16+

Кызны үзенә карата алмагач, әти-әнисенә: "Туйга килегез", дигән телеграмма сала...

Әлки районы Базарлы Матак авылында яшәүче Фәсаховлар гаиләсе 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә. Шау-гөр килеп туй үткәрүнең икенче көненнән үк алар гаиләсендә дә ыгы-зыгылы тормыш башлана. Көн саен килеп туган мең мәшәкатьне бергәләп хәл итәргә, авыр вакытта бер-береңә терәк була белергә өйрәтә аларны тормыш. 

Кызны үзенә карата алмагач, әти-әнисенә: "Туйга килегез", дигән телеграмма сала...

Әлки районы Базарлы Матак авылында яшәүче Фәсаховлар гаиләсе 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә. Шау-гөр килеп туй үткәрүнең икенче көненнән үк алар гаиләсендә дә ыгы-зыгылы тормыш башлана. Көн саен килеп туган мең мәшәкатьне бергәләп хәл итәргә, авыр вакытта бер-береңә терәк була белергә өйрәтә аларны тормыш. 

Каюм абый Фәсахов Әлки районы Үргәгар авылыннан, гомер буе туган ягында хезмәт куйган, тормыш иптәше Әнисә белән ике кыз үстереп тәрбияләгән хөрмәтле кешеләр. Моннан илле ел элек авыл клубында танышып дуслашып киткән бу күркәм парга сокланмаган кеше юк. Әнисә апа гомер буе мәктәптә эшләп, балаларга белем һәм тәрбия биргән. Ә ире КПСС райкомында, совет органнарында җаваплы вазифалар биләгән.

– 1944 елны гаиләдә бишенче бала булып туганмын, – дип сөйләп китте Каюм абый гаилә тарихын бәян итеп. – Әтием Минвәлине фронтка барган җиреннән поезддан төшереп, үзе кебек берничә нык, таза гәүдәле солдат белән Мари якларына урман кисәргә җибәрәләр. Ә 1943 елның кышында, үлгән дип санап, чәнечкеле тимер чыбык белән әйләндереп алынган территориянең тышкы ягына чыгарып ташлыйлар. Күрәсең, ачлыктан, авыр хезмәттән үлүчеләрне кышкы салкыннарда азапланып җирләп тормаганнардыр. Киез итекләрен дә салдырып алганнар. Янәсе, үлгән кешегә алар кирәк түгел. Әмма могҗиза белән әтием исән кала. Суслонгер авыл советында эшләүче Фатиха исемле хатын аны жәлләп өенә алып кайткан. Аннары сорашкач, авылга әнием Хәдичәгә хат язып сала ул. Әни каенатасы Фәсах белән әтиемне ат арбасына салып алып кайта. Әтием аякларын тоймый башлый. Моны күргән табиблар: “Кисәргә!” – ди. Тик әти моңа ризалашмый, үләннәр, халык медицинасы чаралары ярдәмендә дәвалана башлый. Һәр көнне биленнән җылы тирескә күмелеп утыра. Бермәлне аяклары сызлавын тойгач, шатлыгыннан кычкырып елап җибәрә. Менә шулай сихәтләнеп аякка баса. Кабат хезмәткә җибәрелә. Бу юлы Дәрвишләр бистәсендә складлар саклый. 1949 елда гына кире авылга әйләнеп кайта. Әнием дә үз заманы өчен белемле, зыялы була. Әтиләрен кулак итеп Себергә сөргәч, ятим калган 14 яшьлек кызны ерак җирләргә җибәрмәс өчен әтиемә кияүгә биргәннәр. Менә шулай бөтенләй таныш булмаган кешегә кияүгә чыгып, аның белән 61 ел гомер кичерде ул.

12 балалары дөньяга килгән, ләкин алтысы сабый килеш вафат булган. Әти үлгәннән соң бу кайгыдан кинәт кенә сукырайды әнием.
Каюм абый аларның уртанчы уллары. Бик белемле, өлгер егет булып җитешә. Җор теллелеге нәтиҗәсендә беркайчан да югалып калмый, югары белем дә ала. Яшь белгечне җитәкчеләр дә күрә. Ә үзенең булачак тормыш иптәшен Каюм абый Үргәгар авылы клубында очрата.

