Тукай районы халкы батыр егет, мобилизацияләнгән 33 яшьлек Ленар Шәмсиев белән хушлашты.
Ә бит хыялда күпме үтәсе юл, күпме шатлык-сөенечләр көтә иде. Ләкин һәркемнең дә язмышы үзе туганчы ук язылган диләр бит. Димәк, яу кырында башын салган егетләребез дә үз гомерләре бәрабәренә безне "ачы, яман җил"ләрдән саклап кала.
Язмыш дибез, шулай язылгандыр дибез... Ленарның сөеклесе Лилия Шәмсиева да шулай ди. “Әтиебез – герой, ул һәрчак безнең күңелләрдә мәңге яшь, батыр, кыю булып сакланыр. Шундый курку белмәс егетләр турында башкалар да белсен иде”, – ди ул күз яшьләре аша.
...Ленар белән Лилия икесе дә Тукай районы Калмаш авылыннан. Егет кыздан биш яшькә олырак булганга, мәктәп елларында якыннан аралашмыйлар гына. Лилия Чаллыда КамПИда хисапчы һөнәрен үзләштерә, артык тыйнак, сабыр, оялчан кыз клубка да сирәк чыга. Әмма бер очрак аларның йөрәкләрен мәңгегә бәйләп куя.
– 2012 елның кышы. Шәһәрдән дус кызым кайткан иде, аны клубка алып чыктым. Шунда Ленар белән якыннан аралаша башладык. Ленар ул чакта “КамАЗ”да машина йөртүче-сынаучы булып эшләде. Бер елдан соң Гашыйклар көнендә кияүгә чыгарга тәкьдим ясады. Әмма шул ук елны өйләнешмәдек әле без. Тагын бер ел көтте ул мине, –Лилия истәлекләрне барлый-барлый көлеп җибәрде. – Көттерсәм дә, аңлады ул мине, ашыктырмады. Чөнки укуны да тәмамлыйсы бар бит. 2014 елда апрель аенда никах укыттык.
Яшьләр берара әти-әниләре янында яшәп ала. Әмма һәрчак үз куышларын булдыру турында хыялланалар. 2017 елның азагында Калмашта Лилиянең бабасыннан калган фатирда аерым яши башлыйлар. 2018 елда июнендә тупырдап торган кыз бала Амелияне таба Лилия. Бу бөдрә чәчле баланы әтисе Ленар кулыннан да төшерми. Эштән кайту белән тизрәк бала янына ашыга. Лилиясе: “Кулыңны юу башта”, – дип тиргәгән була, үзе тормышлары шулай түгәрәкләнеп китүгә шатланып туя алмый.
– Холкы буенча ул бераз кырыс, туры бәреп әйтә торган иде. Ә мин – басынкы. Әмма ничек кенә кырыс күренмәсен, күңеле чиста, саф булды. Кешеләр аңа тартыла иде. Тапкыр сүзле, уен-көлкегә оста Ленар кешегә бәйрәм дә ясый белде. Гаиләбездә нинди генә мәҗлес үткәрелмәсен, ул башлап йөри, оештыру осталыгы белән теләсә нинди чарага җан өрә иде. Көлдертә-өлдертә елатып бетерә, русча әйтсәк, “душа компании” булды, – дип хәтер йомгагын сүтә Лилия.
Авылда җир кишәрлеге алып, яшьләр йорт төзү хәстәренә керешә. Әмма...
– Сентябрьдә Ленарга повестка килде, – бу урында Лилия бераз тукталып калды. – Әмма “КамАЗ”да эшләгәнгә, аңа бронь бирделәр. Әмма өйгә кайтты да, бик озак уйланды ул. “Мин малайларга булышырга тиеш бит, бөтенесе китә, мин дә китәм”, – диде. Юкса, башка берәү булса, рәхәтләнеп мөмкинлектән файдаланыр иде. Үзе барып гариза язып кайткан, 26 октябрь көнне Ленарны инструктажга чакырдылар. Әмма бармады ул анда, үзе киемнәр, әйберләр хәстәрләде, Казанга озаттык без аны. 430нчы разведротага билгеләгәннәр. Үзенә “Шамс” дигән позывной алды. Алар бөтенесе бергә Танк полигонында яшәде. Һәр атна саен автобуска утырып, күрешер өчен янына бара идем. Хәтта фатир да арендаладым, кайнар ризыклар пешереп аны сыйлый идем. Соңгы тапкыр инде махсус хәрби операция зонасына китәр алдыннан, дүрт көнгә Чаллыга үзе кайтты.
Ленарны икенче эшелон белән 17 декабрьдә алып китәләр. Яңа ел алдыннан гына Лилия үзенең икенчегә көмәнле икәнен белеп ала, шатлыгын сөеклесе белән дә уртаклаша. Балалар өчен үлеп киткән ире бик сөенә, әлбәттә. “Һичшиксез ялга кайтачакмын, сине авырлы килеш күрәсем килә”, – ди Ленар.
Менә шул 430нчы разведротага эләккән кешенең гаиләсе берләшеп, социаль челтәрдә үз төркемнәрен булдырганнар.
