Очраклы танышулар очраклы булмый, диләр. Бәлки шулайдыр да. Бер ел элек әнә шундый очраклы танышуга юлыктым. Такси көткәндә, озын буйлы, кара күзле, чибәр егет миңа үзенең таксиен тәкъдим итте. Алмашка телефон номерымны сорап алды. Бирдем, чөнки мин аңа бер күрүдән гашыйк булдым.
Әмма мәхәббәтем өйләнгән булып чыкты. Хәер, ул моны яшермәде дә. Гомеремдә дә өйләнгән ирләр белән очрашып йөрмәдем, шуңа күрә ничек кенә авыр булса да, бүтән яныма килмәскә әйттем. Ә ул исә: “Хатынымны яратмыйм, балага узганга гына өйләндем. Безнең өйдә көн дә талаш, тиздән аерылышабыз. Әлегә китә алмыйм, бик нык авырый”, – дип көн дә яңа сәбәп тапты, кичектереп килде.
Күңелен бушату, юату өчен минем янга килә иде. Еш кына кунып калды, аның белән үткәргән төннәр онытылмаслык. Тик ул сүзендә тормады, хатыныннан китмәде. Ике яклы тормыш алып баруына күз йомып калу мөмкин түгел иде. Хатыны да кызганыч. Мәхәббәтем белән араларны өздем. Бик сагынам үзен, тик гаилә җимерүче булырга теләмим.
Исемем редакция өчен генә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар