Аерылу сагышының кайсы ел фасылы булуга карамастан, бик көчле булын ул көзен генә аңлады. Ул хәрби комиссариатка килгән көн, аны озата килүче дуслар, яшерен генә күз яшен сөртүче әнисе, чын ирләрчә кулын кысып, аркасына кагучы әтисе бик озак күз алдында торды аның. Эх, әти-әнисен соңгы тапкыр күрүе икәнлеген белгән булса... Күңеле сизенгәндәй, бер генә дә читкә чыгып китәсе килмәгән иде шул. Ләкин ул сер бирә, юкка-барга зарлана, куркып кала торганнардан түгел. Сүзендә нык торды, эчендәген тышына чыгармады.
Сәгатьләр көннәрне, көннәр айларны ваклады. Әнисенең: “Исән кешегә ике ел вакыт берни түгел ул. Борчылма, улым!” - дигән сүзләрен ярты ел хезмәт иткәч ешрак искә ала башлады. Кайтыр көннәр дә якынлаша, Алмаз әкрен генә бүләкләр барлый. Ә бер көнне туган ягыннан килгән хәбәр аны өнсез дә, телсез дә калдырды. Алмазның йортларына кереп, әти-әнисен үтереп чыкканнар. Кемнәр? Ни өчен? Ни өчен нәкъ тә менә аларны? Гомерләре буе намуслы хезмәт итеп, балалар хакын хаклап, хәләл үз көчләренә яшәгән гади хезмәт кешеләрен? Бик озак үрсәләнде Алмаз. Үз-үзенә урын таба алмады.
Менә бүген тимер йозакны ачып кергәндә дә ул шушы хисләрне кичерде. Ни өчен сон аның туган йорты боек? Ни өчен соң ишектә авыр йозак? Ни өчен соң бу хәлләр аның белән булды? Үзе әти булгач бу хисне тагын да ныграк аңлады. Вакытсыз өзелгән гомерләрне кызганды. Ул Ил чиген саклаганда кече Ватанында иминлек саклаучы булмавына ачынды. Бердәнбер уллары буларак, ул бит аларны кайгыртып яшәргә, якларга, усаллардан сакларга тиеш иде.
Ә йортта бар да элеккечә иде. Барысы да үз урынында. Шул ук Алмазны уяткан сәгать. Шул ук бизәкле көзге, аларны бер түгәрәккә җыйган аш өстәле. Йодрыклар төйнәлсә дә, аңа еларга, баласына йомшаклыгын күрсәтергә ярамый иде. Анда барып утырды Алмаз. Монда килеп утырды. Ничәмә еллар дәвамында җыелган тузаннарны сыптырды. Эх, әнисе генә исән булса да, бу йорт ничек нурлы, җылы, якты булыр иде....
Шушы туып-үскән йортны дача йорты итеп үзгәртергә, газизләре төсе итеп сакларга бик тели дә, тәвәккәлләп тотына, хисләренә богау сала алмый шул әле. Дөрес, вәхшиләр үз гөнаһлары өчен җавап бирде. Тик бу Алмазның хәлен бераз гына да җиңеләйтмәде.
Алмазның әнисе Җәмиләнең төннәр буе утырып бәйләү бәйли, яки сөт аерта, май атлый торган гадәте бар иде. Авылда иң соңгы булып, мөгаен, ут алар тәрәзәсендә сүнгәндер. Менә айныр-айнымас ике юлаучының да күзе шушы ут сирпеп торган тәрәзәгә төшә. Олы юлдан ук күренеп торган тәрәзәгә килеп чиертә алар. Юллык акча сорап, бераз тамак ялгап, баш төзәтеп алу була ниятләре.
Йомшак кына тавышлы, бәләкәй генә гәүдәле хатын-кыз күренгәч, өйгә үк бәреп керәләр. Ялгыз гына яшәмәве мәгълүм булгач, тавыш-гаугага ир-ат та чыгып кушылгач, хәлләренең мөшкеллеген аңлап, төнге кунаклар тагын да котыра. Ашау-эчү кайгысын онытып, көч кулланып аларны аңнарын югалтканчы типкәли, кыйный башлыйлар. Нәтиҗәдә, бөтен өйләрен актарып, бар кадәр акчаны алып, хуҗа белән хуҗабикәгә пычак яралары ясап чыгып китәләр. Төн уртасында күрүче, керүче, ярдәм итүче булмаганлыктан, артык кан югалтудан алар инде тернәкләнә алмый, җан бирә. Болар әлбәттә, Алмазга суд залында гына мәгьлүм була. Җинаятьчеләрнең үкенүләрен, ялгышлыклары өчен гафу сорауларын аның аңы кабул итә алмый. Нәфрәте арта гына бара. Яралар сәгатьләп, көнләп тирәнәя.
Солдат хезмәтеннән дә туры авылына түгел, ә башкаладагы апаларына кайта ул. Авыл чынга ашмаган хыяллар, югалтулар, сөйгән яр хыянәте белән яралы йөрәккә тоз салып тора.
Энҗе исә солдат егетне көтү турында уйлап та карамый, аның атнага бер килгән хатларына ышанып торуны кирәк дип тә белми. Ул саф хисләрне бәяләргә өйрәнгәндә, беренче мәхәббәтен исенә төшергәндә инде шактый соң була. Алмазның авылга кайтасы да, йөрәгенә яра салган, иң авыр мизгелләрендә терәк була белмәгән кыз белән аңлашасы да килми. Шулай итеп яшьлек мәхәббәте бөредә килеш сула, сүрелә.
Яралы күңелгә дәва табу җиңел түгел. Ялгышлардан сакларлык, җинаятьчеләрдән үч алу теләген җиңәрлек, бәргәләнгән йөрәккә юл салырлык кешене табу ай-хай җиңел булмый аңа. Бүген тормышта үз урыны, сыеныр почмагы булган өчен мең шөкер ул. Барысына да тормыш иптәше Гөлсинәсенең сабырлыгы, булдыклылыгы, олы йөрәге нәтиҗәсендә ирештеләр. Апалары белән дә аралашып яшиләр, балалар да гаилә җылысын, әти-әни назын тоеп үсә. Күңел яралары гына әледән-әле кузгалып, аның тынычлыгын боза.
Бүген улына барлык эч серләрен сөйләде ул. Соңыннан икәү зиратка юл алдылар. Ә анда тынлыкны бозып сөйләшергә базмадылар. Бары тик кошлар гына якыннарына мәңгелек моңлы бишек көе көйләгәндәй сайрады да, сайрады. Бу тынлыкны бозып сүз дәшү урынсыз иде.
Ничәмә еллар инде Алмазлар йортының капкасын ачып карау түгел, ул йорт яныннан шомланмыйча узучы да юк иде. Бу көнне күрше-күлән дә капка төбенә килде, аларның киләчәккә планнары белән уртаклашты. Авыр тойгыларны сызып ташлап, әти-әнисе өчен дә яшәргә, аларның юлын дәвам итәргә, нигезне корытмаска ясалган беренче адым шул иде. Хәзер инде Алмазга тагын да көчлерәк, ныграк булырга кирәк. Нигезне таратмау аңа гомер биргән әти-әнисенең әйтелмәгән васыяте. Ул аны һичшиксез үтәр, улына да, кызына да шуны өйрәтер...
Комментарийлар