– Ленар миңа еш кына Әлки егете Кәрим (Илдар Кәримов – Авт.) турында сөйли иде, алар бик якын дусларга әверелгәннәр. Гел бергә булды алар. Мин, хәтта, Кәримнең туганнарын да эзләп таптым. Хәзер дә аралашабыз. Кәрим белән бергә булса, җаным тынычлана иде. Кайчак көн саен шалтыратты, кайвакыт озаккарак сузылды. Соңгы тапкыр 23 гыйнварда сөйләштек. Без Угледарда, диде ул. Ә анда бик каты бәрелешләр баруы турында хәбәрдар идем. Йөрәк сыкранып куйды. Әмма үз-үземне бар да әйбәт булыр дип ышандырдым. 25 гыйнварда миңа 430нче разведротаның засадага эләгүе, бик күп яралылар булуы, безнекеләрнең табылмавы турында хәбәр иттеләр. Тоташтан ут явып торган җирлеккә кереп тә булмаган. Үле гәүдәләрен күрмәгәч, безнең күңелдә өмет чаткысы яшәде, – ди Лилия.
Хәбәрсез югалган иренең исәнлегенә, кайчан да бер әйләнеп кайтачагына хыяллана Лилия. Көтә ул. Ниләр булмас дисең бәрелешләр дигән ул мәхшәрдә?! Бәлки исәндер? “Көт, − диде бит! – Мин кайтуга йортны өлгертербез, сабыебыз туар”, − диде!
– Аяксыз-кулсыз кайтсаң да кулыбызда йөртергә хыялланган идем, Ленарым! Югалган көннән алып һәркемнең төшенә: “Мин исән!” – дип кердең бит. Сине искә алмаган бер генә сәгатем дә юк! Көт, дидең. Көттем! Әле дә көтәм. Язган СМСларыңа чаклы ятлап бетердем. 19 февральдә Әлкидән Кәримнең сеңлесе Фирүзә шалтыратты. “Безнекеләрне тапканнар”, – диде өзек-өзек. Менә шуннан соң бөтен хыялларым челпәрәмә килде. Иремне Ростовтан Чаллыга кайтарту чыгымнарын район хакимияте үз өстенә алды. 24е көнне Ленарымны җир куенына иңдердек. Йөзенә карамадым, шулай киңәш иттеләр. Мәңге яшь, киткәндәге сыман көләч булып калсын, диделәр миңа. Үземне дә бик сакларга кирәк, йөрәк турысында Ленарымның тагын бер дәвамчысы яши бит. Туасы һәм туган сабыйларым өчен көчле, нык ихтыярлы булырга тиешмен, – ди Лилия.
Ленарның әнисе Роза апа Мингалимова олы кайгысына карамастан, безнең белән ачылып китеп аралашты. Аның белән бергә якты хатирәләргә бирелдек.
– Гомергә күкрәк көчем, намуслы хезмәт белән яшәдем. Кешегә дә бик ярдәмле булдым, эшем дә шундый бит – шәфкать туташы, һәркемдә миһербанлы булырга кирәк. Рафаил белән гаилә коргач та, Себер якларына юл тоттык. Анда медикларга эш булмагач, төзүче-маляр булып эшләргә туры килде. Ике улыбыз туды. Акча бар, әмма продукциягә кытлык. Ни бар, шуны ашап эшкә йөгерә идек. Балаларыбыз да үзебезгә охшап, тәртипле, тырыш, тыңлаучан, кешелекле, эш сөючән булды. Әтиләре: “Олысы Артур боксер, кечесе авыр атлет булыр дип билгеләп тә куйды. Чыннан да, алар кечкенәдән спорт белән шөгыльләнде, йорттагы бөтен эшкә өйрәнделәр, – ди әни кеше.
Ун ел бергә гомер кичергәннән соң, Роза апа белән Рафаил абыйның юллары аерыла. Ике кечкенә баласы белән хатын туган ягы Калмашка кайтып китә.
– Ленар баштан авылдагы мәктәптә, аннан соң якындагы Новое бистәсендә белем алды. Армия сафларында хезмәт итеп кайтты. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” – бу сүзләр нәкъ менә Ленар турында. Аның осталыгына, булдыклылыгына сокланмаган кеше юк иде. Куллары алтын инде, төзи башлаган өен генә ахыргача өлгертә алмады. Өйләрендә бөтен нәрсәдә аның куллары эзе. Һәр нәрсәне уйлап, җиренә җиткереп эшләвенә исең китәрлек иде, – ди әни кеше.
Әле башлап, төгәлләргә өлгермәгән әллә никадәр эше калган... Барлык зур мәшәкатьләргә, шул исәптән никахына, туена да акчаны үзе эшләгән ул.
14 елын “КАМАЗ” заводында мастер булып эшли Ленар.
– Мобилизациягә язылуын тыныч кабул иттем. Үзем диндә, күп авырлыкларны күргән кеше. Шуңа барсын да Аллаһы Тәгалә хозурына калдырдым. Казанга китәр алдыннан, улым белән сөйләшеп утырдык. Ул хәер бирде дә: “Әни, иң курыкканым, алай-болай була калса, үле гәүдәм теләсә кая аунап ятмасын иде”, - диде. “Күзләр генә тигәндер. Бакый дөньяга да шундый яхшы кешеләр кирәктер, күрәсең”, – ди улымны белүчеләр. Аны соңгы юлга озатырга да күпме кеше килде бит, һәркемгә рәхмәт, – диде Роза апа.
Фотолар: шәхси архивтан
Комментарийлар
6
0
Шул хатле жалко егеттаребез, йашарга ла але йашарга дэ бит кыралар гына, был ни хал, тизерак ботсен инде был сугышлар
0
0