– Әнисә авылыбызга концерт белән килгән иде, – ди Каюм абый. – Сәхнәдән “Сызылып киткән кара мыек” җырын башкаручы йомшак тавышлы, матур сөйләмле таныш түгел бу кыз күңелемне мизгел эчендә яулап алды. Аның Яңа Чаллы авылында завуч булып эшләгәнен белеп алдым. Шуннан төрлечә якынаерга тырыштым. 

Әмма Әнисә апа гына егетнең үз тирәсендә бөтерелүенә салкын карый, җилбәзәк дип уйлый ул аның хакында, кызларны да алыштырып кына тора, янәсе.

– Холкы буенча Каюм үз дигәненә ирешә торганнардан, – дип сүз ала Әнисә апа. – “Әйттем, бетте китте”, – дия торганнардан!
Нинди генә хәйлә корса да, төрлечә сүз катса да, Әнисәне үзенә карата алмагач, соңгы хәлиткеч адымга барырга була егет. Әнисәнең әти-әнисенә: “15 июньдә туебызга килегез. Каюм. Әнисә”, – дигән телеграмма сала, моны белеп алган Әнисә дулапмы-дулый. Әмма шул хәбәрдән соң кыз Каюмга кияүгә чыгарга ризалыгын бирә. Шул еллардан соң күпме сулар аккан инде...

– Беркайчан борчу күрмәдем. Хуҗалык эшләрендә дә ул бөтен мәсьәләне хәл итте. Акчасын да тиененә кадәр алып кайтып бирә иде. Беркайчан да: “Нигә туздырдың?” – дип сорамады. Каюм төрле урыннарда эшләде. Партия район комитетында. Мәгариф бүлегендә, башкарма комитетта, район хакимиятендә. Эштә генә түгел, тормышта да сынаулары һәм авырлыклардан курыкмыйча алга атлады, – ди Әнисә апа ире белән горурланып.

– Әтине өйдә сирәк күрә идек, – дип сөйли олы кызлары Лия Мәрдегалләмова. – Ә ул өйдә булса, безнең өчен бу бәйрәмгә әверелә. Хатын-кыз эше дип тормыйча мәктәп формабызны үтәкләп куя, якаларыбызны тегә. Әниебез лаеклы ялга чыкканчы мәгариф өлкәсендә эшләде. Рус, татар, немец телләрен укытты. Әтиебез элеккечә актив, эшчән, тиктормас! Аның тормышны ярата белүе, уңганлыгы, тынгысызлыгы безгә үрнәк. Мин хәзер Тукай районында яшим, алардан ерак. Ә сеңлем Алия, белеме буенча медик. Алар яныннан китми дә, кирәк булса, уколын да ясый, кан басымын да үлчи. Әти-әнием Аллага шөкер дип торалар. 
Лаеклы ялга чыккач та әле энергиясе, оптимистлык хисе ташып торган Каюм абый район инвалидлар оешмасын җитәкли.

– Олы яшьтә дингә якынлашасың. Мин дә ислам дине нигезләрен мөстәкыйль рәвештә өйрәнергә, аннан соң укырга керергә карар кылдым. Казанның 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәдә дини белем алдым. Пенсионер абыегызга мәдрәсәдә белем алу җиңел бирелмәде, пандемия аркасында мобиль телефон аша онлайн режимда да укырга туры килде. Оныкларым булышты. Иң өлкән студент идем мин, – дип көлә Каюм абый. 

Фәсаховлар 15 июньдә алтын туйларын билгеләп үткән. Еллар үтсә дә, элеккечә бер-берсен иркәләп һәм кадерләп яши алар. Беренче карашка икесе ике төрле булсалар да, бер-берсен тулыландырып торалар. Гомер юллары якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык. 
Алдагы көннәрдә дә Каюм абый белән Әнисә апага пар канатлы булып, оныклар, балалар ихтирамын һәм яратуын тоеп, җылы гаиләдә яшәргә язсын.


Фотолар шәхси архивтан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

20

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading