәү рәхәтме? Мин алай булдыра алмыйм...

-    Бер рәхәтнең мең михнәте, дигәнне ишеткәнең бармы? Мәхәббәтнең кешегә никадәр авырлык китергәнен белмисең. Лена исемле бер дустым бар иде. Ире белән бик яратышып өйләнештеләр, бер кыз үстерделәр. Һәм берзаман Лена кинәт кенә үзгәрде: чәчләрен буятты, керфекләрен үстерде, кыска күлмәкләр кия башлады. Сәбәбе – башкага гашыйк булган. Мәхәббәттән шулкадәр башы “китте”, теге ир белән мөнәсәбәтләрен яшерми үк башлады. Ленаны ире бик яратты, аның хыянәтен авыр кичерде, төн йокылары качты. Теге хыянәтче ирнең дә өч баласы бар. Хатыны Ленага шалтыратып бик зур тавыш куптарган. Тик болар очрашып йөрүдән туктамады. Шуннан беркөнне Лена өенә кайткач, ире белән бик нык ачуланышкан. Ярсыган ир Ленаның күкрәгенә пычак кадаган. Лена җан биргәч, ир үзе дә биеклектән җиргә ташланган. Ә кызлары бу вакытта 11нче сыйныфны тәмамлап, БДИ тапшырып йөри. Менә хәзер уйла: ата-анасы бу балага нинди кайгы китерде? Ниндидер тиле мәхәббәт күпме кешенең башына җитте? Мин бу хәлдән соң бер атна аңыма килә алмыйча йөрдем. Фатирда үз-үзем белән сөйләшәм, “Нишләдең син, Лена?” дим.

-    Дустыгыз бик кызганыч...

-    Дустымнан бигрәк тә аның кызы кызганыч. Хәзер ул бала Ленаның апасында яши. Ай, авыр аңа... 

Юлдашым төшеп калгач, Лена турында озак уйладым. Кәеф төште. Әле авылга кайткач та уйланып йөрдем. “Нишләп кәефең юк синең?” – дип әни дә сорады. Аңа аны-моны сөйләп тормадым, “авыр көн булды” – гына дидем. Эх, ә юлдашым хаклы бит. Мәхәббәтнең дә төрлесе була: кемгәдер ул рәхәтлек бирә, ә кемдер аннан зыян күрә...

Айгөл Д.

Язмага реакция белдерегез

6

0

3

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading