16+

Үкереп елагач, тагын моң-зарын тыңламый булмады

Хезмәттәшебез Фираянең 41 яшендә 27 яшьлек егеткә кияүгә чыгуына шаккаттык. Иреннән дә шуның аркасында аерылган икән.

Үкереп елагач, тагын моң-зарын тыңламый булмады

Хезмәттәшебез Фираянең 41 яшендә 27 яшьлек егеткә кияүгә чыгуына шаккаттык. Иреннән дә шуның аркасында аерылган икән.

Унтугыз яшьлек кызы бар инде Фираянең. Туганнары да күп бугай, әмма аларны шәхси тормышына якын китертми ул.
 Яшь ире карап торышка таза-сау кеше, төзелеш өлкәсендә эшләп тә йөри кебек. Алар бер карасаң, дөньядагы иң бәхетле пар, җитәкләшеп кафега, концертларга йөриләр. Ә кайчак кара тавыш чыга, сәбәбе дә бар, Фирая яшь ирен нык көнләшә. Менә бүген дә нидер булган инде, и-и дулады, чәчләре тузгып беткән үзенең.

Үкереп елагач, тагын моң-зарын тыңламый булмады. 
– Минем янга кайтмас инде ул хәзер, калыр инде шул хатын янында. Миңа хәзер кем карасын, нишлим? Кадерләгәннең кадерен белмәгән нәрсә, үзем ашамаганны ашатам, үзем кимәгәнне кидерәм бит мин аңа, – дип өзгәләнгән хатынны кызганып та куйдык. «Ашаган җиренә сыер да кайта, Фирая, елама, кайтыр», – дип, юата-юата, көчкә тынычландырып өенә озаттык, аннан барыбер юньле эш чыкмаячак. Хаклы булганбыз икән. Рәхәт тормышка ияләнгән ир йөреп туйгач, кайтып җиткән. Бергәләшеп әле төтен туздырып әрләшкән, әле култыклашып шырык-шырык йөргән ир белән хатынны күргәч: «Мондый язмыштан үзең сакла, Ходаем», – дип уйлап куябыз.

Айсылу,
Зәй.

Фото: https://www.freepik.com/


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

2

3

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шул кирэк Фираяга,йормэснн яшьлэрне аздырып...

    Мөһим

    loading