16+

Мине икенче хатынга алмаштырды да өйләнде

Бер кискән икмәк кире ябышмый, диләр. Тапталган сүз булса да, тормышта адым саен диярлек раслана инде.

Мине икенче хатынга алмаштырды да өйләнде

Бер кискән икмәк кире ябышмый, диләр. Тапталган сүз булса да, тормышта адым саен диярлек раслана инде.

Язмыш әмере белән, яшьли яратып йөргән егетемне очраттым. Кара-каршы килеп баскач, ерактан ук танысам да, күзләренә карарга оялып кына сәлам бирдем. Танымады. Тагын бер исәнләштем. Исемемне әйттем. Кемлегемне исенә дә төшми. Гарьләнүләрем! Ә бит акылын җуярдлай булып яраткан иде мине, өйләнергә иде нияте. Артымнан адым да калмыйча йөгерде.

Икәү туй көне билгеләп, үземне сорарга кайтуларын әнигә кайтып әйткәч, купкан иде дә соң бездә давыл. Әни әрләде, битәрләде... Ахыр чиктә, барыбер ризалыгым юк, сүземне тыңламасаң бәхиллегемне дә бирмим, диде. Олырак иде үземнән – 12 яшь әллә ни күп тә түгел, тик әни никтер килештермәде. Әтием мәрхүм иде, тормышларыбызның авыр чагы, туй турындагы теләк сүнде. Ә ул мине тиз генә икенче хатынга алмаштырды да өйләнде.

Озак оныта алмадым үзен, хәтта икенче шәһәргә күченеп китәргә дә уем бар иде, дусларым ирек бирмәде. 25 елдан соң кабат күрештек, ә ул шул көннәрне хәтереннән сызып, истәлекләрне чүплеккә үк илтеп ташлаган. Озак аңлаттым кемлегемне. Исенә төшерде. Очынып китте кебек. Дөрес, ул мине онытмады. Уртак туганнарыбыз бар, алар туенда танышкан да идек. Ул аларны күргән сане гел мине сораган, ә мин аны...

Телефон номерын бирде. Шалтыраттым. Тик янудан арып сүнгән күңелемдә кабаттан ут дөрли алмады инде. Ул да үзенән күпкә олырак хатынның ире, минем дә балам бар. Ышанасызмы, аның бу дөньяда барлыгы да инде миңа барыбер...

Ясминә.
Казан. 
Фото: ru.freepik.com

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading